‏ Hosea 2

1Үзегезнең ир туганнарыгызга «Амми»
Амми – яһүдчә «минем халкым» мәгънәсендә.
,
ә кыз туганнарыгызга «Рухама»
Рухама – яһүдчә «шәфкать күрсәтелгән» мәгънәсендә.
дип дәшегез.

Хыянәтче Гамәр – хыянәтче Исраил халкы ул

2«Әнкәгезне
Әнкәгезне… – Биредә Исраил халкы күздә тотыла.
шелтәләгез,
чөнки ул Минем хатыным түгел, һәм Мин дә аның ире түгелмен.
Йөзеннән үзенең азгынлыгын,
күкрәгеннән фәхешлеген алып ташласын.
3Югыйсә Мин аны шәрә калганчы чишендерермен,
дөньяга туган көнендәге сыман ялангач итәрмен,
Мин аны чүл сыман,
коргаксыган җир сыман итәрмен;
сусыз интектереп үтерермен.
4Мин аның балаларын да кызганмам,
чөнки алар зинадан туган балалардыр.
5Аларның анасы фәхешлек кылды,
аларны тапкан ана үзен рисвай итте,
ул: „Сөяркәләрем артыннан барам,
алар миңа икмәк тә, су да, йон белән киндер дә,
зәйтүн мае белән эчемлек тә бирәләр“, – диде.
6Менә шуның өчен Мин аның барыр юлын
чәнечкеле куаклар белән томалыйм,
каршысына киртә тотам,
ул, шулай итеп, юл таба алмас;
7үзенең сөяркәләре артыннан китәр,
тик куып җитә алмас.
Аларны эзләп тапмагач:
„Үз ирем янына кире кайтыйм әле,
аның янында миңа әйбәтрәк иде“, – дияр.
8Ул шуны белмәде ки,
иген белән шәрабны, зәйтүн маен аңа Мин биргән идем,
Багал сыны ясар өчен, ул тотып бетергән
бихисап алтын-көмешне дә Мин биргән идем.
9Әнә шуның өчен өлгерәчәк игенемне, шәрабымны,
аның шәрә тәнен капларга тәгаенләнгән йон-киндеремне
аңардан тартып алырмын.
10Хәзер Мин аны сөяркәләре күз алдында
шәрә калганчы чишендерермен,
беркем дә аны Минем кулдан йолып ала алмас.
11Мин аның күңел ачуларын, барлык тантаналарын,
яңа ай һәм шимбә көннәрен –
барча бәйрәмнәрен юкка чыгарырмын.
12Мин аның: „Боларны миңа сөяркәләрем бүләк итте“, –
дип сөйләгән йөзем бакчаларын, инҗир агачларын,
ташландык хәлгә китереп, чытырманлыкка әйләндерермен,
һәм аларны кыргый җәнлекләр ашап бетерер.
13Багал сыннарына багышлап,
хуш исле сумала-майлар көйрәткән көннәре өчен
Мин аны җәзага тартырмын.
Колагына алкалар, муенына муенсалар тагып,
сөяркәләре артыннан йөрде ул,
Мине исә бөтенләй онытты, – дип белдерә Раббы. –

14Инде дә Мин аны, кызыктырып, чүлгә алып китәрмен,
шунда йөрәгенә ягымлы сүзләр сөйләрмен.
15Йөзем бакчаларын үзенә кайтарып бирермен
һәм Ахор
Ахор – яһүдчә «хәвеф-хәтәр» мәгънәсендә (карагыз: «Ешуа», 7:24-26).
үзәнен аның өчен өмет капкасы итәрмен.
Ул анда, Мисырдан чыккан көнендәге кебек,
яшь чагындагы кебек, ягымлы сүзләремә җавап бирер.
16Ул көнне, – дип белдерә Раббы, – син Миңа „ирем“дип дәшәрсең,
бүтән инде „багалым“
…багалым… – Яһүдчә «хуҗам» мәгънәсендә.
дип әйтмәссең.
17Мин дә Багал сыннарының исемнәрен аңардан әйттермәм,
аларның исемнәрен ул һичкайчан телгә алмас бүтән.
18Ул көнне Мин халкым хакына
кыргый җәнлекләр, күктәге кошлар,
җирдән сөйрәлүче хайваннар белән килешү төзермен.
Халкым иминлектә яшәсен дип,
ук-җәяне, кылычны, барлык сугыш коралларын
бу җирдә бетерермен, юк итәрмен.
19Мин сине мәңгелеккә Үземә ярәшермен,
сине хаклык-гаделлек,
рәхим-шәфкать вә мәрхәмәт илә Үземә ярәшермен.
20Мин сине Үземә тугрылыкта ярәшермен,
һәм син үзеңнең Раббыңны танып белерсең.
21Ул көнне Мин җавап бирермен, – дип белдерә Раббы, –
Мин күкләргә җавап биреп дәшәрмен,
һәм күк тә җир йөзенә җавап бирер;
22җир исә иген, шәраб, зәйтүн мае белән җавап кайтарыр;
болар һәммәсе Изрегылга җавап булып ирешер.
23Мин халыкны Үзем өчен җиргә чәчәрмен,
„шәфкать күрсәтелмәгән“гә шәфкать күрсәтермен
һәм „Минем халкым түгел“дип аталганнарга:
„Минем халкым“, – дип дәшәрмен,
ә ул Миңа: „Син – минем Аллам!“– дияр».
Copyright information for TatIBT15