Hebrews 4
Аллаһы халкы өчен тыныч-имин урын
1Шулай итеп, Аллаһының тыныч-имин урынына керә алуыбыз хакындагы вәгъдәсе әле үз көчендә калганга күрә, берәребез анда керүдән мәхрүм калмасын өчен, сак булыйк. 2Шул кешеләргә җиткерелгәндәй, Яхшы хәбәр безгә дә җиткерелде, ләкин алар ул хәбәрне ишетсәләр дә, файдасы булмады, чөнки алар ул хәбәрне тыңлап кабул иткәннәрнең ышануын уртаклашмадылар. 3Без исә, ышануыбыз аркасында, Аллаһының тыныч-имин урынына керәбез. Аллаһы: «Ачуым чыгып, ант иттем:алар беркайчан да тыныч-имин урыныма кермәячәк», –
диде бит. Гәрчә, дөнья яратылган вакытта ук Аның эшләре инде тәмамланган булса да, Ул шулай дип әйтте. 4Бер урында атнаның җиденче көне турында болай дип язылган бит: «Җиденче көнне Аллаһы Үзенең барлык эшләреннән ял итте ▼
▼ …ял итте. – Грек телендәге төп нөсхәдә «ял» һәм «тыныч-имин урын» сүзләре бер берәмлек белән белдерелгән. Бишенче аятьне карагыз. (Карагыз: «Яратылыш», 2:2.)
». 5Шунда ук тагын: «Бу кешеләр беркайчан да Минем тыныч-имин урыныма кермәячәк», дип әйтелгән. 6Яхшы хәбәрне элегрәк ишеткән кешеләр, тыңлаусызлыклары өчен, Аллаһының тыныч-имин урынына керә алмаганнар. Ләкин кайберәүләр анда керәчәк, шуңа күрә 7Аллаһы «бүгенге көн» дип аталган яңа бер көнне билгеләде. Күп еллар узганнан соң, бу хакта Ул Давыт аша белдерде, инде әйтелгәнчә: «Бүген Аллаһының тавышын ишетәсез икән,каты күңелле булмагыз».
8Ешуа халыкны тыныч-имин урынга китергән булса, Аллаһы бүгеннән соң булачак бүтән көн турында әйтмәс иде. 9Алай булгач, Аллаһы халкы өчен шимбә көнге ялга охшаган тагын бер ял бар әле алда. 10Аллаһының тыныч-имин урынына кергән кеше, Аллаһы Үзенең эшләреннән ял иткәндәй, ял итәчәк. 11Шуңа күрә, Аның тыныч-имин урынына керү өчен, бар көчебезне куйыйк, тыңлаусызлар үрнәгенә ияргән өчен, беркем дә аннан мәхрүм калмасын. 12Аллаһының сүзе тере вә куәтле. Ул ике ягы да үткен теләсә кайсы кылычтан да үткенрәк. Ул эчебезгә шулкадәр тирән үтеп керә ки, җанны рухтан, буыннарны сөяк җелегеннән аера. Ул йөрәгебездәге фикерләребезне һәм ниятләребезне хөкем итә. 13Яратылганнар арасында Аллаһының күзеннән кача алырлык бернинди җан иясе юк, Аның алдында бар нәрсә ачык һәм ничек булса, шулай күренә. Без Аңа хисап бирергә тиешбез.
Гайсә – Олуг Руханиларның иң бөеге
14Күкләр аша узган бөек Олуг Руханиебыз – Аллаһы Углы Гайсә бар, шуңа күрә үзебез тоткан иманга тугры булып калыйк. 15Олуг Руханиебыз җитешмәгән якларыбызны аңламаучы, безгә теләктәшлек итә белмәүче Зат түгел, чөнки Ул безнең кебек үк һәр яклап сыналды, тик һич кенә дә гөнаһ кылмады. 16Шулай итеп, ярдәм кирәк булганда шәфкать алу һәм мәрхәмәт табу өчен, кыю рәвештә мәрхәмәт тәхете янына барыйк.
Copyright information for
TatIBT15