‏ Hebrews 10

1Канун – буласы яхшы нәрсәләрнең төгәл чагылышы түгел, ә аларның күләгәсе генә. Шуңа күрә, ул, елдан ел бертөрле корбаннар китерелеп, Аллаһы алдына килгән кешеләрне беркайчан да камил итә алмый. 2Әгәр дә Канун моны эшли алса, корбаннар китерүдән туктамаслар идемени? Бер тапкыр чистарынгач, гыйбадәт кылучылар үзләрен гөнаһлы дип инде хис итмәсләр иде. 3Әмма ләкин корбаннар ел саен гөнаһ турында искә төшереп тора, 4чөнки үгез каны белән кәҗә каны кешенең гөнаһын бетерә алмый.

5Шуңа күрә, дөньяга килгәч, Мәсих:

«Син корбаннар да, бүләкләр дә теләмәдең,
ләкин Минем өчен тән әзерләдең, – диде. –
6Сине яндыру корбаннары да,
гөнаһ йолу корбаннары да сөендермәде.
7Шунда: „Менә Мин.
Минем хакта кулъязма төргәгендә язылганча,
йа Аллаһы, Синең ихтыярыңны үтәр өчен килдем!“– дидем»
Карагыз: «Зәбур», 39:7-9.
.

8Шулай итеп, башта Ул: «Син корбаннар да, бүләкләр дә, яндыру корбаннарын да, гөнаһ йолу корбаннарын да теләмәдең, алар Сине сөендермәде», – ди. Аларны бит Канун таләбе буенча китерәләр. 9Аннары Ул: «Менә Мин, Синең ихтыярыңны үтәр өчен килдем», – дип өсти. Ул, искесен гамәлдән чыгарып, икенчесен – Аллаһы ихтыярын үтәүне гамәлгә кертә. 10Мәсих тарафыннан гамәлгә ашырылган Аллаһы ихтыяры буенча, без Гайсә Мәсихнең Үз тәнен бер тапкыр һәм мәңгелеккә корбан итүе белән изгеләндерелдек.

11Һәр рухани, көн саен үз хезмәтен башкарып, күп тапкырлар бертөрле корбаннарны китерә, әмма алар кешене һичкайчан гөнаһлардан арындыра алмый. 12Ләкин Мәсих, гөнаһлар өчен мәңгелек көчкә ия булган корбанны бердәнбер мәртәбә китергәч, Аллаһының уң ягына утырды. 13Шул вакыттан алып Ул дошманнарын Үз аягы астына баскыч басмасы итеп түндерүен көтә, 14чөнки Ул изге ителүчеләрне мәңгегә бердәнбер корбан белән камил кылды.

15Бу хакта безгә Изге Рух та шаһитлык кыла. Башта Ул болай ди:

16«Ул көннәрдән соң алар белән төзесе килешүем шушы, – ди Раббы. –
Үз кануннарымны аларның күңелләренә салырмын,
зиһеннәренә язып куярмын».

17Аннары Ул болай дип өсти:

«Гөнаһларын һәм явыз эшләрен
инде беркайчан да искә алмам».

18Гөнаһлар кичерелгән икән, алар өчен корбан бирүнең инде кирәге юк.

Нык булыгыз

19Шулай итеп, имандашлар, Гайсә каны белән Иң изге бүлмәгә ышаныч белән керә алабыз, 20Ул безгә яңа вә тере юлны ачкан. Бу юл пәрдә, ягъни Аның тәне аша уза. 21Аллаһы йорты башында торучы бөек Руханиебыз бар, 22шуңа күрә, әйдәгез, ихлас күңел вә иман ышанычлылыгы белән, күңелләребезне гөнаһлы вөҗданнан пакьләндереп, тәннәребезне саф су белән юып, Аллаһыга якынайыйк. 23Үзебез өметне танып, аңа нык итеп таяныйк, чөнки безгә вәгъдә биргән Зат ышанычлы. 24Әйдәгез, бер-беребезгә игътибарлы булыйк, бер-беребезне мәхәббәт вә изге эшләргә дәртләндерик. 25Кайберәүләр кебек, гыйбадәт кылу өчен бергә җыелудан баш тартмыйк, киресенчә, бер-беребезгә көч биреп, тагын да ныграк дәртләндереп торыйк, чөнки Раббы көненең якынлашуын күреп торасыз.

26Әгәр дә без, хакыйкатьне танып белгәннән соң, аңлы рәвештә гөнаһ кылуыбызны дәвам итәбез икән, гөнаһлардан инде бернинди корбан да йолып ала алмас. 27Ә ул чагында инде хөкемне һәм Аллаһының дошманнарын яндырачак, ярсу утны куркынып көтеп торасы гына кала. 28Муса кануныннан баш тарткан кеше, ике яисә өч шаһит күрсәтүе нигезендә, һич кызганусыз үлемгә дучар ителә. 29Алай булгач, Аллаһы Углын аяк астына салып таптаган, Аллаһы килешүенең аны изгеләндергән канын нәҗес дип санаучы, мәрхәмәт Рухын кимсетүче кеше сезнеңчә ни дәрәҗәдә каты җәзага лаек соң? 30«Үч алу – Минем эш, Үзем кайтарып бирәчәкмен»
Карагыз: «Канун», 32:35.
дигән һәм: «Раббы Үз халкын хөкем итәчәк»
Карагыз: «Канун», 32:36.
, – дип Әйтүчене беләбез.
31Тере Аллаһы кулына эләгү – коточкыч эш!

32Аллаһы яктылыгы сезне яңа гына яктыртканнан соң булып үткән көннәрне исегезгә төшерегез. Ул чагында сез газапларга каршы көрәштә бирешмәдегез. 33Кайвакыт сезне бар халык алдында мәсхәрәләделәр, эзәрлекләделәр, кайвакыт сез боларны үз башыннан кичергән кешеләр белән иңгә иң басып тордыгыз. 34Тоткынлыктагы кешеләр белән бергә кайгырдыгыз, милкегездән мәхрүм иткәндә, сез сөендегез дә, чөнки үзегезнең әйбәтрәк, мәңгелек байлыгыгыз барын белә идегез. 35Шуңа күрә кыю булудан туктамагыз, моның әҗере зур булачак. 36Аллаһы ихтыярын үтәп, Ул вәгъдә иткәнне алу өчен, сезгә чыдамлык кирәк. 37Изге язмада язылганча,

«Инде күп калмады,
киләсе Зат киләчәк,
Ул тоткарланмас.
38Тәкъва кешемне иманы яшәтәчәк,
ләкин әгәр чигенсә,
ул Миңа яраклы булмаячак»
Карагыз: «Хабаккук», 2:3-4.
.

39Ләкин без чигенеп, һәлак булучылардан түгел, без иман итәбез һәм коткарылачакбыз.

Copyright information for TatIBT15