‏ Habakkuk 1

1Хабаккук пәйгамбәргә иңгән вәхи
Вәхи – Аллаһы тарафыннан пәйгамбәр күңеленә салынган хәбәр. Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: Аллаһыдан иңгән күренеш.
.

Хабаккукның Раббыга зарлануы

2Йа Раббы, мин Сиңа ярдәм сорап ялварам,
ә Син ишетмисең,
Сиңа: «Җәбер-золым кылалар!» – дип кычкырам,
ә Син коткармыйсың.
Кайчанга кадәр дәвам итәр бу?!
3Нигә Син хаксызлык күрүемә юл куясың?
Нигә Син, нахак эшләр күрсәң дә, берни кылмыйсың?
Әйләнә-тирәмдә – талау вә көчләү,
гауга вә ызгыш-талаш.
4Шуңа күрә Канун үз көчен җуйды,
гаделлек юк бүтән.
Яман кешеләр тәкъваларны җиңә,
мәхкәмәләр нахак хөкем чыгара.

Раббыдан җавап

5«Әйләнәдәге халыкларга күз салып,
игътибар белән карасагыз хәйран калырсыз! – ди Раббы. –
Сез яшәгән көннәрдә
Мин шундый эш эшләячәкмен ки,
аны сезгә сөйләгән булсалар,
сез ышанмас та идегез.
6Менә, Мин рәхимсез вә явыз килданиләрне яуга күтәрәм.
Ил-йортларны басып алыр өчен,
алар бөтен дөнья буйлап чабып узарлар.
7Дәһшәтле бу халык барысын да шомга сала,
ул тәкәббер һәм үзенә яраклы кануннарны үзе чыгара.
8Аларның атлары капланнан җитезрәк,
ач бүредән өлгеррәк;
атлы гаскәре җан-фәрманга чаба,
җайдаклары ерактан ук табышына ташланган бөркеттәй очып килә.
9Талар өчен атлыгып чаба бу халык,
диңгездәге ком бөртеге санынча әсирләр җыя.
10Патшалардан мәсхәрәләп көлә ул,
түрәләр дә аның өчен көлке генә,
һәртөрле ныгытма да көлке –
каршына туфрак өя дә аны яулап ала.
11Шуннан соң, җил кебек котырынып,
алга баруын дәвам итә.
Әмма „Безнең илаһыбыз – беләктәге көч“
дип уйлаучы шушы халык гаепледер».

Хабаккукның Раббыга кабаттан зарлануы

12Әй Раббы, Син әзәли
Әзәл – башы булмаган үткән заман; мәңгелек. (Әзәли – «әзәл» сүзеннән ясалган сыйфат.)
Зат!
Әй изге Аллам, Син үлемсездер!
…Син үлемсездер! – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: Без үлмәячәкбез!

Әй Раббы, хөкемеңне гамәлгә ашырыр өчен
тәгаенләдең Син ул халыкны!
Әй Кыяташым, җәза бирү өчен билгеләдең Син аны!
13Синең саф күзләрең явызлыкка карарга теләми,
нахак эшне күрәлмыйсың Син.
Ник алайса мәкерле бәндәләргә чыдап торасың
һәм явызлар үзләреннән тәкъварак булганнарны
йотып бетергәндә дәшмисең?
14Адәм балаларын Син диңгездәге балыклар,
суда кайнашкан җан ияләре кебек иттең, юлбашчысыз калдырдың.
15Килданиләр аларны кармагына эләктереп тарта,
ятьмәсе белән тотып сөйри, сөрәкәсенә җыеп ала;
шуңа куана һәм тантана итә.
16Әнә шуның өчен килданиләр,
үзләренең ятьмәсенә атап, корбаннар китерә,
сөрәкәсенә багышлап, хуш исле сумала-майлар көйрәтә,
чөнки шулар ярдәмендә аларның байлыгы да,
затлы-татлы ризыгы да мулдан.
17Алар һаман шулай үзләренең ятьмәсе белән байлык аулар
һәм рәхимсез рәвештә халыкларны кырырмы?
Copyright information for TatIBT15