‏ Hebrews 11

Иман

1Иман ул – өметләнеп көткәннәребезнең тормышка ашуына ышаныч, күренмәгән нәрсәләрнең булуы турында раслау. 2Ата-бабаларыбыз шундый иман аркасында Аллаһыдан хуплау алган. 3Галәмнең Аллаһы сүзе белән булдырылганын һәм күзгә күренүче нәрсәнең күзгә күренми торган нәрсәдән барлыкка килгәнен без иман аркылы аңлыйбыз.

4Һабил Аллаһыга иман белән Кабилнекенә караганда яхшырак корбан китергән. Иманы өчен Аллаһы корбаннарын хуплаган һәм аны хак кеше дип раслаган
Карагыз: «Яратылыш», 4:2-5.
. Иманы аркылы Һабил, үзе исән булмаса да, әле һаман сөйли.
5Иман аркасында Ханох, үлемне кичермичә, бу дөньядан алынган. Аны бер җирдән дә таба алмаганнар, чөнки Аллаһы аны Үз янына алган булган. Аның турында, ул дөньядан алынганчы, Аллаһыга ярый алган, дип әйтелә Изге язмада
Карагыз: «Яратылыш», 5:24.
.
6Иманнан башка Аллаһыга ярап булмый бит, чөнки Аңа килүче һәркем Аның барлыгына һәм Аны ихластан эзләгән кешеләргә әҗерен бирми калмаячагына инанырга тиеш. 7Әле күрергә мөмкин булмаган нәрсәләр турында Аллаһыдан кисәтү алган Нух, иман аркасында Аңа буйсынып, гаиләсен коткару өчен, көймә төзегән
Карагыз: «Яратылыш», 6:13-22.
. Аның иманы дөньяны хөкем иткән, һәм ул иман белән килә торган хаклык варисы булган.

8Ибраһим, Аллаһы чакыруына иман аркылы буйсынып, үзенең кая барганын белмәсә дә, киләчәктә мирас итеп алырга вәгъдәләнгән җиргә киткән
Карагыз: «Яратылыш», 12:1.
.
9Ул иманы аркасында вәгъдә ителгән илгә күчеп килеп, чатырда килмешәк булып яшәгән. Аның кебек Исхак белән Ягъкуб та чатырларда яшәгән, алар да аның белән бергә Аллаһы вәгъдә иткәнне алырга тиеш булган. 10Ул рәссамы вә төзүчесе Аллаһы булган, нык нигезле шәһәрне көтеп торган бит.

11Иманы аркасында, Сара үзе дә, инде карт булса да, балага уза алган
Карагыз: «Яратылыш», 21:1-2.
, чөнки ул үзенә вәгъдә биргән Аллаһыны ышанычлы дип исәпләгән
Грек теленнән бу аятьне «Иманы аркасында Ибраһим, инде үзе карт, хатыны Сара бала тудыруга сәләтсез булса да, әти кеше була алган, чөнки ул үзенә вәгъдә биргән Аллаһыны ышанычлы дип исәпләгән» дип тә аңларга мөмкин.
.
12Шулай итеп, тәне инде картайган бер кешедән күктәге йолдызлардай күп санлы вә диңгез ярындагы исәпсез-хисапсыз ком бөртекләредәй токым килеп чыккан.

13Барлык бу кешеләр иманнарын саклап үлгәннәр. Алар үзләренә вәгъдә ителгәннәрне, кабул итмичә, ерактан гына күргәннәр һәм сәламләгәннәр, бу дөньяда үзләренең килмешәк вә юлчылар гына икәнлекләрен таныганнар. 14Болай дип әйтүче кешеләр үзләренең чын ватаннарын эзләүләрен күрсәтәләр. 15Үзләре калдырып киткән ил турында уйлаган булсалар, анда кире кайту мөмкинлеге дә булган булыр иде. 16Юк, алар әйбәтрәк илгә – күктәге илгә омтылганнар, шуңа күрә Аллаһы Үзен аларның Алласы дип аталудан оялмый, Ул бит алар өчен шәһәр әзерләп куйган.

17 18Аллаһы тарафыннан сыналганда, Ибраһим иманы аркасында Исхакны корбан буларак тәкъдим иткән
Карагыз: «Яратылыш», 22:1-14.
. Аңа вәгъдә бирелеп: «Синең нәселең Исхак аркылы дип саналыр»
Карагыз: «Яратылыш», 21:12.
, – дип әйтелгән булса да, ул үзенең бердәнбер углын корбан итәргә әзер булган.
19Ибраһим Аллаһының үледән терелтә алуына исәп тоткан, һәм Исхак, үлемнән кире кайтарылгандай, әтисенә кайтарып бирелгән.

20Киләчәккә иман белән караучы Исхак Ягъкуб белән Эсауга киләчәкләренә кагылышлы фатихасын биргән. 21Иман аркылы Ягъкуб үләр алдыннан Йосыфның ике углына да фатиха биргән һәм, таягына таянган килеш, Аллаһыга табынып баш игән
Карагыз: «Яратылыш», 48:15-16, 20.
.
22Иман аркылы Йосыф гомеренең ахырында Исраил халкының Мисырдан чыгачагы турында сөйләгән һәм үз сөякләрен нәрсә эшләтергә икәнен әйткән
Карагыз: «Яратылыш», 50:24-25.
.

23Иман аркылы ата-анасы, Муса туганнан соң, өч ай буена аны яшереп саклаганнар, чөнки аның бик матур бала булуын күргәннәр, аларны патша фәрманы куркытмаган
Карагыз: «Чыгыш», 2:2.
.
24Иман аркылы Муса, үсеп җиткәч, фиргавен кызының углы дип йөртелүдән ваз кичкән
Карагыз: «Чыгыш», 2:10-15.
.
25Гөнаһтан кыска вакытлы ләззәт алуга караганда, Аллаһы халкы белән бергә газаплар кичерүне мәгъкульрәк күргән. 26Ул булачак әҗерне карап торган, шуңа күрә Мәсих хакына хурлык кичерүне Мисыр хәзинәләреннән кадерлерәк байлык дип исәпләгән. 27Иман аркылы Муса, патшаның ачуыннан курыкмыйча, Мисырдан чыгып киткән
Карагыз: «Чыгыш», 12:31-41.
. Гүя күренмәс Аллаһыны күргәндәй, ул түзгән.
28Иман аркылы ул, беренче булып туганнарны һәлак итүче фәрештә Исраил халкының балаларына кагылмасын өчен, ишекләргә кан сибәргә кушкан һәм Котылу бәйрәмен гамәлгә керткән
Карагыз: «Чыгыш», 12:21-23.
.
29Иман аркылы Исраил халкы Кызыл диңгезне коры җирдән баргандай атлап чыккан, ә мисырлылар, шуны ук эшләп карагач, һәммәсе дә батып үлгән
Карагыз: «Чыгыш», 14:28-29.
.

30Иман аркылы Исраил кешеләре Әрихә шәһәрен тышкы яктан җиде көн рәттән әйләнеп чыккач, шәһәрне әйләндереп алган диварлар ишелеп төшкән
Карагыз: «Ешуа», 6:19.
.
31Иман аркылы бозык хатын Рәхәб, Исраил шымчыларын дус дип кабул иткәнгә күрә, Аллаһыны тыңламаучылар белән бергә үлмичә котылып калган
Карагыз: «Ешуа», 6:21-24.
.

32Шуннан да артыгын сөйләп торырга кирәкме икән? Гидеон, Барак, Шимшон, Ифтах, Давыт, Шемуил вә пәйгамбәрләр турында сөйләп торырга вакытым җитмәс иде. 33Алар иман белән патшалыкларны буйсындырганнар, гаделлек урнаштырганнар, вәгъдә ителгәннәрне алганнар. Арысланнарның авызларын япканнар, 34ярсулы утны сүндергәннәр, кылычтан котылып калганнар. Аларның көчсезлеге көчкә әйләнгән, сугышта алар куәтле булганнар һәм чит ил гаскәрләрен качарга мәҗбүр иткәннәр. 35Кайбер хатыннарга үлгән якыннары терелеп кире кайткан. Башкалары үзләренә тәкъдим ителгән иректән баш тартып, яхшырак тормышка терелеп тору өчен җәзаланганнар. 36Кайберәүләрне мыскыл иткәннәр, камчы белән кыйнаганнар, кайберләренә хәтта богау кигезелгән, зинданнарга ябылган. 37Аларны ташлар атып үтергәннәр, гәүдәләрен пычкы белән урталай кискәннәр, кылычтан үткәргәннәр. Алар сарык вә кәҗә тиреләренә төренеп йөргәннәр, башлары мохтаҗлыктан чыкмаган, аларны эзәрлекләгәннәр, кыйнаганнар. 38Дөнья бу затларга лаек булмаган. Алар чүлләрдә, тауларда, мәгарәләрдә, упкыннарда каңгырып йөргән.

39Аларның һәммәсенә дә иманнары өчен югары бәя бирелгән, ләкин җирдә яшәгәндә, берсе дә үзләренә вәгъдә ителгәнне алмаган. 40Бу кешеләр бары тик безнең белән генә камиллеккә ирешсен дип, Аллаһы безнең өчен әйбәтрәк бер нәрсә әзерләп куйган иде.

Copyright information for TatIBT15