‏ Hosea 4

Исраилне гаепләү

1Әй Исраил угыллары, Раббы сүзенә колак салыгыз;
бу җирдә яшәүчеләрне Раббы хөкемгә тарта,
чөнки биредә тугрылык та, мәрхәмәт тә,
Аллаһыны танып белү дә юк.
2Антлар биреп тә, алдау, үтереш, угрылык,
зиначылык хәттин ашты,
бертуктаусыз адәм каны түгелә.
3Шуңа күрә җир күз яше коя,
биредә яшәүчеләр җәфа чигә,
кыргый җәнлекләр, күктәге кошлар,
хәтта диңгездәге балыклар да һәлак була.

4«Беркем дә икенче берәүне хөкем итмәсен,
гаеп ташламасын;
ә Минем дәгъвам исә сезгә, руханилар:
5сез көндезен абынасыз,
төнлә пәйгамбәрләр дә сезнең сыман сөрлегә.
Әнкәгез Исраилне юк итәчәкмен –
6Мине танып белмәгәнгә, халкым юк ителер!
Мине танудан баш тартканга,
Мин дә сездән баш тартам, руханиларым,
Аллагызның канунын онытканга,
Мин дә сезнең балаларыгызны онытырмын.

7Руханилар саны ишәйгән саен,
Миңа каршы кылган гөнаһлары арта гына барды.
Шуңа күрә Мин аларның яхшатларын
яманатка әйләндерермен.
8Алар Минем халкымның гөнаһлары белән туена,
аларның җаны бозык гамәлләр кылырга ашкынып тора.
9Рухани белән ни булса, халык белән дә шул булыр,
кылган гамәлләренә карап, әҗерен бирермен.
10 11Алар ашарлар, әмма тамаклары туймас,
зина кылырлар, ләкин балалары булмас.
Чөнки алар Мине, Раббыны, кире кагып фәхешлек итәләр.
Минем халкымның йөрәген
шәраб вә эчемлекләр әсир итте.
12Минем халкым агач поттан киңәш сорый,
һәм агач таяк аларга җавап бирә;
фәхешлек рухы аларны юлдан яздырды,
алар, уйнашлык итеп, үз Алласыннан ерагайды.
13Алар түбәҗирдә корбан китерәләр,
калку урындагы имән, тупыл вә теребинт агачлары төбендә
хуш исле сумала-майлар көйрәтәләр,
чөнки ул агачларның күләгәсендә рәхәттер.
Әнә шуңа да сезнең кызларыгыз уйнашлык итә,
ә киленнәрегез зина кыла.
14Уйнашлык иткән кызларыгызны,
зина кылган киленнәрегезне җәзага тартмам,
чөнки ирләрегез дә фахишәләр белән аулакка баралар
һәм мәҗүсиләр гыйбадәтханәсендә фахишәләр белән
бергә корбан китерәләр.
Аңын-акылын җуйган халык һәлак булыр!

15И Исраил, инде үзең зина кылсаң да,
Яһүдә гөнаһка батмасын иде.
Гилгәлгә бармагыз,
Бәйт-Авен
Бәйт-Авен – яһүдчә «явызлык йорты» мәгънәсендә. Бәйт-Элгә («Раббы йорты») капма-каршы мәгънәдә китерелә. Яробам патша заманында исраилиләр шунда алтын бозауга табынганнар (карагыз: «III Патшалар», 12:25-33; «Амос», 5:5).
шәһәренә юнәлмәгез
һәм „Раббы Үзе шаһиттыр!“дип ант итмәгез.
16Исраил, тискәре бозау кебек,
киребеткән булып чыкты;
хәзер инде Раббы Исраилне
иркен утлауларда бәрән көткәндәй көтә алыр микән?!
17Эфраим
Эфраим – Исраилдәге унике ыругбашының берсе. Әлеге китапта бу исем күп очракта Исраил халкын аңлата.
үз потларына ябышып ята –
шулай үз юлыннан бара бирсен ул!
18Алар эчеп исерәләр дә фәхешлеккә биреләләр,
аларның түрәләре оят эшләргә һәвәс.
19Җил аларны үз канатларында бөтереп алып китәр,
һәм үзләре китергән корбаннар өчен алар хур булырлар.
Copyright information for TatIBT15