‏ Hebrews 1

Аллаһы Углы фәрештәләрдән өстенрәк

1 Аллаһы борынгы заманда пәйгамбәрләр аша ата-бабаларыбызга күп мәртәбәләр һәм күп төрле сөйләде. 2Шушы соңгы көннәрдә Ул безгә Углы аша сөйләде. Аллаһы Углын бөтен нәрсәнең варисы итеп куйган һәм галәмне Аның аша барлыкка китергән иде. 3Углы – Аллаһының данын чәчкән яктылык вә Аллаһы асылының төп-төгәл чагылышы. Ул һәммә нәрсәне Үзенең кодрәтле сүзе белән тотып тора. Кешеләрне гөнаһларыннан пакьләндергәч, Ул күкләрдә Мәһабәт Аллаһының уң ягына утырды. 4Аның алган исеме фәрештәләрнекеннән никадәр данлырак булса, Ул Үзе дә алардан шулкадәр өстенрәк торыр.

5Фәрештәләрнең берәрсенә кайчан да булса:

«Син – Минем Углым,
бүген Мин Синең Атаң булдым»
Карагыз: «Зәбур», 2:7.
, –

дип әйткәнме Аллаһы? Тагын фәрештәләрнең кайсы турында да булса:

«Мин – Аның Атасы булырмын,
ә Ул Минем Углым булачак»
Карагыз: «II Патшалар», 7:14.
, –

дип әйткәнме Аллаһы?
6Янә дөньяга Үзенең беренче Углын китергәндә, Аллаһы:

«Барлык Аллаһы фәрештәләре Аңа табынсын»
Карагыз: «Зәбур», 96:7.
, –

ди.
7Фәрештәләр турында Аллаһы:

«Аллаһы Үзенең фәрештәләрен җилләр итә,
хезмәтчеләрен янып торган ялкын итә»
Карагыз: «Зәбур», 103:4.
, –

ди.
8Углы турында исә:

«Йа Аллам, тәхетең мәңгелектер,
патшалык таягың – гаделлек таягы ул, – ди. –
9Сөекледер Сиңа тәкъвалык,
нәфрәтледер Сиңа яманлык.
Шуңа күрә Аллаһы, Синең Аллаң,
ишләрең арасыннан Сине өстен куйды –
сөенеч мае белән майлады»
Карагыз: «Зәбур», 44:7-8.
.

10Аллаһы тагын болай ди:

«Йа Раббым, һәммәсеннән элек Син җирнең нигезләрен бар иттең,
күкләр дә – Синең кулларыңның эше.
11Алар бетәчәк, ә Син мәңге булачаксың.
Алар һәммәсе дә кием-салым кебек тузып бетәчәк.
12Син аларны өс киемедәй төреп алачаксың,
алар киемдәй алыштырылачак,
әмма Син үзгәрешсез калачаксың,
гомер елларың беркайчан бетмәячәк»
Карагыз: «Зәбур», 101:26-28.
.

13Фәрештәләрнең берәрсенә Аллаһы кайчан да булса:

«Дошманнарыңны синең аяк астына
баскыч басмасы итеп түндергәнче,
Минем уң ягымда утыр»
Карагыз: «Зәбур», 109:1.
, –

дигәнмени?
14Фәрештәләр – котылуны мирас итеп алачак затларга хезмәт итү өчен җибәрелгән рухлар түгелмени?

Copyright information for TatIBT15