Ezra 6
1Шуннан соң, Дәрәвеш патша әмерен үтәп, Бабил хәзинә саклагычындагы кулъязмалар арасыннан эзләп карадылар. 2Эзли торгач, Мадай өлкәсендә урнашкан Экбатадагы сарайда бер төргәк табылды. Анда болай дип язылган иде: Тарих өчен. 3Патшалык итүенең беренче елында Кир патша Иерусалимдәге Аллаһы йорты хакында боерык бирде: «Корбан яндырган урында Йорт төзелсен, нигезләре ныклы итеп корылсын; биеклеге – алтмыш, киңлеге алтмыш терсәк ▼▼ Терсәк – 45 см.
булсын, 4диварларның зур ташлардан салынган һәр өч рәте саен бер рәте агачтан булсын. Чыгымнар патша казнасыннан бирелсен. 5Иерусалимдәге Аллаһы йортыннан Нәбухаднессар Бабилгә илткән алтын-көмеш савыт-саба кире үз урынына кайтарылсын – Аллаһы йортына куелсын».6Дәрәвеш болай дип язды: Сез, Елга аръягының өлкә башлыгы Таттынай һәм Шетар-Бознай, үзегезнең дус-иш түрәләрегез белән аннан китегез. 7Аллаһы йортындагы эшләрне туктатмагыз: Яһүдә өлкәсе башлыгы вә Яһүдәнең өлкәннәре Аллаһы йортын әүвәлге урынында салсыннар. 8Миннән боерык шундый сезгә: Яһүдә өлкәннәренә Аллаһы йортын салуда ярдәм итегез. Төзү эшләре туктап калмасын өчен, патша казнасыннан – Елга аръягында җыелган ясактан – өлеш чыгарыгыз. 9Күк Алласына корбан китерү өчен кирәкле күләмдә бозау, сарык, бәрән, шулай ук бодай, тоз, шәраб вә зәйтүн мае бирегез. Бу әйберләр Иерусалим руханилары сораган кадәр көн саен тоткарлыксыз бирелсен. 10Алар Күк Алласына хуш килердәй корбаннар китерсеннәр һәм патша белән угылларының иминлеге өчен дога кылсыннар. 11Мин тагын шуны боерам: бу әмерне бозган кешенең йортыннан бер бүрәнәне тартып алсыннар да аны шул бүрәнәгә кадаклап куйсыннар, йортын җимерсеннәр. 12Минем боерыгымны үтәмәгән, Иерусалимдәге әлеге Йортка зыян салган патшаны яки халыкны исемен Иерусалим белән бәйләгән Аллаһы юк итсен!
Мин, Дәрәвеш, биргән ошбу боерык төп-төгәл итеп җиренә җиткерелергә тиеш!
13Елга аръягының өлкә башлыгы Таттынай, Шетар-Бознай һәм аларның хезмәттәшләре нәкъ Дәрәвеш патша боерганча эшләделәр. 14Хәггәй пәйгамбәр һәм Идду углы Зәкәриянең пәйгамбәрлек сүзләре буенча, Яһүдә өлкәннәре, Аллаһы йортын уңышлы гына төзеп килеп, Исраил Алласының кушуы һәм Фарсы патшалары Кир, Дәрәвеш вә Артахшаста ихтыяры буенча, аны салып та бетерделәр. 15Йортны Дәрәвеш патша хакимлегенең алтынчы елында, Адар аеның өченче көнендә төзеп бетерделәр; 16исраилиләр – руханилар, левиләр вә сөргеннән кайткан бүтән кешеләр – бу йортны сөенешеп Аллаһыга багышлады: 17алар йөз үгез, ике йөз сарык, дүрт йөз бәрән һәм, Исраилнең гөнаһларын йолыр өчен, Исраил ыруглары санынча унике кәҗә корбан иттеләр. 18Аннары, Муса китабында язылганча, руханиларны һәм левиләрне дәрәҗәләренә карап төркемнәргә бүлделәр дә Иерусалимдәге Аллаһы йортында хезмәтләрен башкарырга куйдылар.
Котылу бәйрәме
19Сөргеннән кайткан кешеләр беренче айның ундүртенче көнендә Котылу бәйрәме үткәрделәр. 20Рухани вә левиләрнең һәммәсе чистарынды. Левиләр үзләре өчен, сөргеннән кайткан кешеләр һәм руханилар өчен Котылу бәйрәме хөрмәтенә бәрәннәр чалдылар. 21Сөргеннән кайткан Исраил угыллары һәм Исраилнең Раббы Алласына табыну өчен җирле халыкларның әшәкелегеннән арынган бар кеше бергәләп корбан ашыннан авыз итте. 22Җиде көн буена алар сөенешеп Төче күмәч бәйрәмен үткәрделәр, чөнки Раббы сөенеч китерде – Ашшур патшасын аларга йөзе белән борылырга мәҗбүр итте, һәм патша Исраил Алласының йортын салуда булышлык күрсәтте.
Copyright information for
TatIBT15