‏ Hebrews 8

Яңа килешүнең Олуг Рухание

1Сезгә сөйләгәннәребездә иң мөһиме – күктә Мәһабәт Аллаһы тәхетенең уң ягында утыручы Олуг Руханиебыз бар. 2Ул кешеләр түгел, ә Раббы Үзе корган Изге йортта – чын гыйбадәт кылу чатырында хезмәт итә. 3Һәр баш рухани бүләк вә корбаннар китерү өчен билгеләнә. Шуңа күрә Олуг Руханиебызның да корбан итеп китерә алырлык берәр нәрсәсе булырга тиеш. 4Әгәр җирдә булса, Ул рухани булмас иде, чөнки монда Муса кануны буенча корбан китерүчеләр бар инде. 5Җирдәге руханилар күктәге йорт үрнәгенә ияреп төзелгән Изге йортта хезмәт итәләр, ә ул күктәге Изге йортның фәкать чагылышы һәм күләгәсе генә. Менә шуңа күрә Мусага гыйбадәт кылу чатыры корыр алдыннан Аллаһы тарафыннан кисәтеп куелган: «Кара аны, һәммәсен дә тауда күрсәтелгән үрнәк буенча эшлә»
Карагыз: «Чыгыш», 25:40.
.
6Беренче килешүгә караганда Гайсә арадашчы булган килешү әйбәтрәк булган кебек, Аңа тапшырылган хезмәт җирдәге руханилар хезмәтеннән югарырак. Яңа килешү әйбәтрәк, чөнки ул әйбәтрәк вәгъдәләргә нигезләнгән.

7Беренче килешү кимчелексез булган булса, икенчесенә ихтыяҗ да булмас иде. 8Ләкин Аллаһы, Үз халкыннан гаеп табып, болай дип әйтә:

«Менә, шундый көннәр җитәр, – ди Раббы, –
Мин Исраил вә Яһүдә халкы белән
яңа килешү төзермен.
9Бу килешү аларның ата-бабаларын
Мисырдан җитәкләп алып чыккан чакта
төзегән килешү сыман булмас.
Алар килешүемә тугрылыклы булмадылар,
һәм алардан йөз чөердем, – ди Раббы. –
10Исраил халкы белән ул көннәрдән соң төзесе
килешүем шушы, – ди Раббы –
Үз кануннарымны зиһеннәренә салырмын,
күңелләренә язып куярмын.
Мин – аларның Алласы,
ә алар Минем халкым булачак.
11Инде беркем дә икенче берәүне яисә туганын:
„Раббыны танып бел“, – дип өйрәтмәячәк.
Мине кечесеннән алып олысына кадәр һәммәсе беләчәк.
12Мин явыз эшләрен кичерермен,
кылган гөнаһларын инде беркайчан да искә алмам»
Карагыз: «Иремия», 31:31-34.
.

13Бу килешүне Ул «яңа» дип атап, беренчесенең искереп киткәнлеген күрсәтте, ә гамәлдән чыгарылган һәм искергән нәрсә тиздән юкка чыгар.

Copyright information for TatIBT15