Ezra 8
1Артахшаста патшалык иткән чорда минем белән бергә Бабилдән киткән нәсел башлыклары һәм аларның токымы түбәндәгеләр: 2Пинхәс нәселеннән – Гершом; Итамар нәселеннән – Даниил; Давыт нәселеннән – Шекания углы Хаттуш; 3Паргош нәселеннән – Зәкәрия һәм аның белән бергә шәҗәрә исемлеге буенча йөз илле ир-ат; 4Пахат-Мәаб нәселеннән – Зерахия углы Эльеһогынай һәм аның белән бергә ике йөз ир-ат; 5Затту нәселеннән – Яхәзиел углы Шекания һәм аның белән бергә өч йөз ир-ат; 6Әдин нәселеннән – Йонатан углы Эбед һәм аның белән бергә илле ир-ат; 7Элам нәселеннән – Аталия углы Ишагыйя һәм аның белән бергә җитмеш ир-ат; 8Шефатия нәселеннән – Микәил углы Зәбәдия һәм аның белән бергә сиксән ир-ат; 9Йоав нәселеннән – Ехиел углы Убадия һәм аның белән бергә ике йөз унсигез ир-ат; 10Бани нәселеннән – Йосыпия углы Шеломит һәм аның белән бергә йөз алтмыш ир-ат; 11Бебай нәселеннән – Бебай углы Зәкәрия һәм аның белән бергә егерме сигез ир-ат; 12Әзгәд нәселеннән – Һаккатан углы Йоханан һәм аның белән бергә йөз ун ир-ат; 13Адоникам нәселеннән (соңрак кайтканнары) – Элифелет, Егыил, Шәмәгыйя һәм алар белән бергә алтмыш ир-ат; 14Бигвәй нәселеннән – Утай, Забуд һәм алар белән бергә җитмеш ир-ат. 15Мин аларны Аһавага коючы елга буена җыйдым, без анда өч көн тордык, халыкны вә руханиларны карап чыктым, ләкин анда Леви ыругыннан беркемне дә тапмадым. 16Шуннан соң мин, башлыклардан Элигызырны, Ариилне, Шәмәгыйяне, Элнатанны, Ярибне, Элнатанны, Натанны, Зәкәрияне, Мешулламны, остазлардан Йоярибне вә Элнатанны чакыртып, кеше юлладым. 17Әлеге йомышчыларны мин Кәсипә төбәгенең башлыгы Идду янына җибәрдем һәм, Аллабыз йортына хезмәтчеләр алып килегез, дип Иддуга һәм аның кардәшләренә – Кәсипә төбәгендә яшәүче Аллаһы йорты хезмәтчеләренә әйтергә куштым. 18Аллабыз ярдәме белән алар Исраил углы Леви ыругыннан Махлинең нәсел варисы – акыллы вә зирәк ир Шәрәбия белән бергә аның угылларыннан һәм ир туганнарыннан унсигез кешене, 19шулай ук Хәшәбияне, аның белән бергә Мерари нәселеннән Ишагыйяне һәм аның ир туганнарыннан вә угылларыннан егерме кешене, 20кайчандыр Давыт патша һәм аның түрәләре левиләргә ярдәм күрсәтергә билгеләгән хезмәтчеләрдән тагын ике йөз егерме кешене алып килделәр. Алар һәммәсе, исемнәре күрсәтелеп, аерым-аерым теркәлде. 21Шунда мин: «Безнең үзебезне, балаларыбызны, мал-мөлкәтебезне сәфәрдә сакла», – дип сорар өчен, Аллабыз алдында буйсынуыбызны күрсәтеп, Аһава елгасы буенда ураза игълан иттем. 22Юлда безне дошманнан саклар өчен патшадан җәяүле вә атлы гаскәриләр сорарга оялдым, чөнки патшага: «Аллабыз Үзенә сыенган һәркемгә игелекле, ә Аны оныткан һәркемгә ачулыдыр!» – дип әйткән идек. 23Шулай итеп, без ураза тоттык, Аллабызга ялвардык, һәм Ул ялваруларыбызны ишетте. 24Шуннан соң мин баш руханиларга җитәкчелек иткән унике кешене – Шәрәбияне, Хәшәбияне һәм тагын ун кешене аерып алдым да 25патша, аның киңәшчеләре, түрәләр һәм Бабилдә яшәүче исраилиләр Аллабыз йортына корбан итеп биргән алтын-көмеш вә савыт-сабаны аларга үлчәп бирдем. 26Кулларына үлчәп тапшырганым шулдыр: көмеш – алты йөз илле талант, көмеш савыт-саба – йөз талант, алтын – йөз талант; 27алтын җамаяклар – егерме данә, аларның бәһасе мең дарикка тәңгәл; һәм алтын бәһасендә йөргән, ялтырап торган иң яхшы бакырдан ике савыт. 28Мин аларга әйттем: – Сез, шушы савытлар кебек, Раббыга багышлангансыз. Алтын белән көмеш – ата-бабаларыгызның Раббы Алласына ихтыяри иганәдер. 29Баш руханилар, левиләр һәм Исраилнең нәсел башлыклары күз алдында үлчәп, Исраилдәге Раббы йортының хәзинәсенә тапшырганчы, бу әйберләрне кадерләп саклагыз, – дидем. 30Шуннан соң руханилар вә левиләр үлчәнгән көмешне, алтынны вә савыт-сабаны Иерусалимдәге Аллаһы йортына илтү өчен кабул итеп алдылар. 31Иерусалимгә без Аһава елгасы буеннан беренче айның уникенче көнендә кузгалып киттек. Аллабызның кулы безне дошманнардан вә юлбасарлардан саклады. 32Шулай итеп, Иерусалимгә килеп җиттек. Өч көннән соң 33Аллабыз йортына килдек һәм алтын-көмешне, савыт-сабаны, үлчәп, руханилар Урия углы Меремот белән Пинхәс углы Элгазарга һәм левиләрдән Ешуа углы Йозабад белән Биннуй углы Нугадия кулына тапшырдык. 34Һәммә нәрсә саналды, үлчәнде, һәм гомуми авырлыгы теркәп куелды. 35Сөргеннән кайтканнар Исраил Алласына тулаем яндыру корбаны китерделәр: бөтен Исраил халкы өчен – унике үгез бозау, туксан алты сарык, җитмеш җиде бәрән; гөнаһ йолу өчен – унике кәҗә тәкәсе. Болар һәммәсе Раббыга корбан итеп яндырылды. 36Сөргеннән кайткан кешеләр Елга аръягының өлкә башлыкларына вә түрәләренә патша боерыгын да җиткерделәр, һәм тегеләр Исраил халкына вә Аллаһы йортына ярдәм күрсәттеләр.
Copyright information for
TatIBT15