Ezra 2
Сөргеннән кайткан кешеләрнең исемлеге
1– 2Заманында Бабил патшасы Нәбухаднессар әсир кылып өлкәбездән Бабилгә алып киткән кешеләр Зеруббабел, Ешуа, Нәхәмия, Сераяһ, Ригълая, Мәрдәкәй, Билшан, Миспар, Бигвәй, Рәхум вә Багъна җитәкчелегендә Иерусалимгә вә Яһүдәгә әйләнеп кайттылар – һәркем үз шәһәренә кайтып урнашты. Әлеге исраилиләрнең исемлеге түбәндәгечә: 3Паргош нәселеннән – ике мең йөз җитмеш ике кеше; 4Шефатия нәселеннән – өч йөз җитмеш ике кеше; 5Арах нәселеннән – җиде йөз җитмеш биш кеше; 6Ешуа һәм Йоав нәселеннән Пахат-Мәаб угыллары – ике мең сигез йөз унике кеше; 7Элам нәселеннән – мең ике йөз илле дүрт кеше; 8Затту нәселеннән – тугыз йөз кырык биш кеше; 9Зәккәй нәселеннән – җиде йөз алтмыш кеше; 10Бани нәселеннән – алты йөз кырык ике кеше; 11Бебай нәселеннән – алты йөз егерме өч кеше; 12Әзгәд нәселеннән – мең ике йөз егерме ике кеше; 13Адоникам нәселеннән – алты йөз алтмыш алты кеше; 14Бигвәй нәселеннән – ике мең илле алты кеше; 15Әдин нәселеннән – дүрт йөз илле дүрт кеше; 16Хизәкыйя нәселеннән Әтир угыллары – туксан сигез кеше; 17Бесай нәселеннән – өч йөз егерме өч кеше; 18Йора нәселеннән – йөз унике кеше; 19Хашум нәселеннән – ике йөз егерме өч кеше; 20Гиббар нәселеннән – туксан биш кеше; 21чыгышы белән Бәйт-Лехемнән булганнар – йөз егерме өч кеше; 22чыгышы белән Нетофадан булганнар – илле алты кеше; 23чыгышы белән Анатоттан булганнар – йөз егерме сигез кеше; 24чыгышы белән Азмаветтан булганнар – кырык ике кеше; 25чыгышы белән Кыръят-Ягарим, Кепира вә Беһероттан булганнар – җиде йөз кырык өч кеше; 26чыгышы белән Рамаһ вә Гебадан булганнар – алты йөз егерме бер кеше; 27чыгышы белән Микмәстән булганнар – йөз егерме ике кеше; 28чыгышы белән Бәйт-Эл вә Гайдан булганнар – ике йөз егерме өч кеше; 29чыгышы белән Нәбудан булганнар – илле ике кеше; 30чыгышы белән Мәгбиштән булганнар – йөз илле алты кеше; 31чыгышы белән Икенче Эламнан булганнар – мең ике йөз илле дүрт кеше; 32чыгышы белән Харимнән булганнар – өч йөз егерме кеше; 33чыгышы белән Лод, Хадид һәм Һонодан булганнар – җиде йөз егерме биш кеше; 34чыгышы белән Әрихәдән булганнар – өч йөз кырык биш кеше; 35чыгышы белән Сенаһадан булганнар – өч мең алты йөз утыз кеше. 36Руханилар: Ешуа нәселеннән Едагыйя угыллары – тугыз йөз җитмеш өч кеше; 37Иммер нәселеннән – мең илле ике кеше; 38Пашхур нәселеннән – мең ике йөз кырык җиде кеше; 39Харим нәселеннән – мең унҗиде кеше. 40Левиләр: Ешуа һәм Кадмиел нәселеннән (Һодавия токымыннан) – җитмеш дүрт кеше. 41Җырчылар: Асаф нәселеннән – йөз егерме сигез кеше. 42Капка сакчылары: Шаллум, Әтир, Талмун, Гаккуб, Хатита вә Шобай нәселеннән – барысы йөз утыз тугыз кеше. 43Аллаһы йорты хезмәтчеләреннән: Сиха нәселе, Хасупа нәселе, Таббагот нәселе, 44Кыйрос нәселе, Сыйгаһа нәселе, Падон нәселе, 45Лебана нәселе, Хәгәбә нәселе, Гаккуб нәселе, 46Хәгәб нәселе, Шалмай нәселе, Ханан нәселе, 47Гиддел нәселе, Гәхәр нәселе, Реһая нәселе, 48Рәсин нәселе, Ныкода нәселе, Гәззәм нәселе, 49Узза нәселе, Пасеах нәселе, Бесай нәселе, 50Асна нәселе, Мыгуним нәселе, Нәпусим нәселе, 51Баквук нәселе, Хакупа нәселе, Хархур нәселе, 52Баслут нәселе, Мехида нәселе, Харша нәселе, 53Баркыс нәселе, Сисера нәселе, Темах нәселе, 54Нәсиах нәселе, Хатипа нәселе. 55Сөләйман колларының угыллары: Сотай нәселе, Соперет нәселе, Перуда нәселе, 56Ягъла нәселе, Даркон нәселе, Гиддел нәселе, 57Шефатия нәселе, Хаттил нәселе, Пөкерет-Һассебаим нәселе, Ами нәселе. 58Аллаһы йорты хезмәтчеләре вә Сөләйман колларының угыллары – барысы өч йөз туксан ике кеше. 59– 60Тел-Мелах, Тел-Харша, Керуб, Аддун, Иммер шәһәрләреннән килүчеләр: Делая нәселе, Тобия нәселе, Ныкода нәселе – алты йөз илле ике кеше. Алар ата-бабаларының Исраил тумасы булуын исбатлый алмады. 61Руханилар нәселеннән: Хобая, Һаккос вә Барзиллай (ул, гилыгадлы Барзиллай кызларыннан хатын алып, алар исемен йөртә башлый) угыллары. 62Үзләренең шәҗәрә кәгазьләрен таба алмаганга, алар руханилыктан чыгарылдылар. 63Өлкә башлыгы аларга: «Урим һәм туммим белән эш итүче рухани килеп хәл итмичә, сез руханиларга тәгаенләнгән корбанлык малның итен ашый алмыйсыз», – диде. 64Җәмгыятьтә барлыгы кырык ике мең өч йөз алтмыш кеше исәпләнә иде. 65Алардан тыш, ир вә хатын-кызлардан җиде мең өч йөз утыз җиде кол, ике йөз җырчы ир вә хатын-кыз, 66шулай ук җиде йөз утыз алты ат, ике йөз кырык биш качыр, 67дүрт йөз утыз биш дөя, алты мең җиде йөз егерме ишәк бар иде. 68Иерусалимдәге Раббы йортына килгәч, кайбер ыруг башлыклары, аның элекке нигезен торгызу өчен, ихтыяри иганә бирделәр. 69Алар, нинди мөлкәткә ия булуларына карап, бу эшне башкару өчен, хәзинәгә алтмыш бер мең дарик ▼▼ Дарик – 10 гр.
алтын, биш мең мина ▼▼ Мина – 500 гр.
көмеш вә йөз руханины киендерерлек кием бирделәр. 70Шулай итеп, руханилар, левиләр, капка сакчылары, Аллаһы йорты хезмәтчеләре вә барлык исраилиләр үз шәһәрләрендә яши башлады.
Copyright information for
TatIBT15