‏ Ezra 1

Кир патшаның сөргенчеләрне Иерусалимгә кайтаруы

1 Фарсы патшасы Кир хакимлегенең беренче елында Раббы, Иремия аша җиткергән сүзен гамәлгә ашырып, Фарсы патшасы Кирны үз патшалыгындагы бар халыкка түбәндәге язма фәрманны белдерергә этәрде.

2Фарсы патшасы Кир белдерәдер:
Раббы, Күкләр Алласы, җирдәге бөтен патшалыкларны минем кулга тапшырды, Ул миңа Яһүдәдәге Иерусалимдә Үзенә бер йорт салырга кушты.
3Аның халкыннан һәммә кеше – Аллаһы аның юлдашы булсын! – Яһүдәдәге Иерусалимгә барып, Исраилнең Раббы Алласына, Иерусалим Алласына йорт салсын. 4Сөргенче яһүдиләр яшәгән һәммә урында җирле халык аларга алтын, көмеш, бүтән төрле мөлкәт вә терлек, шулай ук Иерусалимдәге Аллаһы йорты өчен ихтыяри иганә биреп ярдәмләшсен.

5Яһүдә вә Беньямин ыругларының нәсел башлыклары, руханилар, левиләр вә Аллаһы тарафыннан рухлары уятылган һәркем Раббы йортын төзер өчен Иерусалимгә барырга әзерләнде. 6Аларның барлык күршеләре, Аллаһы йорты өчен дип бирелгән һәртөрле ихтыяри иганәдән тыш, көмеш савыт-саба, алтын, бүтән төрле мөлкәт, терлек вә кыйммәтле әйберләр белән ярдәм күрсәтте. 7Заманында Нәбухаднессар, Иерусалимнән алып китеп, үз илаһы йортына куйган Раббы йорты савытларын Фарсы патшасы Кир үз кулы белән 8хәзинә сакчысы Митредатка тапшырды; Митредат исә, аларның исәбен алып, Яһүдәнең ыругбашы Шешбасарга бирде. 9Анда менә нәрсәләр бар иде: утыз данә – алтын, мең данә – көмеш һәм егерме тугыз данә бүтән төрле тәлинкә; 10утыз данә – алтын, дүрт йөз ун данә көмеш касә, мең данә башка төр савыт-саба.

11Алтын вә көмеш савытларның саны җәмгысы биш мең дүрт йөз данә иде. Кайчандыр Бабилгә сөрелгән яһүдиләр Иерусалимгә әйләнеп кайткан чакта, әлеге савытларның һәммәсен Шешбасар үзе белән алды.

Copyright information for TatIBT15