Ezra 5
1Ул вакытларда Хәггәй пәйгамбәр һәм Идду углы Зәкәрия пәйгамбәр Яһүдә вә Иерусалимдә яшәүче яһүдиләргә Исраил Алласы сүзләрен җиткерә тордылар; 2һәм Шеһалтиел углы Зеруббабел белән Йосадак углы Ешуа Аллаһының Иерусалимдәге йортын яңадан төзергә тотындылар. Аллаһының пәйгамбәрләре аларга ярдәм иттеләр. 3Шунда алар янына Елга аръягының өлкә башлыгы Таттынай белән Шетар-Бознай һәм аларның хезмәттәшләре килделәр дә: – Бу йортны төзергә һәм аның диварларын күтәрергә кем рөхсәт итте сезгә? – дип, 4төзүчеләрнең исемнәрен сорадылар. 5Әмма Яһүдә өлкәннәрен Аллаһы Үзе күзәтеп тора иде, шуңа күрә бу турыдагы хәбәр Дәрәвеш патшага барып ирешкәнче, һәм аңардан әмер килеп җиткәнче, яһүдиләрне эштән туктатучы булмады. 6Елга аръягының өлкә башлыгы Таттынай белән Шетар-Бознай һәм аларның дуслары – Елга аръягының өлкә түрәләре – Дәрәвеш патшага җибәргән хатта, 7аңа юллаган хәбәрдә болай дип язылган иде: Дәрәвеш патшага тынычлык-иминлек телибез!8Патшага мәгълүм булсын ки, без Яһүдә өлкәсенә, бөек Аллаһы йорты янына барган идек. Ул йорт зур ташлардан салына, диварларына агач борыслар куеп калдырыла. Эшләр зур җитезлек белән һәм уңышлы бара. 9Без аларның башлыкларыннан: «Бу йортны салырга, диварларын корырга сезгә кем рөхсәт бирде?» – дип сорадык. 10Моңардан тыш, әле без, сиңа хәбәр итәр өчен, аларның исемнәрен белештек.
11Алар безгә болай дип җавап кайтардылар: «Без, Күк вә Җир Алласының коллары, моннан күп еллар элек салынган йортны торгызабыз – аны Исраилнең бөек патшасы төзегән булган. 12Әмма безнең ата-бабаларыбыз Күк Алласының ачуын чыгарган өчен, Ул аларны Бабил патшасы – килдани Нәбухаднессар кулына тапшырган. Нәбухаднессар йортны җимергән, халыкны исә Бабилгә сөргән. 13Ә Бабил патшасы Кир тәхеткә утыруының беренче елында Аллаһы йортын яңадан төзергә рөхсәт бирде 14һәм, Иерусалимдәге Аллаһы йортыннан Нәбухаднессар алып киткән алтын-көмеш савытларны Бабил илаһлары йортыннан чыгарып, өлкә башлыгы итеп үзе билгеләгән Шешбасарга тапшырды 15һәм әйтте: „Бу савытларны ал да Иерусалимдәге Йортка илтеп тапшыр. Аллаһы йорты әүвәлге урынында салынсын“. 16Шешбасар, килеп, Иерусалимдәге Аллаһы йортының нигезен салды, шуннан бирле бу йорт төзелә бирә, әмма әлегә төзелеш бетмәде».
17Димәк ки, әгәр дә патшага кирәк булса, патшаның китаплар саклана торган йортында, Бабилдә эзләп карасыннар: Кир патша Аллаһы йортын Иерусалимдә салырга рөхсәт бирде микән? Син, патша, бу эшкә карата нинди карар кабул итүеңне безгә җиткерсәң иде.
Copyright information for
TatIBT15