Hosea 13
Исраилгә килгән соңгы җәза
1Эфраим сөйләгән вакытта, һәммәсе дер калтырап торды:Исраилдә ул мәһабәт-дәрәҗәле иде,
ләкин Багалга табынып гаепле булды һәм һәлакәткә тарыды.
2Хәзер эфраимнәр гөнаһ өстенә гөнаһ эшли:
кулларыннан килгәнчә, һөнәрчеләре көмештән потлар коя.
Эфраимнәр: «Корбан китерүчеләр бозау сынын үбәргә тиеш», – ди.
3Шуңа күрә алар – иртәнге томан,
бик тиз кибә торган чык,
ындырдан җил очырган кибәк,
морҗадан чыккан төтен кебек булачак.
4«Мин – сезне Мисыр җиреннән алып чыккан Раббы Аллагыз,
Миннән башка алланы танырга тиеш түгелсез,
чөнки Миннән башка коткаручы юктыр!
5Корылыктан кибеп беткән чүлдә каңгырып йөргәндә,
сезне Мин кайгырттым.
6Мин ризыкландырганга, сез тук идегез,
тамакларыгыз туйгач,
сез тәкәбберләнеп китә һәм Мине оныта идегез.
7Сезнең өчен Мин арыслан кебек булырмын,
каплан кебек юл чатында сагалап торырмын;
8балаларын җуйган ана аю кебек өстегезгә ташланырмын,
күкрәгегезне ертырмын,
сезне ана арыслан кебек ашармын,
ерткыч җанвар кебек ботарлап ташлармын.
9Әй Исраил, үз-үзеңне һәлак иттең син,
синең бердәнбер таянычың Мин идем.
10Кайда соң синең патшаң?! –
Барлык шәһәрләреңдә хәзер сине ул коткарсын!
„Безгә патша белән түрәләр бир!“
дип сораган хакимнәрең кайда?!
11Ачуым чыккан чакта, Мин сиңа патша бирдем,
ачуым ташыганда, аны кире алдым.
12Эфраимнең язык эшләре бер төенгә төйнәлгән,
гөнаһы онытылмаган аның.
13Бала табучы хатын газаплары көтә аны;
ул – акылсыз бала кебек:
туар вакыты җитсә дә, ана карыныннан чыгарга теләми.
14Эфраимнәрне Мин үлеләр дөньясыннан йолып калырмынмы?!
Үлемнән коткарырмынмы?!
И әҗәл! Кайда синең үләт зәхмәтләрең?
И үлеләр дөньясы! Кайда синең чага торган угың?
Мин инде кызгану күрсәтмәм!
15Эфраим үз туганнары арасында мул җимешле булса да,
чүлдән күтәрелеп, көнчыгыштан Раббының җиле килер
һәм Эфраимнең чишмәләрен киптереп,
коеларын корытып бетерер,
хәзинәдәге барлык зиннәтләрен очыртып алып китәр».
Copyright information for
TatIBT15