‏ Ezra 3

Мәзбәхтә корбан китерүне яңартулары

1Исраилиләр үз шәһәрләрендә төпләнгәннән соң, җиденче ай башында, бөтенесе бер булып, Иерусалимгә җыелды. 2Шунда Йосадак углы Ешуа, аның хезмәттәш руханилары, Шеһалтиел углы Зеруббабел, аның хезмәттәшләре, Аллаһы кешесе Муса канунында язылганча, корбан яндыру өчен мәзбәх корырга тотындылар. 3Шул җирдә яшәүче халыклардан курыксалар да, мәзбәхне әүвәлге урынында кордылар һәм иртәле-кичле аның өстендә, Раббыга багышлап, корбаннар яндыра башладылар. 4Канунда язылганча, Чатырлар бәйрәме үткәрделәр – көн дә тиешле сандагы корбаннарны яндырдылар. 5Аннары Яңа Ай бәйрәмендә вә Раббыга багышланган барлык бәйрәмнәрдә корбаннар яндырылды, теләгән һәркем Раббыга ихтыяри иганә бирде. 6Җиденче айның беренче көненнән Раббыга тулаем яндыру корбаннары китерә башладылар. Бу вакытта Раббы йортының нигезе салынмаган иде әле.

7Фарсы патшасы Кир рөхсәте буенча, таш кисүчеләргә вә балта осталарына көмеш белән түли башладылар, Сидун һәм Сур кешеләренә, диңгез буйлап Ливаннан Яфуга эрбет агачы алып кайтсыннар өчен, ризык, эчемлек вә зәйтүн мае бирә башладылар. 8Аллаһының Иерусалимдәге йортына килгәннең икенче елында, икенче айда Шеһалтиел углы Зеруббабел, Йосадак углы Ешуа һәм аларның барча хезмәттәшләре, руханилар, левиләр һәм әсирлектән Иерусалимдәге Аллаһы йортына әйләнеп кайтучылар эшкә тотынды. Яше егермедән узган левиләр төзү эшләренә күзәтчелек итәргә тиеш булды. 9Левиләрдән Ешуа, аның угыллары һәм кардәшләре, Кадмиел һәм аның угыллары (Яһүдәнең нәсел варислары), шулай ук Хенададның угыл-оныклары һәм кардәшләре бергәләп Раббы йортын салучыларны күзәтеп тордылар.

10Төзүчеләр Раббы йортының нигезен салгач, Исраил патшасы Давыт калдырган күрсәтмә буенча, руханиларны, үз киемнәренә киендереп, быргылар кычкыртырга, ә Асаф нәселендәге левиләрне, тәлинкәләр уйнатып, Раббыны данларга куйдылар. 11Алар чиратлашып Раббыны мактадылар, Аңа рәхмәтләр яудырдылар:

«Ул – игелекле,
Исраилгә мәрхәмәте мәңгелектер!» –

дип җырладылар. Ә барча халык, Раббы йортының нигезе салынганга, кычкырып-кычкырып Раббыны данлады.
12Аллаһының элеккеге йортын күргән өлкән яшьтәге руханилар, левиләр вә ыруг башлыклары, яңа йортның нигезен күреп кычкырып елады, халыкның күбесе исә сөенеп гөрләште. 13Елаган, шатланышкан авазларны бер-берсеннән аерырлык түгел иде, һәм бу авазлар бик еракларга ишетелеп торды.

Copyright information for TatIBT15