Ezra 7
Артахшастаның әмере һәм Эзрага йөкләнгән бурыч
1– 2– 3– 4– 5– 6Байтак еллар узганнан соң, Фарсы патшасы Артахшаста патшалык иткән чорда, Бабилдән Эзра исемле кеше кайта. Аның нәсел шәҗәрәсе мондыйдыр: Эзра – Сераяһ углы, Сераяһ – Азария, Азария – Хилкыйя, Хилкыйя – Шаллум, Шаллум – Садыйк, Садыйк – Әхитүб, Әхитүб – Амария, Амария – Азария, Азария – Мәрают, Мәрают – Зерахия, Зерахия – Уззи, Уззи – Вуккый, Вуккый – Абишуа, Абишуа – Пинхәс, Пинхәс – Элгазар, Элгазар – баш рухани Һарун углы иде. Эзра – Исраил халкының Раббы Алласы Мусага биргән Канунны яхшы белүче кәтип иде. Раббы Алласы аның юлдашы булганга, Эзраның һәр теләген патша үти иде. 7Артахшаста хакимлегенең җиденче елында Эзра белән бергә кайбер Исраил угыллары, руханилар, левиләр, җырчылар, капка сакчылары, Аллаһы йорты хезмәтчеләре Иерусалимгә кайтырга чыктылар. 8Артахшаста патша хакимлегенең җиденче елында, бишенче айда Эзра Иерусалимгә килеп җитте. 9Бабилдән Эзра беренче айның беренче көнендә юлга чыккан иде. Иерусалимгә ул Алласының фатихасы белән бишенче айның беренче көнендә килеп җитте. 10Эзра үзенең күңелен Раббы канунын үзләштерүгә һәм үтәүгә, шул кагыйдә-карарларны Исраил халкына өйрәтүгә салды. 11Исраил халкына Раббы биргән боерыкларны вә канун-кагыйдәләрне өйрәтүче рухани, кәтип Эзрага Артахшаста патша тапшырган хатның эчтәлеге менә мондый: 12Патшалар патшасы Артахшастадан Күкләр Алласы канунын өйрәтүче рухани Эзрага сәламнәр булсын!13Боерам ки, патшалыгымда яшәгән Исраил халкыннан, руханилардан вә левиләрдән Иерусалимгә барырга теләгән һәркем синең белән барсын. 14Патша һәм аның җиде киңәшчесе исеменнән син үз Аллаң кануннарының Яһүдә вә Иерусалимдә ничек үтәлүен ачыкларга 15һәм дә торагы Иерусалимдә булган Исраил Алласына патша белән аның киңәшчеләре корбан итеп биргән алтын-көмешне илтергә барасың. 16Син бөтен Бабил өлкәсеннән җыйган алтын-көмешне, шулай ук исраилиләр белән руханилар Иерусалимдәге үзләренең Алласы йортына корбан итеп биргәнне дә илтерсең. 17Шул акчага беренче чиратта үгезләр, сарык тәкәләре вә бәрәннәре, икмәк вә эчемлек сатып алып, Иерусалимдәге Аллагыз йортының мәзбәхендә корбан итеп китерерсең. 18Калган алтын-көмешне, Аллагыз ихтыяры буенча, үзең вә кардәшләрең кирәк дип тапканча тотарсыз. 19Аллагыз йортында хезмәт башкарыр өчен сиңа бирелгән савытларның һәммәсен Иерусалим Алласына илтеп куярсың. 20Раббы йорты өчен кирәк булган башка нәрсәләрне патша хәзинәсеннән алырсың.
21Мин, Артахшаста патша, болай дип боерам: Күкләр Алласы канунын өйрәтүче рухани Эзра ни сораса, Елга аръягының барлык хәзинә сакчылары аңа һәммәсен бирергә тиеш. 22Йөз талантка ▼
▼ Талант – 30 кг.
кадәр көмеш, йөз корга ▼▼ Кор – сыеклык үлчәү берәмлеге, 220 л.
кадәр бодай, йөз батка ▼▼ Бат – сыеклык үлчәү берәмлеге, 22 л.
кадәр шәраб, йөз батка кадәр зәйтүн мае һәм чикләнмәгән күләмдә тоз бирелсен. 23Күкләр Алласы Үз йорты өчен нәрсә боерса, һәммәсе дә җиренә җиткереп үтәлергә тиеш – патша мәмләкәтенә һәм аның угылларына Аллаһының ачуы чыкмасын. 24Шуны да белеп торыгыз: Аллаһы йортындагы руханилардан, левиләрдән, җырчылардан, капка сакчыларыннан, хезмәтчеләрдән бернинди ясак, салым, юл салымы алынмасын.25Ә син, Эзра, Аллаң сиңа биргән акыл буенча, Елга аръягындагы өлкәдә яшәүче, Аллаң канунын белүче һәммә кешенең дәгъвасын тикшерсен өчен җитәкчеләр вә хөкемчеләр билгелә; ә Аллаң канунын белмәүчеләргә канунны өйрәтегез. 26Синең Аллаңның һәм патшаның канунын үтәмәгән һәркемгә, әлбәттә, җәза бирелсен: ул адәм үлемгә хөкем ителсен яки илдән сөрелсен, йә булмаса мал-мөлкәтеннән мәхрүм ителсен яки төрмәгә ябылсын.
Эзраның Бабилдән Пелешетка сәяхәте
27Патша күңеленә Иерусалимдәге Раббы йортына хөрмәт күрсәтү теләге салган Раббыга, ата-бабаларыбызның Алласына мактау-шөкерләр яусын! 28Патшаны, аның киңәшчеләрен вә абруйлы түрәләрен Ул миңа мәрхәмәтле итте. Раббы Алламның ярдәмен тоеп, Исраил башлыкларын мин, алар да минем белән кайтсыннар дип, бергә җыярга тәвәккәлләдем.
Copyright information for
TatIBT15