Hebrews 9
Беренче килешү вакытында гыйбадәт кылу
1Беренче килешүнең гыйбадәт кылу хакында күрсәтмәләре һәм җирдәге Изге йорты бар иде. 2Изге йорт итеп чатыр корылды, аның алгы өлешендә шәмдәл һәм өстәл урнаштырылды, икмәкләр куелды. Бу өлешне «Изге бүлмә» дип атадылар. 3Икенче пәрдә артында чатырның «Иң изге бүлмә» дип аталган өлеше бар иде. 4Анда хуш исле сумала-майлар көйрәтү өчен, алтыннан ясалган мәзбәх һәм алтын белән капланган Килешү сандыгы бар иде. Сандыкка манна ▼▼ Манна – борынгы Исраил халкын коллыктан азат итеп Мисырдан чыгаргач, чүлдә туйдыру өчен, Аллаһы күктән җибәреп торган ризык.
салынган алтын савыт, Һарунның чәчәк аткан таягы һәм килешүнең таш такталары урнаштырылган иде. 5Ә сандык өстенә Аллаһы данын чагылдырган күктәге канатлы затларның ▼▼ Канатлы затлар – грек телендәге төп төп нөсхәдә мондый затларны «керубимнәр» дип атыйлар. Алар Аллаһының ул урында булуын күрсәтәләр. (Карагыз: «Чыгыш», 25:18-22.)
сыннары куелган иде. Аларның канатларыннан төшкән күләгә гөнаһларны йолу урынын каплап торды. Ләкин без хәзер һәммәсен дә җентекләп сөйләп тормыйбыз. 6Бу әйберләр менә болай урнаштырылган иде. Руханилар һәркөн чатырның алгы өлешенә гыйбадәт кылу хезмәтен башкару өчен керәләр. 7Ә икенче өлешкә олуг рухани гына елга бер мәртәбә керә. Ул үзе белән кан алырга тиеш, ул үзе өчен дә, халык белмичә кылган гөнаһлар өчен дә Аллаһыга корбан итеп кан китерә. 8Шуның белән Изге Рух, әле чатырның алгы өлеше булганда, Иң изге бүлмәгә юлның әлегә ачык булмавын күрсәтә. 9Моның бүгенге көн өчен дә мәгънәсе бар: бүләкләр вә корбаннар китерелү белән, Аллаһыга гыйбадәт кылучының вөҗданы сафлана алмый. 10Боларда ашау-эчү, төрле юыну йолалары гына күздә тотыла. Бу кагыйдәләр бары тик тышкы якны күздә тоталар, һәм алар, яңа тәртип урнаштырылганчы гына, үз көчендә була. Яңа килешү корбаны
11Хәзер инде Мәсих монда булган яхшы нәрсәләрнең Олуг Рухание булып килде. Ул кеше кулы салмаган һәм бу фани дөньяныкы булмаган бөегрәк вә камилрәк чатыр аркылы керде. 12Иң изге бүлмәгә Мәсих кәҗә вә бозау каны белән түгел, ә бары бер тапкыр һәм мәңгелеккә Үз каны белән кереп, кешеләргә мәңгелек котылу алды. 13Әгәр дә үгез һәм кәҗә каны яисә корбан итеп яндырылган яшь бозау көле, нәҗесләнгәннәр өстенә сибелеп, тәнне йола буенча пакьләндерә икән ▼▼ Карагыз: «Левиләр», 16:14-15; «Саннар», 19:9, 17-19.
, 14Мәсих каны чагыштырып булмаслык дәрәҗәдә күбрәк пакьләндерер бит! Ул мәңгелек Рух аркылы Үз-Үзен, кимчелексез корбан итеп, Аллаһыга тапшырды, һәм, безнең тере Аллаһыга хезмәт итүебез өчен, Аның каны вөҗданнарыбызны үлемгә китерүче гамәлләрдән пакьләндерер. 15Шуңа күрә Мәсих, беренче килешү вакытында кылынган гөнаһлардан кешеләрне Үз үлеме белән коткарып, Аллаһы тарафыннан чакырылганнар вәгъдә ителгән мәңгелек мирасны ала алсыннар дип, яңа килешүнең арадашчысы булды. 16Васыять тә ниндидер рәвештә килешү ▼▼ Васыять, килешү – грек телендәге «диатеке» сүзенең «килешү» һәм «васыять» дигән мәгънәләре бар.
булып тора. Аны язган кешенең үлгәнен исбатларга кирәк, 17чөнки васыять, язган кеше үлгәч кенә, көченә керә. Аны язган кеше исән чагында, васыять бернинди дә көчкә ия булмый. 18Шуның өчен беренче килешү дә каннан башка гамәлгә керә алмады. 19Муса Канун күрсәтмәләренең барысын да халык алдында укып чыккач, кызыл йон вә һүссөп чыбыклары ярдәмендә бозау, кәҗә каны белән суны бар халыкка һәм Канун язылган төргәкнең үзенә сибеп чыккан. 20Ул: «Бу – килешүне раслаучы кан. Аллаһы сезгә ул килешүне үтәргә әмер бирде», – дип әйткән ▼▼ Карагыз: «Чыгыш», 24:7-8.
. 21Ул шулай ук чатырга һәм Аллаһыга гыйбадәт кылганда кулланылган барлык әйберләргә кан сибеп чыккан. 22Канун бар нәрсәнең диярлек кан белән пакьләндерелүен таләп итә, һәм кан түгелмичә ярлыкау булмый. 23Күктәге үрнәк буенча җирдә төзелгән нәрсәләр шул рәвешле пакьләндерелергә тиеш иде, ләкин күкнеке яхшырак корбаннар белән чистартуны таләп итә. 24Мәсих кеше кулы белән төзелгән һәм чын Изге йортның нибары күчермәсе генә булган җирдәге Изге йортка кермәде. Безнең өчен Аллаһы алдына басам дип, Ул күкнең үзенә керде. 25Ул, олуг рухани һәр елны Иң изге бүлмәгә чит кан алып кергәндәй, Үзен кабат-кабат корбан итәр өчен кермәде. 26Әгәр дә шулай булса, Мәсих дөнья яратылганнан бирле кабат-кабат газап чигәргә тиеш булыр иде. Ләкин Ул Үзен корбан итү аша гөнаһны бетерер өчен, соңгы дәвердә бары тик бер мәртәбә килде. 27Һәркем кайчан да булса бер үлеп, аннары хөкем алдына басарга язган. 28Шулай итеп, Мәсих тә, күпләгән кешенең гөнаһларын Үз өстенә алыр өчен, бер мәртәбә корбан ителде. Ул әле икенче тапкыр киләчәк, ләкин инде гөнаһларны йолу өчен түгел, ә Үзен көтеп торучыларны коткару өчен киләчәк.
Copyright information for
TatIBT15