Hebrews 6
1– 2Шуңа күрә, Мәсих тәгълиматының иң башлангыч өлешен калдырып, камилрәгенә күчик. Үлемгә китерүче эшләрдән тәүбә итүгә, Аллаһыга инануга, шулай ук суга чумдыру йолалары, кулларны кую, үлеләрнең терелүе вә мәңгелек хөкем турындагы тәгълиматка янә нигез сала башламыйк инде. 3Аллаһы рөхсәт итсә, без алга таба китик. 4Инде бер мәртәбә Аллаһы яктылыгы белән нурландырылган, күк бүләгенең тәмен татыган, Изге Рухта катнашкан, 5Аллаһының яхшы сүзен вә киләчәк дөнья көчләренең тәэсирен татыган, 6ә аннары дөрес юлдан читкә тайпылган кешеләрне яңадан тәүбәгә китерергә мөмкин түгел, чөнки Аллаһы Углын алар үзләре яңадан хачка кадаклыйлар, Аны халык алдында мәсхәрәлиләр. 7Яңгыр еш сугарган җир, дымны үзенә сеңдереп, җирне эшкәрткән кешегә файдалы уңыш бирсә, Аллаһының фатихасын ала. 8Ләкин әгәр бу җирдә күгән вә чәнечкеле куаклар үсә торган булса, аның бернинди дә файдасы юк. Аңа каргыш яный, ахыр килеп, ул җирне яндырырлар. 9Ләкин, газиз дусларым, шулай дип әйтсәк тә инде, сезнең хәлегез әйбәтрәк һәм ул сезне коткарылуга илтә дип ышанабыз. 10Аллаһы гаделсез түгел. Изгеләренә хезмәт иткәнсез һәм бу эшне хәзер дә дәвам итәсез. Ул Үзенә булган мәхәббәтне шуның белән күрсәтүегезне һәм эшләрегезне онытмаячак. 11Без һәрберегезнең ахырга кадәр, өметегез тулысынча тормышка ашканчы, шундый ук тырышлык куюын телибез. 12Ялкау булмагыз, иманлы вә түземле булулары белән вәгъдә ителгәнне алучы кешеләр үрнәгенә иярегез.Аллаһының ышанычлы вәгъдәсе
13Аллаһы, Ибраһимга вәгъдә биргәндә, ант итәрлек Үзеннән өстенрәк һичкем булмаганлыктан, Үз-Үзе белән ант итә. 14Ул: «Мин сиңа фатиха өстенә фатиха бирәчәкмен, токымыңны ишәйткәннән-ишәйтәчәкмен», – ди ▼▼ Карагыз: «Яратылыш», 22:16-17.
. 15Ибраһим исә, сабырлык белән көткәннән соң, вәгъдә ителгәнне ала. 16Кешеләр үзләреннән өстенрәк зат белән ант итәләр, ул ант әйтелгәнне раслый һәм һәртөрле бәхәсләргә чик куя. 17Шулай ук Аллаһы да, вәгъдә ителгәнне алачак кешеләргә ниятенең үзгәрешсез булуын тагын да ачыграк итеп күрсәтергә теләгәндә, аны ант белән раслады. 18Аллаһы ялган сөйләми, ике нәрсә – Аның биргән вәгъдәсе һәм анты – һичкайчан үзгәрми. Алар безне, Аллаһыга сыенганнарны, киләчәктә көткән өметкә нык таянырга дәртләндерә. 19Бу өмет җаныбызның ышанычлы вә ныклы якоре булып, пәрдә артындагы Иң изге бүлмәгә керә. 20Гайсә безнең хакка анда бездән алдан кереп, Мәлик-Садыйк нинди олуг рухани булса, Гайсә дә мәңгегә шундый Олуг Рухани булды.
Copyright information for
TatIBT15