Hosea 3
Һошея һәм аның хыянәтчел хатыны
1Раббы миңа әйтте: – Бар, ире сөйгән хәлдә башкалар белән зина кылучы хатыныңа мәхәббәтеңне тагын да белдер. Бүтән илаһларга табынып, шуларның йөземле көлчәләрен ▼▼ Илаһларга багышлап китерелгән йөземле көлчәләр турында сүз бара.
яраткан Исраил халкын Раббы ничек сөйсә, син дә үзеңнең хатыныңны шулай сөй. 2Шулай итеп, унбиш шәкыл ▼▼ Шәкыл – 10 гр.
көмеш вә бер ярым хомер ▼▼ Хомер – ашлык-ярма, он үлчәү берәмлеге, 200 л.
арпа түләп, мин аны үземә алдым. 3Мин аңарга әйттем: – Минем янда озак вакытлар яшә, зина кылма һәм башкалар белән уйнашлык итмә, мин дә сиңа карата шундый мөнәсәбәттә булырмын, – дидем. 4Әнә шулай итеп, Исраил угыллары да байтак вакытлар дәвамында патшасыз, җитәкчесез, корбансыз, таш баганасыз һәм йорт илаһларысыз яшәячәк. 5Шуннан соң Исраил угыллары үзләренең Раббы Алласын вә патшалары Давытны эзләячәк һәм Раббы кылган игелекләр хакына киләчәктә курку-хөрмәт белән Аңа кайтачак.
Copyright information for
TatIBT15