‏ Haggai 1

Изге йортны төзү турында Раббы боерыгы

1Дәрәвеш патша хакимлегенең икенче елында, алтынчы айның беренче көнендә Яһүдә илендәге өлкә башлыгы Шеһалтиел углы Зеруббабелга вә баш рухани Яһосадак углы Ешуага Хәггәй пәйгамбәр аша Раббы сүзе килеп иреште. Хәггәй болай диде:

2 3– Күкләр Хуҗасы Раббы әйтә: «Бу халык: „Раббы йортын төзергә әле вакыт җитмәде“, – дип сөйли. – 4Ә сезнең үзегезгә, Раббы йорты җимерек хәлдә ятканда, матур итеп бизәлгән йортларыгызда яшәргә вакыт җиткәнме?!» 5Шуңа күрә Күкләр Хуҗасы Раббы әйтә: «Йөргән юлларыгыз турында уйланыгыз: 6сез мул итеп чәчәсез, ә җыйган нәрсәгез аз; ашыйсыз, әмма тамагыгыз туймый; эчәсез, тик сусыныгыз басылмый; киенәсез, ләкин җылына алмыйсыз; акча эшләүче кеше тишек янчык өчен эшли». 7Күкләр Хуҗасы Раббы әйтә: «Йөргән юлларыгыз турында уйланыгыз! 8Тауга менеп, шуннан агач ташыгыз һәм изге йортны төзегез; бу эш Минем күңелемә хуш килер һәм Миңа дан китерер, – ди Раббы. 9– Менә, сез күпкә өметләндегез, ә ул аз булып чыкты. Өегезгә алып кайтканны да Мин, Күкләр Хуҗасы Раббы, таратып бетердем. Нәрсә өчен дисезме? Чөнки Минем йортым җимерек хәлдә ятканда, сезнең һәркайсыгыз үз йортын гына кайгыртып мәш килә. 10Әнә шундый гамәлләрегез өчен күк сезгә чык тамчысын бирмәс булды; җир дә үзенең уңышын бирми сезгә. 11Мин җиргә, тауларга, игенгә, йөзем шәрабына, зәйтүн маена һәм җирдә үсә торган бар әйбергә корылык җибәреп, кешеләргә, терлеккә, кул хезмәте кергән һәммә нәрсәгә зыян салдым».

Халыкның Раббы боерыгына колак салуы

12Шеһалтиел углы Зеруббабел, Яһосадак углы баш рухани Ешуа вә калган бар халык үзләренең Раббы Алласы боерыгына – Раббы Алла җибәргән Хәггәй пәйгамбәр сүзләренә колак салдылар, чөнки Раббыдан курка калдылар. 13Раббыдан алынган хәбәрне Раббы илчесе Хәггәй халыкка җиткерде:

– Раббы: «Мин сезнең белән!» – дип белдерә.

14Раббы, шулай итеп, Яһүдә идарәчесе Шеһалтиел углы Зеруббабелның вә баш рухани Яһосадак углы Ешуаның һәм калган барлык халыкның рухын уятты. Шуннан алар, килеп, үзләренең Алласы, Күкләр Хуҗасы Раббы йортында төзү эшләре башладылар. 15Бу хәл Дәрәвеш патша хакимлегенең икенче елында, алтынчы айның егерме дүртенче көнендә булды.

Copyright information for TatIBT15