‏ Hosea 12

1Ялган вә явызлык арттырып,
Эфраим көнозын көнчыгыш җиле артыннан куа,
җил куып, үзен шулай туендыра:
Ашшур белән килешү төзи,
Мисырга зәйтүн мае озата.

2Раббының Яһүдәгә дәгъвасы бар;
йөргән юлларына карап, Ягъкубны Ул җәзага тартыр,
эшенә күрә әҗерен бирер.
3Әнкәсенең карынында чакта ук
Ягъкуб үз карендәшен үкчәсеннән эләктерде,
үсеп җиткәч исә, Аллаһыга каршы көрәште,
4 фәрештә белән көрәшеп җиңеп чыкты,
ә соңыннан егълап-ялварып Аның илтифатын сорады;
Бәйт-Элдә ул Аллаһы белән очрашты,
Аның белән сөйләште.
5Раббы ул – Аллаһы, Күкләр Хуҗасы;
исеме Аның – Раббы!
6Шулай булгач, Ягъкуб нәселе, үз Аллаңа кайт;
игелек вә гаделлек синең юлдашың булсын,
өметеңне һәрчак Аллаңа багла!

7«Кулындагы ялган үлчәү белән сәүдәгәр алдарга ярата;
8Эфраим дә: „Мин баедым, мал-мөлкәт тупладым,
әмма минем эшләремдә гөнаһ булырлык,
канунга каршы килерлек нәрсә юк“, – дип мактана.
9Мисыр җиреннән алып чыккан Раббы Аллаң – Миндер.
Чүлдә очрашкан көннәребездәге сыман Мин
сине кабат чатырларга урнаштырырмын.
10Пәйгамбәрләргә сүз катып,
аларга Мин байтак күренешләр ирештердем,
алар аша халыкка гыйбрәтле хикәяләр җиткердем.
11Гилыгад – явызлык оясыдыр,
анда яшәүчеләр бернигә яраксыз;
алар Гилгәлдә үгезләрне корбанга китерәләр,
әмма аларның мәзбәхләре
басу читендәге таш өеме кебек булыр».

12 Арам җиренә качып киткән Ягъкуб,
үзенә хатын алыр өчен, шунда хезмәт иткән – сарык көткән иде.
13Пәйгамбәре аша Раббы Исраилне Мисырдан алып чыкты,
пәйгамбәре ярдәмендә аны саклады.

14Әмма Эфраим Раббының бик нык ачуын китерде,
шуның өчен Хуҗа-Хаким Эфраимне кан коюда гаепләр,
Үзен санламаган өчен җәзага тартыр.
Copyright information for TatIBT15