‏ Hebrews 3

Гайсә Мусадан өлкән

1Изге имандашлар, сез дә күкләр тарафыннан чакырылгансыз, шуңа күрә Гайсә – тоткан иманыбызның Рәсүле һәм Олуг Рухание турында җентекләп уйлагыз. 2Муса Аллаһы йортындагы эшләрдә тугры булган кебек үк, Гайсә дә Үзен сайлап куйган Аллаһыга тугры булды. 3Йорт төзүчегә йортның үзенә караганда күбрәк хөрмәт күрсәтелгәндәй, Гайсә Мусага караганда олырак хөрмәткә лаек дип саналды. 4Әлбәттә, һәрбер йортны кем дә булса берәү сала, ә һәммә нәрсәне Аллаһы бар кылган. 5Муса, чыннан да, Аллаһы йортындагы барлык эшләрдә тугры хезмәтче иде һәм моның белән Аллаһы киләчәктә әйтәчәк нәрсәләргә шаһит булды. 6Мәсих исә, Угыл буларак, Аллаһы йорты белән тугрылыклы идарә итә. Ә Аның йорты – без, тик кыюлыкны вә өметкә ышанычыбызны ахырга кадәр сакларга кирәк.

Ышанмаучылыкны кисәтү

7Шулай икән, Изге Рух әйткәнчә,

«Бүген Аллаһының тавышын ишетәсез икән,
8чүлдә булган сынау көнендә Аллаһыга каршы чыккан вакыттагы кебек,
каты күңелле булмагыз,
9кырык ел буена эшләгән эш-гамәлләремне күрә торып,
анда ата-бабаларыгыз Мине сынадылар.
10Шуңа күрә бу буын кешеләренә ачуым чыкты
һәм: „Болар – күңелләре адашкан халык,
Минем хак юлымны белмиләр“, – дидем.
11Шуның өчен, ачуым чыгып:
„Алар беркайчан да
тыныч-имин урыныма кермәячәк“, – дип ант иттем»
Карагыз: «Зәбур», 94:7-11.
.

12Сак булыгыз, имандашлар, берегездә дә тере Аллаһыдан баш тартырлык, явыз, ышанмый торган йөрәк булмасын. 13Киресенчә, «бүген» дигән сүз әле гамәлдә булганда, берегез дә гөнаһка алданып киреләнмәсен өчен, бер-берегезне һәр көнне дәртләндереп торыгыз. 14Без – Мәсихнеке булганны Аның Үзе белән уртаклашучылар, тик безгә ахырга кадәр баштагы ышанычыбызда нык торырга кирәк. 15Изге язмада әйтелгәнчә:

«Бүген Аллаһының тавышын ишетәсез икән,
Аллаһыга каршы чыккан вакыттагы кебек, каты күңелле булмагыз».

16Аллаһы тавышын ишетеп, Аңа каршы баш күтәргән кешеләр кемнәр иде соң? Муса Мисырдан алып чыкканнарның һәммәсе түгел идемени алар? 17Аллаһы кырык ел буена кемгә ачулы булды соң? Гөнаһ кылып, чүлдә мәет булып калганнарга түгелме? 18Алар тыныч-имин урыныма беркайчан да кермәячәк, дип кем турында ант итте соң Аллаһы? Сүз тыңламаганнар хакында түгелмени? 19Шулай итеп, ышанмаулары өчен, Аллаһының тыныч-имин урынына аларның керә алмаганын күрәбез.

Copyright information for TatIBT15