Ezra 9
Чит халыклар белән никахлашуга каршы чаралар
1Шушы вакыйгалардан соң минем янга башлыклар килеп, болай дип әйттеләр: – Исраил халкы, руханилар, левиләр чит халыклардан аерылмадылар – кәнгани, хитти, фәризи, явүси, аммони, мәаби, мисырлы вә амориләрнең җирәнгеч эшләрен кабатладылар; 2аларның кызларын үзләренә һәм угылларына хатынлыкка алдылар, шушылай итеп, изге орлык чит халыкларныкы белән кушылды. Җитмәсә, түрә вә башлыклар Канунны беренче булып үзләре бозды. 3Бу сүзләрне ишеткәч, япанчамны һәм күлмәгемне ертып, чәч-сакалымны йолкып, кайгы-хәсрәткә баттым. 4Сөргеннән кайткан хыянәтчел кешеләрдән бизгән һәм Исраил Алласының сүзләрен ихтирам иткән һәркем минем тирәгә җыелды. Кичке корбан вакыты җиткәнче, мин шулай хәсрәт эчендә утырдым. 5Ә кичке корбан вакытында мин ертык киемнәрдән, тирән кайгыда утырган җиремнән тордым да, кулларымны Раббы Аллама сузып, тезләремә төштем. 6Мин әйттем: – Йа Аллам, йөземне Сиңа күтәреп карарга оялам һәм куркам. Йа Аллам, гөнаһларыбыз баштан ашты, гаебебез күкләргә җитте. 7Аталарыбыз яшәгән көннәрдә дә, хәзер дә халыкның гаебе ифрат зурдыр. Үзебез, патшаларыбыз вә руханиларыбыз кылган гөнаһлар өчен чит ил патшалары кулына калдык – кылыч астына эләктек, әсирлеккә, талануга, хурлыкка дучар ителдек; хәзер дә шуннан котыла алмыйбыз. 8Раббы Аллабыз, кыска гына вакытка безгә үзенең шәфкатен күрсәтеп, кайберләребезне исән калдырды, Үзенең изге җирендә төпләнергә мөмкинлек бирде; күзләребезгә яктылык биреп, әсирлектә хәлебезне җиңеләйтте. 9Без коллар идек, әмма Аллабыз безне коллыкта да ташламады; Фарсы патшалары күңелендә Ул безгә карата мәрхәмәт уятты: алар хәрабәгә әйләнгән Аллабыз йортын тергезергә, аны яңадан төзергә ярдәм итте һәм безгә Яһүдә вә Иерусалимдә хәвеф-хәтәрсез яшәргә мөмкинлек бирде. 10Йа Аллабыз, шушы хәлләрдән соң инде ни дип әйтик?! Әмерләреңне үтәмәдек бит. 11Син аларны үзеңнең колларың – пәйгамбәрләр аша безгә җиткергән идең. Син әйттең: «Хуҗа булып яшәр өчен сез бара торган җир – пакь җир түгел, чит халыкларның әшәкелеге белән нәҗесләнгән ул, бер читеннән икенчесенә кадәр әшәкелек белән тулган. 12Шуңа күрә кызларыгызны аларның угылларына хатынлыкка бирмәгез, кызларын да угылларыгызга алмагыз. Аларга иминлек вә уңыш китерердәй нәрсәләр эшләмәгез. Шул чакта гына сез ныгырсыз, бу җирнең иң затлы җимешләре белән тукланырсыз һәм бу җирне нәсел варисларыгызга мәңгелек мирас итеп калдырырсыз». 13Башыбызга төшкән бәла-казаларга барлык яман эшләребез вә гаять зур гаебебез сәбәп булды. Шуңа да карамастан, Син, Аллабыз, безгә тиешле җәзаны бирмәдең, кайберләребезне исән калдырдың. Шуннан соң да без, 14Синең әмерләреңне бозып, йолалары җирәнгеч булган ошбу халыклар белән туганлашырбызмы?! Шул чакта бит Син, ачуың чыгып, безне тулысынча кырып бетерәчәксең! 15Әй Исраилнең Раббы Алласы, Син гаделсең! Чөнки без әлеге көнгә кадәр исән-саубыз. Менә, гаебебезне танып, каршыңда торабыз, гәрчә шушы хәлләрдән соң Синең алдыңа килеп басарга хакыбыз булмаса да.
Copyright information for
TatIBT15