‏ Hosea 1

1Яһүдә җирендә берсе артыннан берсе Уззия, Иотам, Әхәз вә Хизәкыйя исемле патшалар, Исраилдә исә Яһоаш углы Яробам патша хакимлек иткән заманда Беэри углы Һошеягә Раббыдан вәхи
Вәхи – Аллаһы тарафыннан пәйгамбәр күңеленә салынган хәбәр.
иреште.

Һошеянең хатыны һәм балалары

2Һошеягә сүзен башлап, Раббы аңа:

– Бар, үзеңә бер уйнашчы хатын һәм аның зинадан туган балаларын да ал, – диде.
3Шулай итеп, Һошея үзенә хатынлыкка Диблаим кызы Гамәрне алды, һәм ул, авырга калып, аңа бер ир бала тапты.

4Аннары Раббы Һошеягә:

– Балага Изрегыл дип исем куш, чөнки тиздән Мин Изрегылда
Исраил патшасының һәм аның туганнарының җанын кыеп, Еһүнең Изрегылда үзен патша дип игълан итүе турында сүз бара (карагыз: «IV Патшалар», 9–10).
түгелгән кан өчен Еһү йортын җәзага тартачакмын һәм Исраил йортының патшалык итүенә чик куячакмын.
5Ул көнне Мин Изрегыл үзәнендә Исраилнең җәясен сындырачакмын, – диде.

Раббы мәрхәмәтеннән аерылу

6Гамәр, тагын авырга калып, кыз бала тапты. Раббы Һошеягә:

– Балага Ло-Рухама
Ло-Рухама – яһүдчә «шәфкать күрсәтелмәгән» мәгънәсендә.
дип исем куш; чөнки Мин, Исраилне рәхим-шәфкатемнән аерып, аны инде кичермәячәкмен.
7Яһүдә йортын исә рәхмәтемнән ташламам: аны җәя-кылыч, сугыш яисә ат-җайдаклар илә түгел, бәлки Раббы Алла кулы белән коткарырмын, – диде.

8Ло-Рухаманы күкрәктән аерганнан соң, хатын, янә авырга калып, ир бала тапты. 9Раббы Һошеягә:

– Аңа Ло-Амми
Ло-Амми – яһүдчә «минем халкым түгел» мәгънәсендә.
дип исем куш, – диде, – чөнки сез Минем халкым түгел, Мин дә сезнең Аллагыз түгелмен.

10Әмма шулай да исраилиләрнең саны диңгез комыдай үлчәп тә, исәпләп тә бетергесез булачак. Һәм аларга: «Сез Минем халкым түгел», – дип әйтелгән урында: «Сез – тере Аллаһының балалары», – диячәкләр. 11Яһүдә вә Исраил угыллары, берләшеп, үзләренә бер юлбашчы сайлап куярлар һәм бу җирдән чыгып китәрләр. Әйе, Изрегылның
Изрегыл – яһүдчә «Аллаһы чәчә» мәгънәсендә.
алдагы көне бөектер!

Copyright information for TatIBT15