Habakkuk 3
Хабаккукның җыры
1Хабаккук пәйгамбәрнең кайгы җыры. 2И-и Раббы! Синең эшләрең турында ишеттем,кылган гамәлләрең мине тетрәндерә.
Безнең көннәрдә дә шул эшләреңне кабат кыл,
без яшәгән чорда да аларны башкар,
ачулы чагыңда да шәфкатьлелек турында онытма!
3Аллаһы – Теманнан, изге Зат Паран тавыннан ▼
▼ Теман, Паран – Аллаһы Исраил халкына Канун иңдергән һәм алар белән килешү төзегән урыннар (карагыз: «Чыгыш», 19:18; «Канун», 33:2).
киләдер.Аның шөһрәте күкләрне иңләп ала,
җир йөзе Аның даны белән тула.
4Яшен яктысы кебектер Ул,
Аның кулыннан нур сирпелә – көче әнә шунда яшеренгән!
5Аның алдыннан – үләт зәхмәте, эзенә басып, афәт киләдер.
6Ул туктаганда, җирләр селкенә,
карашын салса – халыклар тетрәнеп китә.
Аның борын-борыннан йөргән юлларында
гасырлар буе торган таулар җимерелә, калкулыклар чүгеп куя.
7Күшән илендәге адәмнәрнең хәсрәт чигүен,
Мидьян җирендәге адәмнәрнең ▼
▼ …адәмнәрнең… – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: чатырларның.
дер-дер калтырануын күрдем мин.8Йа Раббым, ачуың елгаларга каршы дөрлимени Синең?
Җиңүчән арбаларыңа утырып, атларыңны чаптырганда,
ачуың елгаларга каршы, ярсуың диңгезләргә каршы кузгаламыни?
9Җәяңне Син әзерләп куйгансың, садагыңны ук белән тутыргансың.
Ташкын сулар белән ерасың Син җир йөзен.
10Сине күреп, таулар тетри, ишелеп яңгыр коя,
диңгез төпкелләре, үкереп, дулкыннарны югары чөя.
11Очып барган укларың яктысыннан,
ялтырап торган сөңгең балкышыннан
кояш вә ай күк йөзендә туктап кала.
12Җир буйлап ярсып атлыйсың Син
һәм, ачуланып, халыкларны таптыйсың.
13Халкыңны һәм Үзең май сөрткән затны коткарыр өчен
киләсең Син.
Явызларның башлыгын тар-мар итәсең,
аны баштанаяк шәрә калдырасың.
14Безнең өскә өермәдәй ябырылган,
посып яткан мазлумны ▼
▼ Мазлум – рәнҗетелгән, түбәнсетелгән зат.
йоткандай шатланганшул башлыкның сугышчыларына
сөңгеңне атып, Син башларын тиштең.
15Зур дулкыннар күтәреп, Син
Үзеңнең атларың белән диңгез аша юл салдың.
16Боларны ишеткәч, йөрәгем жу итте, иреннәрем дерелди башлады.
Бөтен буыннарым хәлсезләнде, тезләрем калтырап китте.
Алай да шул баскынчыларга киләсе афәт көнен
мин сабыр гына көтәмен.
17Инҗир агачы чәчәк атмаса да,
йөзем сабагында – тәлгәш,
зәйтүн агачында җимеш булмаса да,
кырда иген уңмаса да,
утарда барлык сарыклар үлеп бетсә дә,
абзарда сыерлар калмаса да,
18Раббыда мин сөенеч табармын,
Аллаһы минем Коткаручым булганга тантана итәрмен!
19Хуҗа-Раббы – минем Көчемдер!
Минем аякларымны Ул боланныкы кебек көчле итә,
мине биеклекләргә алып менә.
Җырчылар җитәкчесенә: кыллы уен коралларында башкарыла.
Copyright information for
TatIBT15