‏ Hebrews 5

1Һәр олуг рухани, кешеләр арасыннан сайланып, Аллаһыга халык вәкиле буларак хезмәт итү өчен куела. Ул кешеләрнең гөнаһлары өчен Аллаһыга бүләк вә корбаннар китерергә тиеш. 2Андый олуг рухани белмәүчеләрне дә, туры юлдан тайпылучыларны да аңлый ала, чөнки ул үзе дә көчсез бер бәндә генәдер. 3Шуңа күрә ул үз гөнаһлары өчен дә, халык гөнаһлары өчен дә корбан китерергә тиеш.

4Мондый хөрмәтле бурычны кеше үз өстенә үзе йөкли алмый. Ул, үз вакытында Һарун чакырылган кебек
Карагыз: «Чыгыш», 28:1.
, бу хезмәткә Аллаһы тарафыннан сайлап куела.
5Шулай итеп, Олуг Рухани булу хөрмәтен Мәсих тә Үз өстенә Үзе алмады, киресенчә, аны:

«Син – Минем Углым,
бүген Мин Синең Атаң булдым», –

дип әйткән Аллаһы бирде.
6Аннары тагын Изге язмадагы икенче бер урында Аллаһы:

«Мәлик-Садыйк нинди рухани булса,
Син дә мәңгегә шундый Рухани буласың»
Карагыз: «Зәбур», 109:4.
, – диде.

7Җирдә яшәгән чагында Гайсә, күз яшьләре белән кычкырып елап, Үзен үлемнән коткара алачак Аллаһыга дога кылды һәм ялварды, Аллаһы ихтыярына тирән ихтирам белән буйсынганга, Аның ялваруы Аллаһыга барып иреште. 8Аллаһы Углы булса да, Ул Үз газаплары аша тыңлаучан булырга өйрәнде һәм, 9камиллеккә ирешкәннән соң, Үзенә тыңлаучан булган һәркем өчен мәңгелек котылу чыганагы булды. 10Ул, Мәлик-Садыйк нинди олуг рухани булса, Аллаһы тарафыннан шундый Олуг Рухани итеп билгеләнде.

Дөрес юлдан читкә тайпылу турында кисәтү

11Бу хакта без сезгә күп сөйли алган булыр идек, ләкин аңлатуы кыен, чөнки сез сөйләгәнне бик авыр аңлый башладыгыз. 12Узган вакытка карасак, сез инде үзегез өйрәтүче булырга тиеш идегез, ләкин әлегә сезнең үзегезне Аллаһы тәгълиматының иң беренче дәресләренә өйрәтергә кирәк. Сезгә каты азык түгел, сөт кирәк. 13Сөт белән туенучы кеше хак белән ялган арасындагы аерманы сизә алмый, чөнки ул сабый булып кала бирә. 14Каты азык исә өлкәннәр өчен: алар тормыш тәҗрибәсе аша үз хисләрен буйсындырганнар һәм яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәнгәннәр.

Copyright information for TatIBT15