Hosea 10
1Исраил мул җимешле, күп тармаклы йөзем куагы кебек:җимешләре күбрәк булган саен,
корбан китерү урыннарын да ишәйтә ул,
җире уңдырышлырак булган саен,
табыну өчен баганаларны да ныграк бизи.
2Исраилиләрнең йөрәкләре икегә аерылды,
менә шуның өчен алар җәзасын алачак;
Раббы аларның корбан китерү урыннарын җимерәчәк,
баганаларын тар-мар итәчәк.
3Хәзер инде алар: «Безнең патшабыз юк,
без Раббыдан курыкмыйбыз.
Патша булса да, безгә нәрсә эшли алыр иде?!» – дияләр.
4Алар буш сүз сөйлиләр,
ялган антлар биреп, килешүләр төзиләр;
гаделсезлеккә нигезләнгән хөкем, шулай итеп,
сөрелгән басуда үскән агулы үләнгә охшап калды.
5Самареядә яшәүчеләр Бәйт-Авендагы бозау сыны өчен
калтырап, куркып торырлар,
халык та, каһиннәре ▼
▼ Каһин – рухани (гадәттә, мәҗүси халыкларда).
дәяраткан бозаулары өчен күз яшьләре түгәчәк,
чөнки сынның даны сүнәчәк.
6Ул бозау Ашшурга китерелер
һәм бөек патшага бүләк итеп бирелер;
Эфраим оятка калыр,
Исраил үзенең явыз нияте аркасында рисвай ителер.
7Самарея патшасы, агач ботагы сыман,
агымсулар белән агып китәр, югалыр.
8Исраилнең гөнаһы – Бәйт-Авенның калку җирләре юк ителер;
корбан китерү урыннарында
күгән агачы белән чәнечкеле үлән генә үсәр.
Шул чагында халык, тауларга карап: «Безне каплап китегез!»,
калкулыкларга: «Безнең өскә авыгыз!» – дип әйтер.
9«Әй Исраил, Гибга көннәреннән соң
һаман гөнаһ кылуда булдың син
һәм шундый булып калдың да;
Гибгадагы сугыш
явыз бәндәләрне артларыннан куып җитмәдеме әллә?!
10Фетнәчел кешеләрне Мин Үзем теләгәнчә җәзага тартырмын,
халыклар аларга каршы җыелыр,
һәм җинаятьләренең икесе өчен дә алар тиешле җәзасын алыр.
11Эфраим – ашлык сугарга өйрәтелгән бозау,
ул шуңа ияләнгән.
Мин аның симез муенына камыт кидерермен,
авыр эшкә җигәрмен;
Яһүдә җир сөрәчәк, Ягъкуб тырма тартачак.
12Үзегез өчен тәкъвалык чәчегез – мәрхәмәт җыеп алырсыз,
эшкәртелмәгән җирләрне сукалагыз.
Хәзер Раббыны эзләр вакыт җитә;
Раббы килсен, өстегезгә тәкъвалык яудырсын.
13Ләкин сез яманлык чәчтегез – бозыклык урып алдыгыз,
ялганның җимешләрен ашадыгыз.
Үзегезнең җигүле атларыгызга,
күп санлы сугышчыларыгызга ышанганга күрә,
14халык өстенә сугыш гөрелтесе ябырылыр;
Шалман, аналары белән бергә балаларны үтереп,
Бәйт-Арбелне җимергән сыман,
сезнең барлык ныгытмаларыгыз шулай җимерелер.
15Явызлыгың хәттин ашканга күрә, Бәйт-Эл,
сине әнә шундый бәлаләр көтә.
Таң атканда, Исраил патшасы һәлак булыр!»
Copyright information for
TatIBT15