Ezra 4
Аллаһы йортын төзүгә каршы торучылар
1Яһүдә белән Беньямин ыругының дошманнары, сөргеннән кайткан халыкның Раббыга, Исраил Алласына, йорт салуын ишетеп, 2Зеруббабел һәм ыруг башлыклары янына килделәр дә: – Әйдәгез, без дә сезнең белән бергә йорт төзик, чөнки без дә сезнең Аллагызга табынабыз һәм Ашшур патшасы Эсар-Хаддон безне монда күчергәннән бирле Аңа корбаннар китерәбез, – диделәр. 3Ләкин Зеруббабел вә Ешуа, Исраилдәге нәсел башлыкларының бүтәннәре дә аларга болай дип җавап бирде: – Аллабызга йортны сез безнең белән бергә салмаячаксыз! Фарсы патшасы Кир боерганча, Исраилнең Раббы Алласына йортны үзебез генә корачакбыз. 4Шуннан соң җирле халык, яһүдиләрне йорт салу ниятеннән кайтармакчы булып, аларны куркытырга, төзелеш эшләрен туктатырга тырышты, 5аларга каршы көрәшер өчен, киңәшчеләр яллады. Шушы хәл Фарсы патшасы Кир дөнья куеп, тәхеткә Дәрәвеш патша утырганчы дәвам итте.Иерусалим диварларын төзүгә каршы торучылар
6Ахашверош патшалык итә башлаган чорда, дошманнар, Яһүдә вә Иерусалим халкын гаепләп, шикаять яздылар. 7Соңрак, Фарсы илендә Артахшаста патша хакимлек иткән көннәрдә дә, Бишлам, Митредат, Табеил һәм аларның иярченнәре Фарсы патшасы Артахшастага бер хат яздылар. Әлеге хат, арамей телендә язылып, тәрҗемә ителгән иде. 8Өлкә идарәчесе Рәхум белән кәтип Шимшай Иерусалимгә каршы Артахшаста патшага бер хат язып җибәрделәр. Хатта болай диелгән иде: 9Өлкә идарәчесе Рәхум, кәтип Шимшай һәм аларның хезмәттәшләре – хөкемчеләр, башлыклар, түрәләр; шулай ук фарсылар, әреклеләр, бабиллеләр, Шушаннан килгән Элам халкы, 10бөек вә шөһрәтле Оснаппар тарафыннан Самарея шәһәрләренә һәм Елга аръягындагы ▼▼ «Елга аръягы»на Фырат елгасыннан көнбатышта урнашкан хәзерге Фәләстин һәм Сүрия җирләре керә.
башка шәһәрләргә куылган халыклар хат яза.11Артахшаста патшага җиткерелгән хатның күчермәсе: Патша Артахшастага Елга аръягында яшәүче колларыннан.
12Патшага мәгълүм булсын ки, Синең илеңнән безнең тарафка, Иерусалимгә килеп урнашкан яһүдиләр шул фетнәчел, юньсез шәһәрне яңадан кора башладылар, инде нигезләрен ныгытып, диварларын төзеп яталар. 13И патшабыз, хәбәрдар бул: бу шәһәрне яңадан салып, диварларын торгызсалар, яһүдиләр ясак та, салым да, юл салымы да түләмәячәкләр, шул рәвешле патша казнасына зыян киләчәк. 14Патшага бурычлы булганга ▼
▼ Патшага бурычлы булганга… – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: Патша йортыннан тоз ашаганга.
, аңа зыян килүен теләмибез, шуңа күрә хәбәребезне юллыйбыз: 15ата-бабаларыңның елъязма китапларын карап чыксыннар. Шул китаплардан укып, син әлеге шәһәрнең фетнәчел һәм патшалар белән өлкә түрәләренә бәла китерә торган шәһәр булуын күрерсең. Анда элек-электән гаугалар чыгып торганын, аның шул сәбәпле җимерелгәнен күрерсең. 16И патшабыз, сиңа белдерәбез: бу шәһәр төзелеп бетсә, диварлары күтәрелсә, Елга аръягында хакимлек итә алмаячаксың.17Патша мондый җавап бирде: Өлкә идарәчесе Рәхум һәм кәтип Шимшайга, аларның Самареядә вә Елга аръягындагы шәһәрләрдә яшәүче хезмәттәшләренә сәламнәр!
18Менә, сез җибәргән хат, тәрҗемә ителеп, миңа укылды. 19Мин әмер биреп тикшерүләр үткәргәннән соң, шул ачыкланды: бу шәһәр, чынлап та, элек-электән патшаларга каршы чыккан, анда төрле фетнәләр, чуалышлар булып торган икән. 20Иерусалимдә бөтен Елга аръягын биләп торучы кодрәтле патшалар булган, аларга ясак, салым, юл салымы түләп торганнар икән. 21Шулай итеп, әмер бирегез: кешеләр эшне туктатсын. Миннән әмер булмый торып, шәһәр корылмасын. 22Карагыз аны, минем боерык җиренә җиткереп үтәлсен! Патшаларга зыян китерерлек нәрсәне арттыруга нигә юл куярга?!
23Артахшаста патшадан килгән шушы хатны Рәхумга һәм кәтип Шимшайга, аларның хезмәттәшләренә укыганнан соң, алар, кичекмәстән яһүдиләр янына Иерусалимгә барып, аларны эшләреннән туктарга мәҗбүр иттеләр.
Аллаһы йортын яңадан төзү
24Шулай итеп, Иерусалимдә Аллаһы йортындагы эшләр туктатылып, Фарсы патшасы Дәрәвеш хакимлегенең икенче елына кадәр һичнинди эш башкарылмады.
Copyright information for
TatIBT15