‏ Hebrews 2

Бөек коткарылу

1Шуңа күрә, туры юлдан читкә чыкмас өчен, ишеткәннәребезгә аеруча игътибарлы булырга тиешбез. 2Фәрештәләр аша җиткерелгән сүз гамәлдә булып, һәртөрле җинаять вә тыңлаусызлык тиешле җәзасын алган икән, 3шундый бөек коткарылу белән исәпләшмәсәк, җәзадан без ничек котылып калырбыз соң? Хакимебез Гайсә бу хакта кешеләргә беренче булып Үзе җиткерде, моны исә безгә Хаким әйткәнне ишеткән кешеләр исбат иттеләр. 4Аллаһы Үзе дә моны, галәмәтләр, могҗизалар вә төрле кодрәтле гамәлләр кылып, Изге Рухтан килгән бүләкләрне Үз ихтыяры белән бүлеп биреп исбатлады.

Кешеләрне котылуга алып баручы Гайсә

5Аллаһы без хәзер сөйли торган киләчәк дөньяны фәрештәләр кулына буйсындырмады. 6Әмма кемдер Изге язманың кайсыдыр бер урынында шаһитлык иткән:

«Син шулай игътибар күрсәткән инсан кем ул?!
Син шулай кайгырткан адәм баласы кем?!
7Син аны беркадәр вакытка фәрештәләрдән түбәнрәк куйдың,
Син аның башына дан вә кадер-хөрмәт таҗын кидердең,
8бар нәрсәне аягы астына салып буйсындырдың»
Карагыз: «Зәбур», 8:5-7.
.

Бар нәрсәне кешегә буйсындыргач, аңа буйсындырылмаган бернәрсәне дә калдырмады. Ләкин әле без һәммә нәрсәнең аңа буйсынганын күрмибез.
9Әмма без Гайсәне күреп торабыз. Ул берникадәр вакытка фәрештәләрдән түбәнрәк куелган иде, ләкин газап чигеп үлгәнгә күрә, Аңа дан вә кадер-хөрмәт таҗы кидерелде. Аллаһының мәрхәмәте аркасында Гайсә һәр кеше өчен үлем татырга тиеш иде бит.

10Һәммә нәрсә Аллаһы өчен яши һәм барысы да Аның аша бар ителгән. Үзенә иярүче күпләгән кешене данга илткән чагында, котылуларына нигез салучы Гайсәне газаплар аша камиллеккә ирештерүе урынлы булды. 11Кешеләрне изге итүче Гайсә һәм Ул изге иткән кешеләр – һәммәсе дә бер үк Атадан. Менә ни өчен Гайсә аларны туганнарым дип атаудан тартынмый. 12Ул:

«Шулчак исем шәрифләреңне кардәшләремә сөйләрмен,
җыенда Сиңа дан җырлармын»
Карагыз: «Зәбур», 21:23.
, –

ди.
13Ул тагын:

«Мин Раббыга ышаныч баглыйм»
Карагыз: «Ишагыйя», 8:17.
, –

ди. Ул шулай ук:

«Менә Мин Үзем
һәм Миңа Аллаһы биргән балалар»
Карагыз: «Ишагыйя», 8:18.
, – ди.

14 15Бу балаларның каны вә тәне бар, шуңа күрә Гайсә Үзе дә кешеләр кебек булды. Ул моны үлемгә баш булган иблиснең хакимлеген Үз үлеме белән юк итү, гомере буена үлемнән куркып, кол булып яшәгән кешеләрне азат итү өчен эшләде. 16Ул, әлбәттә, фәрештәләргә түгел, ә Ибраһим токымына ярдәм итә бит. 17Шуңа күрә, Үзен корбан итеп, халыкның гөнаһларын йолып алу максаты белән Аллаһыга хезмәт итүдә рәхим-шәфкатьле вә тугрылыклы Олуг Рухани булыр өчен, Гайсә бар нәрсәдә Үзенең туганнарына охшарга тиеш булды. 18Ул Үзе дә, вәсвәсәләндереп газап чиккәнгә күрә, вәсвәсәгә дучар булганнарга ярдәм итә ала.

Copyright information for TatIBT15