Ezra 10
1Эзра, Аллаһы йорты каршында йөзтүбән капланып, елый-елый гөнаһларын таныган, дога кылган чагында, аның янына бик күп исраилиләр – ир-ат, хатын-кыз вә бала-чага җыелды, алар да ачыргаланып күз яшьләре түкте. 2Элам нәселеннән Ехиел углы Шекания Эзрага болай дип әйтте: – Аллабызга тугры булмадык без – чит кавемнәрдән хатыннар алдык, әмма Исраил халкының хәле әле өметсез түгел. 3Әйдәгез, Аллабыз белән килешү төзик: син әфәндемнең һәм Аллабыз боерыкларын ихтирам итүчеләрнең киңәше буенча, хатыннарыбызны һәм алардан туган балаларны аерып җибәрик – барысы да Канун буенча эшләнсен. 4Аягыңа торып бас – бу эш сиңа йөкләнә! Без синең белән! Эшкә кереш һәм нык бул! 5Эзра аягына торып басты һәм руханиларны, левиләрне, Исраил халкының башлыкларын, әйтелгәннәрне үтәрбез, дип ант иттерде. 6Аннары ул, Аллаһы йорты алдындагы мәйданнан китеп, Эльяшиб углы Еһоханан торагына юнәлде һәм шунда төн кунды. Сөргеннән кайткан исраилиләрнең хыянәте өчен борчылып, ул ашамады да, эчмәде дә. 7Шуннан соң бөтен Яһүдә җирендә һәм Иерусалимдә: «Сөргендә булган барлык кешеләр Иерусалимгә җыелсын. 8Өч көн дәвамында килеп җитмәгән кешенең барлык мал-мөлкәте, башлыкларның вә өлкәннәрнең кушуы буенча, тартып алыначак, ә үзе ул сөргеннән кайткан халык арасыннан куылачак», – дип игълан иттеләр. 9Өч көн эчендә Яһүдә вә Беньямин ыругы ирләре Иерусалимгә җыелды. Бу хәл тугызынчы айның егерменче көнендә булды. Бар халык Аллаһы йорты алдындагы мәйданда шушы хәлдән һәм коеп яуган яңгырдан калтырап утырды. 10Рухани Эзра, урыныннан торып, халыкка болай диде: – Сез Раббыга хыянәт иттегез: чит кавемнәрдән хатыннар алып, Исраилнең гаебен арттырдыгыз. 11Инде аталарыбызның Раббы Алласы алдында гөнаһларыбызны танып, Аның ихтыярын үтәгез: җирле кавемнәр һәм шулардан алган хатыннарыгыз белән араны өзегез! 12Җыелган халык: – Син ничек әйтсәң, шулай эшләрбез! – дип кычкырды. 13– Әмма биредә халык күп, яңгыр да ява, шуңа күрә ачык һавада басып тора алмыйбыз. Аннары бер-ике көндә генә хәл итә торган эш түгел бу, чөнки күбебез гаепле. 14Шулай эшлик: бу эшне бөтен җәмәгать исеменнән башлыкларыбыз үз өстенә алсын. Чит кавемнәрдән үзенә хатын алган кеше билгеләнгән вакытка үз шәһәренең өлкәннәре вә хөкемчеләре белән бирегә килсен. Шушы гөнаһыбыз аркасында Аллабызның безгә кабынган ярсуы басылыр. 15(Асаһел углы Йонатан вә Тикъва углы Яхзия генә бу эшкә каршы төште, ә Мешуллам вә леви Шаббетай аларның фикерен хуплап чыкты.) 16Сөргеннән кайтканнар нәкъ шулай эшләделәр дә. Рухани Эзра, һәрберсен исеме белән атап, гаилә-йорт башлыклары булган ир-атларны сайлап алды. Сайлап куелган башлыклар унынчы айның беренче көнендә бу мәсьәләне тикшерә башладылар. 17Чит кавемнәрдән хатын алган һәр кешенең эшен алар беренче айның беренче көненә карап бетерделәр. 18Чит кавемнәрдән хатын алган кешеләр түбәндәгеләр: Руханилар токымыннан: Йосадак углы Ешуа нәселеннән һәм аның туганнарыннан – Магасея, Элигызыр, Яриб вә Гедалия. 19(Алар хатыннарын аерып җиберергә вәгъдә бирделәр һәм гөнаһлары өчен сарык тәкәсе корбан иттеләр.) 20Иммер нәселеннән: Ханани вә Зәбәдия. 21Харим нәселеннән: Магасея, Элия, Шәмәгыйя, Ехиел вә Уззия. 22Пашхур нәселеннән: Элиогынай, Магасея, Исмәгыйль, Нетанел, Йозабад вә Элгаса. 23Левиләрдән: Йозабад, Шимгый вә Кыйлая (яисә Кылита), Петахия, Яһүдә вә Элигызыр. 24Җырчылардан: Эльяшиб. Капка сакчыларыннан: Шаллум, Телем вә Ури. 25Башка исраилиләрдән түбәндәгеләр: Паргош нәселеннән: Рамия, Иззия, Малкия, Миямин, Элгазар, Малкия вә Беная. 26Элам нәселеннән: Маттания, Зәкәрия, Ехиел, Әбди, Еремот вә Элия. 27Затту нәселеннән: Элиогынай, Эльяшиб, Маттания, Еремот, Забад вә Азиза. 28Бебай нәселеннән: Еһоханан, Ханания, Зәббай вә Атлай. 29Бани нәселеннән: Мешуллам, Мәллүк, Адая, Яшуб, Шеал вә Еремот. 30Пахат-Мәаб нәселеннән: Әднә, Келал, Беная, Магасея, Маттания, Бесалел, Биннуй вә Менашше. 31Харим нәселеннән: Элигызыр, Ишшия, Малкия, Шәмәгыйя, Шимун, 32Беньямин, Мәллүк, Шемария. 33Хашум нәселеннән: Маттынай, Маттата, Забад, Элифелет, Еремай, Менашше вә Шимгый. 34Бани нәселеннән: Магадай, Амрам, Уил, 35Беная, Бәдия, Келуһи, 36Вания, Меремот, Эльяшиб, 37Маттания, Маттынай вә Ягасай. 38Биннуй нәселеннән: Шимгый, 39Шелемия, Натан, Адая, 40Мәкнәдеббай, Шашай, Шарай, 41Азарел, Шелемия, Шемария, 42Шаллум, Амария вә Йосыф. 43Нәбу нәселеннән: Егыил, Мәттития, Забад, Зәбинә, Яддай, Йоил вә Беная. 44Болар һәммәсе үзләренә чит кавем хатыннары алып, аларның кайберләре инде бала да тапкан иде.
Copyright information for
TatIBT15