Hebrews 7
Рухани Мәлик-Садыйк
1Бу Мәлик-Садыйк – Шалим патшасы һәм Аллаһы Тәгаләнең рухание булган. Ул, патшаларны тар-мар итеп кайтып килгән Ибраһимны очратып, аңа фатихасын бирә. 2Ибраһим аңа сугышта тапкан байлыгының гошерен ▼▼ …гошерен… – Димәк, уннан бер өлешен.
бирә ▼▼ Карагыз: «Яратылыш», 14:17-20.
. Беренчедән, «Мәлик-Садыйк» дигән исем «хаклык патшасы» дигәнне аңлата, икенчедән, ул – Шалим патшасы да, ягъни «иминлек патшасы». 3Мәлик-Садыйкның әти-әнисе дә билгесез, нәсел җебе юк. Гомеренең башы вә ахыры турында да берни мәгълүм түгел, ул Аллаһы Углына охшаш мәңге рухани булып кала. 4Аның никадәр бөек икәнлеген күрдегезме инде! Хәтта ыруг башлыгы Ибраһим да аңа сугышта тапкан байлыгының гошерен биргән. 5Руханилык хезмәтен алган Леви нәселе кешеләре Канун буенча халыктан, ягъни үзләренең туганнарыннан, алар да Ибраһим нәселеннән булуларына карамастан, гошер алырга тиеш. 6Рухани Мәлик-Садыйк исә Леви токымыннан булмаса да, Ибраһим табышының гошерен кабул итеп алган һәм аңа – Аллаһының вәгъдәләрен алган затка фатихасын биргән. 7Һичшиксез, түбәнрәк үзеннән өстенрәк кеше тарафыннан фатиха кабул итеп ала. 8Беренче очракта табышның гошерен үләсе кешеләр җыя, ә икенче очракта уннан бер өлешен, Изге язма шаһитлык иткәнчә, исән кеше ала. 9Гошер алучы Леви үзе дә Мәлик-Садыйкка табышының уннан бер өлешен биргән, дип әйтергә була, 10чөнки Мәлик-Садыйк Ибраһимны очраткан вакытта Леви әле тумаган булса да, ул инде үзенең ата-бабасы Ибраһимның тәнендә була. Мәлик-Садыйкка охшаш башка бер Рухани
11Левиләрнең руханилыгы (Муса кануны исә руханилык нигезендә бирелгән булган) аша камиллеккә ирешеп булса, Һарунга түгел, Мәлик-Садыйкка охшаш икенче Руханига ихтыяҗ булыр идеме? 12Шулай икән, руханилык үзгәрсә, Канун да үзгәрергә тиеш. 13Ә без сөйләгән Зат икенче бер ыругтан, ул ыругтан беркем дә мәзбәх янында хезмәт итми. 14Хакимебезнең Яһүдә ыругыннан булуы билгеле бит, ә Муса, руханилар турында сөйләгәндә, бу ыруг турында берни дә әйтмәгән. 15Моның шулай икәнлеге Мәлик-Садыйкка охшаш яңа Рухани килгәч, тагын да ачыграк, аңлаешлырак була. 16Ул кешенең нәселенә кагылышлы Канун әмере нигезендә түгел, ә мәңге бетми торган яшәү көче буенча Рухани булды. 17Аның хакында Изге язмада: «Мәлик-Садыйк нинди рухани булса,Син дә мәңгегә шундый Рухани буласың» ▼
▼ Карагыз: «Зәбур», 109:4.
, –диелгән. 18Көчсез вә файдасыз булуы сәбәпле, элеккеге Канун әмере үз көчен югалтты. 19Муса кануны бернәрсәне дә камилләштермәде, ә аның урынына безгә зуррак бер өмет бирелде, ул өмет аркылы без Аллаһыга якынлаша алабыз. 20Өстәвенә, бу Затның Рухани итеп билгеләнүе ант белән расланды. Калганнары рухани хезмәтен антсыз кабул итеп алды, 21ләкин Монысы исә Аллаһының анты аркылы, ягъни Аллаһы Аңа: «Раббы ант итте,
Үз сүзеннән Ул кайтмаячак:
„Син – мәңгегә рухани!“» ▼
▼ Карагыз: «Зәбур», 109:4.
–дигәндә Рухани булды. 22Шулай итеп, Аллаһы төзегән элеккесеннән дә яхшырак килешүнең ышанычлысы Гайсә булды. 23Тагын башка руханилар күп булган, алар хезмәтләрен үлүләре аркасында дәвам итә алмаганнар. 24Ә Гайсә мәңге тере, Аның руханилыгы да үзгәрешсез, 25шуңа күрә дә Ул Үзе аркылы Аллаһыга килүче кешеләрне тулысынча коткара ала. Ул, Аллаһыга даими мөрәҗәгать итеп, алар турында ялвару өчен яши. 26Безгә нәкъ менә шундый Олуг Рухани кирәк тә инде: Ул изге, гаепсез, саф, гөнаһлылардан аерып куелган вә күктән дә югары күтәрелгән. 27Ул, бүтән олуг руханилар сыман, көн саен башта Үзенең гөнаһлары, аннары халыкның гөнаһлары өчен корбан китерүгә мохтаҗ түгел. Ул Үзен бер тапкыр һәм мәңгелек корбан итеп китерде. 28Муса кануны олуг рухани итеп зәгыйфь кешеләрне билгели, ә Кануннан соң бирелгән ант буенча, Аллаһы Углы Олуг Рухани итеп билгеләнде. Ул – мәңгелек камиллеккә ирешкән Зат.
Copyright information for
TatIBT15