Habakkuk 2
1Күзәтү урынына – манарага менеп басыйм,Раббының миңа нәрсә әйтүен,
зарлануыма каршы ни дип җавап бирүен көтим.
Раббыдан җавап
2Раббы миңа җавап биреп әйтте:«Сиңа иңгән вәхине язып куй,
аны такталарга аңлаешлы итеп яз,
хәтта йөгереп барган кеше дә бер карауда укырлык булсын.
3Чөнки әлеге вәхи киләчәктәге билгеле бер вакытка карый,
һәм бу вакытның якынлашып килүе турында сөйли, алдамый;
тиз генә гамәлгә ашмаса да көт син аны –
һичшиксез киләчәк ул, тоткарланмаячак».
4Менә, күңеле саф булмаган кеше тәкәббердер!
Ә тәкъва кешене иманы яшәтәчәк.
5Дөрестән дә, тәкәббер кеше байлыкка ▼
▼ …байлыкка… – Яһүд телендәге кайбер кулъязмаларда: шәрабка.
алдана.Ул тынычлана алмый: авызын үлеләр аймагы кебек зур итеп ача –
үлем кебек һич кенә дә туя белми.
Ул ▼
▼ Ул… – Биредә килданиләр патшасы турында сүз бара.
барлык кавемнәрне буйсындыра,барлык халыкларны кул астына җыя.
Явыз халыкка килгән кайгы
6Әмма әлеге әсирләр барысы да:«Бүтәннәрне талап,
рәһен ▼
▼ Рәһен – закладка калдырылган әйбер.
итеп алган әйберләрнекире бирмичә баеган халыкка – кайгы!
Бер азагы булыр моның!» – дип,
синнән көлмәсләрме, мыскыллап җырламаслармы?!
7Синнән бурычка алганнар ▼
▼ Синнән бурычка алганнар… – Яһүд телендә әлеге гыйбарә «Сиңа бурычка биргәннәр» дигәнне дә аңлатырга мөмкин.
, уянып,көтмәгәндә күтәрелер дә сине дәһшәткә салыр,
һәм син аларның табышына әйләнерсең.
8Байтак халыкларны талаган, адәмнәрнең канын койган,
аларның илләрен, шәһәрләрен туздырып бетергән өчен,
синең үзеңне бөлгенлеккә төшерерләр.
9Афәт тырнагына эләкмәс өчен, үз оясын югарыда корып,
хәрәм юл белән байлык туплаучыга – кайгы!
10Күпме халыкларны юк итеп, син үз йортыңның яманатын тараттың,
үз башыңа бәла алдың.
11Хәтта йорт диварындагы ташлар да,
аларга кушылып, агач өрлекләр дә сиңа каршы шаһитлык итәрләр.
12Кан өстендә шәһәр төзүчегә,
җинаять кылып, ныгытма коручыга – кайгы!
13Хактыр: халыклар үзләрен юкка алҗыта –
аларның эшләгәне утка азык булачак.
Моны шулай Күкләр Хуҗасы Раббы хәл итеп куйган.
14Диңгезләр су белән тулган кебек,
җир йөзе Раббы данын танып белү белән тулачак.
15Ялангач бәдәннәрен тамаша кылыйм дип,
күршеләренә ачу катыш шәраб эчертүчегә – кайгы!
16Син дан белән түгел, хурлык белән тукланырсың.
Эч әйдә, шәрә тәнеңне күрсәт!
Раббының уң кулындагы җәза касәсе сиңа да килеп җитәр –
даның хурлык белән алышыныр.
17Шулай, Ливан җирендә кылган залимлегең ▼
▼ Залим – изүче, җәберләүче, явыз.
үз башыңа төшәр,андагы җанварларны кырган өчен, син дер калтырап яшәрсең.
Син адәм каны койдың,
илгә, шәһәрләргә – анда яшәүчеләргә җәбер-золым кылдың.
18Кеше кулы ясаган поттан ни файда?!
Пот-санәм – ялган остаз ул, нәрсәгә өйрәтә ала ул?!
Аны ясаган һөнәрче үзе аңа иман итсә дә,
аның илаһы – бары тик телсез сын гына.
19Агачка: «Уян!», телсез ташка: «Торып бас!» – дип әйтүчегә – кайгы!
Алтын-көмеш белән капланган андый җансыз илаһ
берәр нәрсәгә өйрәтә аламы?!
20Раббы исә Үзенең изге йортындадыр;
Аның алдында бар дөнья тын калсын!
Copyright information for
TatIBT15