Haggai 2
Изге йортның даны
1Җиденче айның егерме беренче көнендә Хәггәй пәйгамбәр аша Раббы сүзе килеп иреште: 2– Яһүдә идарәчесе Шеһалтиел углы Зеруббабел белән баш рухани Яһосадак углы Ешуага һәм калган халыкка болай дип әйт: 3«Арада кайсыгызның бу Изге йортны элеккеге данлы хәлендә күргәне булды? Ә хәзер ул нинди кыяфәттә? Сезнең күз алдыгызда юк бер нәрсә булып калмаганмы?! 4Әмма син күңелеңне төшермә, Зеруббабел! Баш рухани Яһосадак углы Ешуа, син дә күңелеңне төшермә! Шушы җирнең бар халкы, күңелеңне төшермә! Йорт төзүне дәвам итегез, Мин сезне калдырмам, – дип белдерә Күкләр Хуҗасы Раббы, – 5Чөнки сез Мисырдан чыкканда, Мин сезнең белән килешү төзедем: Минем Рухым сезнең арада – курыкмагыз!» 6Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди: – Тиздән Мин тагын бер тапкыр күкне вә җирне, диңгезне вә коры җирне дер селкетәчәкмен. 7Мин барча халыкларны дер селкетәчәкмен, һәм аларның хәзинәләре бирегә агылачак, Мин бу йортны данга күмәчәкмен, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. – 8Көмеш тә Минеке, алтын да Минеке. 9Әлеге изге йортның даны элеккесеннән зуррак булачак, һәм бу урында Мин тынычлык урнаштырачакмын, – дип белдерә Күкләр Хуҗасы Раббы.Шелтә һәм вәгъдә
10Дәрәвеш патша хакимлегенең икенче елында, тугызынчы айның егерме дүртенче көнендә Хәггәй пәйгамбәргә Раббы сүзе килеп иреште. Хәггәй болай диде: 11– Күкләр Хуҗасы Раббы әйтә: «Руханилардан белеш: 12кем дә булса Раббыга багышланган итне киеменең итәгенә салып киткәндә, итәге белән икмәккә яки берәр пешкән әйбергә, шәрабка яки зәйтүн маена яисә бүтән берәр ризыкка орынса, ул әйбер изге саналырмы, дигән сорауга кагыйдә нинди булыр?» Бу сорауга җавап итеп, руханилар: – Юк, саналмас, – диде. 13Шуннан соң Хәггәй: – Әгәр дә мәеткә орынып нәҗесләнгән кеше бу ризыкларның берәрсенә тиеп китсә, ризык хәрәм саналырмы? – дип сорады. Руханилар: – Әйе, саналыр, – дип җавап бирде. 14Аннары Хәггәй әйтте: – Раббы болай дип белдерә: «Бу халык, бу токым Минем алда нәкъ шулай нәҗесләнде, аларның кулы белән эшләнгән бөтен эш шундый, һәм алар Миңа китергән бар нәрсә хәрәм. 15Ә хәзер, үткәннәргә караш ташлап, бүгенгә – Раббы йортына әле бер таш та салынмаган көнгә кадәр ничек яшәгәнегезне искә төшерегез: 16егерме эфа ▼▼ Эфа – ашлык-ярма, он үлчәү берәмлеге, 22 л.
ашлык бирердәй кибәннән ун гына эфа уңыш ала идегез; йөзем изә торган чаннан илле бат ▼▼ Бат – сыеклык үлчәү берәмлеге, 22 л.
алырга ниятләнеп торганда, анда егерме генә бат булып чыга иде. 17Көнчыгыштан кызу җилләр истереп, күгәрек җибәреп, боз яудырып, Мин сезнең игенегезне юкка чыгара идем, тик шулай да сез Миңа мөрәҗәгать итми идегез, – дип белдерә Раббы. – 18Бүгеннән – Раббы йортының нигезе салынган, ягъни тугызынчы айның егерме дүртенче көненнән күңелегезне киләчәккә юнәлтегез: 19шушы көннән Мин сезгә Үземнең хәер-фатихамны күндерәм, гәрчә келәттә орлыгыгыз калмаса да, йөзем, инҗир, анар, зәйтүн агачларыгыз бүгенгә кадәр җимеш бирмәсә дә». Зеруббабелга бирелгән вәгъдә
20Айның егерме дүртенче көнендә Хәггәйгә Раббы сүзе икенче мәртәбә килеп иреште: 21– Яһүдә идарәчесе Зеруббабелга әйт: «Мин күкләрне вә җирне дер селкетәчәкмен. 22Патшаларның тәхетләрен җимерәчәкмен һәм мәҗүси патшалыкларның көчен юкка чыгарачакмын. Сугыш арбаларын, йөртүчеләре белән бергә, әйләндереп атачакмын. Атлар абынып егылачак, җайдаклары исә бер-берсенең кылычыннан һәлак булачак. 23Ул көнне, – дип белдерә Күкләр Хуҗасы Раббы, – Мин сине, Шеһалтиел углы Зеруббабел колым, Үзем өчен сайлап алып, мөһер йөзеге ▼▼ Мөһер йөзеге – патшалар һәм түрәләр имза урынына кулланган йөзек.
урынына тотачакмын, – дип белдерә Күкләр Хуҗасы Раббы».
Copyright information for
TatIBT15