Hebrews 12
Гайсәдән күзебезне алмыйк
1Тирә-ягыбызда шаһитлар шулкадәр күп, шуңа күрә, әйдәгез, юлыбызда торган бар киртәне, безне җиңел генә алдап йөртүче гөнаһларны алып ташлыйк һәм алдыбыздагы ярыш юлын чыдамлык белән йөгереп үтик. 2Гайсәдән – иманны Барлыкка китерүче вә Камилләштерүчедән – күзебезне һәрдаим алмый торыйк. Үзен киләчәктә көткән шатлык хакына хачка кадаклану хурлыгына игътибар итмичә, Ул хачта үлүне кичерде, хәзер менә Аллаһы тәхетенең уң ягында утыра. 3Гөнаһлылар тарафыннан шундый каршылыкны кичергән Гайсә турында уйлагыз. Бу – күңелегезне төшермәс һәм туктап калмас өчен ярдәм итәр. 4Сезнең әле гөнаһка каршы көрәштә кан түккәнче каршылык күрсәткәнегез булмады. 5Ата кеше үз балаларына эндәшкән сыман, сезгә: «Углым, Раббың тәрбияләгәнгә гамьсез карама,гаебеңне күрсәткәндә, күңелеңне төшермә.
6Раббы Үзе яраткан кешеләрне тәрбияли
һәм углы итеп кабул иткән һәр кешегә җәза бирә» ▼
▼ Карагыз: «Гыйбрәтле сүзләр», 3:11-12.
, –дип әйтелгән дәртләндерү сүзләрен оныткансыз. 7Газап чигүегез тәрбияләнүгә алып килә. Бу – Аллаһы сезгә Үз балалары итеп карый дигән сүз. Атасы тәрбия бирмәгән бала бармыни? 8Әгәр дә һәркем үтәргә тиешле тәрбияне үтмисез икән, димәк, сез – чын угыллар түгел, ә җилдән туган балалар. 9Моннан тыш һәммәбезнең дә җирдә тәрбия биргән аталарыбыз булып, аларны ихтирам итә идек. Ә рухларыбызның Атасына без тагын да ныграк буйсынырга тиеш түгелмени? Бу безгә яшәү бирә бит! 10Аталарыбыз безне берникадәр вакыт дәвамында үзләре иң яхшы дип тапкан чаралар белән тәрбияләделәр, ләкин Аллаһы, Үз изгелегенә катнаша алсыннар дип, безнең мәнфәгатьне кайгыртып тәрбияли. 11Һәр тәрбия үз вакытында шатлык булып тоелмый, ә күңелсезлек китерүче булып күренә. Ләкин соңрак тәрбия узган кешеләргә ул уңыш китерә: имин вә Аллаһыга мәгъкуль тормыш бирә. 12Шуңа күрә хәлсез кулларыгызны, көчсез тезләрегезне ныгытыгыз. 13Аксаучы аяк тәмам имгәнмәсен, киресенчә, савыксын өчен, туры юлдан йөрегез.
Какшамас патшалык
14Барлык кешеләр белән тынычлыкта яшәргә һәм изге булырга омтылыгыз, изге булып яшәмәгән кеше Раббыны күрмәячәк. 15Карагыз аны, беркем дә Аллаһының мәрхәмәтеннән мәхрүм калмасын, ачы тамырлы шытым үсеп чыккан сыман, беркем дә сезгә зыян китерерлек булмасын һәм күпләрне нәҗесләмәсен. 16Карагыз аны, беркем дә җенси йөгәнсезлеккә бирелмәсен, бер ашарлык аш өчен, олы угыл хокукларын саткан Эсау кебек, әхлаксыз тормыш белән яшәмәсен ▼▼ Карагыз: «Яратылыш», 25:29-34.
. 17Белгәнегезчә, соңыннан Эсау фатиха алырга теләгән, ләкин кире кагылган. Бу хакта күз яшьләре белән сораса да, булган хәлне берничек тә үзгәртә алмаган. 18Сез кагылырга мөмкин булган, дөрләп янган Синай тавына, караңгылыкка да, давылга да килмәдегез. 19Быргы тавышына да, сөйләп торучының тавышына да килмәдегез. Сөйләүче шундый сүзләр әйткән, сүзләрен ишеткәннәр башка сөйләмәвен үтенгәннәр. 20Алар: «Бу тауга хәтта хайван кагылса да, аны ташлар атып үтерергә тиешле» ▼▼ Карагыз: «Чыгыш», 19:12-13.
дигән боеру сүзләренә түзә алмаганнар. 21Бу күренеш шундый куркыныч булган ки, хәтта Муса да: «Мин куркуымнан тетрәнәм» ▼▼ Карагыз: «Канун», 9:19.
, – дигән. 22Юк! Сез Сион тавына, күктәге Иерусалимгә – тере Аллаһы шәһәренә килдегез! Шатлыклы тантанага җыелган меңләгән фәрештәләр янына килдегез. 23Сез исемнәре күккә язып куелган беренче туганнар җыенына килдегез. Сез Аллаһыга, бар кешене Хөкем кылучы янына, камилләштерелгән тәкъва кешеләрнең рухлары янына килдегез. 24Сез яңа килешүне Урнаштыручы Гайсә хозурына һәм Һабил каныннан яхшырак нәрсәләрне сөйләүче сибелгән каны ▼▼ Карагыз: 9:13-14; «Яратылыш», 4:10.
янына килдегез. 25Карагыз аны, үзегезгә Сөйләүчене кире какмагыз. Җирдә сөйләгән чагында кешеләр Аны тыңлаудан баш тартканнары өчен җәзасыз калмаган икән, күкләрдән кисәткәндә, Аңардан баш тартсак, без тагын да зуррак җәзага дучар булачакбыз. 26Ул чагында Аның тавышы җирне дер селкеткән, Ул хәзер: «Мин җирне тагын бер тапкыр тетрәтермен, җирне генә түгел, күкне дә» ▼▼ Карагыз: «Хәггәй», 2:6.
, – дип вәгъдә итә. 27«Тагын бер тапкыр» дигән сүзләр шуны белдерә: селкетеп булмый торган нәрсәләр генә калсын өчен, селкетеп була торган, ягъни, бар ителгән һәр нәрсә урыныннан күчерелер. 28Безгә какшамас патшалык бирелә, шуңа күрә, әйдәгез, рәхмәтле булыйк һәм Аллаһыга мәгъкуль рәвештә тирән ихтирам белән, куркынып, Аңа табыныйк, 29чөнки безнең Аллабыз – яндырып юк итә торган ут.
Copyright information for
TatIBT15