Hebrews 13
Аллаһыга ошаган тормыш
1Бер-берегезне туганнарча яратудан туктамагыз. 2Кунакчыллык күрсәтергә онытмагыз. Шулай эшләп, кайберәүләр, үзләре дә белмичә, фәрештәләрне кунак иткәннәр. 3Төрмәдәге кешеләрне, алар белән үзегез дә тоткынлыкта булгандай, исегездә тотыгыз. Рәхимсез мөгамәләгә түзгәннәрне, үзегезнең тәнегез дә авыртуны тойгандай, исегездә тотыгыз. 4Никахны һәрьяклап югары бәяләгез, никахыгыз чиста булырга тиеш, чөнки азгыннар һәм хыянәтчеләрне Аллаһы хөкем итәчәк. 5Байлык яратмагыз, булганына канәгать булып яшәгез, чөнки Аллаһы: «Сине беркайчан да калдырмам, беркайчан да ташламам» ▼▼ Карагыз: «Канун», 31:6, 8.
, – дигән. 6Шуңа күрә без ышаныч белән: «Раббы – минем химаячем ▼▼ Химаяче – «Ярдәмче» мәгънәсендә.
!Нәрсәдән куркырга миңа?!
Адәм заты миңа ни кыла алсын?!» ▼
▼ Карагыз: «Зәбур», 117:6-7.
–дип әйтә алабыз.
Аллаһыга яраклы корбаннар
7Сезгә Аллаһы сүзен җиткергән җитәкчеләрегезне исегездә тотыгыз, яшәешләренең нәтиҗәләре турында уйлап, иманнарын үрнәк итеп, аларга иярегез. 8Гайсә Мәсих кичә дә, бүген дә һәм мәңгегә бер үк. 9Һәртөрле чит-ят тәгълиматлар сезне туры юлдан читкә алып китмәсен. Ризык ашау турындагы кагыйдәләрне тотып түгел, ә Аллаһының мәрхәмәте белән йөрәкләрегезне ныгыту яхшы. Мондый кагыйдәләр аларны үтәүчеләргә файда китермәгән бит. 10Безнең мәзбәхебез бар, Изге чатырдагы хезмәтчеләрнең андагы корбанны ашарга хакы юк. 11Олуг рухани хайван канын Иң изге бүлмәгә гөнаһлар бәрабәренә корбан китерергә алып керә, ә хайван түшкәләре исраилиләрнең вакытлы торак урынының тышкы ягында яндырыла ▼▼ Карагыз: «Левиләр», 4:11-12; 6:30; 16:27.
. 12Шуның аркасында Гайсә дә, халыкны Үзенең каны белән изгеләндерер өчен, шәһәр капкасының тышкы ягында газап чикте. 13Шуңа күрә, әйдәгез, Ул кичергән хурлыкны кичереп, вакытлы торак урынының тышкы ягына Аның янына чыгыйк, 14чөнки биредә, җирдә, даими тора торган шәһәребез юк, без буласы шәһәрне көтәбез. 15Шуңа күрә Гайсә аркылы Аллаһыга данлау корбанын даими китерик, димәк, Аның исемен телебез белән мактыйк. 16Кешеләргә игелек эшләргә, үзегездә булганны башкалар белән бүлешергә онытмагыз: шундыйлар – Аллаһыга хуш килә торган корбаннар. 17Җитәкчеләрегезне тыңлагыз һәм аларга буйсыныгыз. Алар, хисап бирергә тиешле кешеләр буларак, җаннарыгыз турында кайгыртып торалар. Аларны тыңласагыз, шатланып эшләрләр, тыңламасагыз, авыр сулап эшләрләр, болар сезнең өчен файдалы булмас. 18Безнең өчен дога кылыгыз. Намусыбызның чиста булуына ышанабыз, чөнки бар нәрсәдә дөрес гамәл кылырга телибез. 19Мин сездән, Аллаһы үземне яныгызга тизрәк кайтарсын иде, дип дога кылуыгызны аеруча үтенәм. Дога һәм сәламләү сүзләре
20Мәңгелек килешүне раслаучы кан аркасында Хакимебез Гайсәне, сарыкларның бөек Көтүчесен, тынычлык Алласы үледән терелтте. 21Үзенең ихтыярын үтәү өчен, Аллаһы сезне һәр яхшы нәрсә белән тәэмин итсен, һәм Гайсә Мәсих аша бездә Үзенә мәгъкуль булганны эшләсен. Мәсихкә мәңгегә дан. Амин. 22Имандашларым, мин кыска гына хат яздым. Хатымдагы үгет-нәсыйхәтләремә түземлелек белән колак салуыгызны үтенеп сорыйм. 23Имандашыбыз Тимутәйнең азат ителгәнен сезгә белдерергә телим. Ул тиздән яныма килсә, сезне аның белән бергә күрермен. 24Барлык башлыкларыгызга һәм Аллаһының барлык изгеләренә сәлам. Италиядән булган имандашларыбыз сезгә сәлам юллый. 25Барыгызга да Аллаһының мәрхәмәте булсын.
Copyright information for
TatIBT15