‏ Hosea 5

Исраилне хөкем итү

1Әй руханилар, тыңлагыз!
Әй Исраил йорты, игътибар ит!
Әй патша йорты, бу сүзләргә колак сал!
Сезгә хөкем оештырылачак,
чөнки сез Миспа каласында – тозак,
Тавор тавында – ятьмә,
2Шиттимдә тирән чокыр булдыгыз.
Шуңа күрә Мин сезгә тиешле җәзаны бирермен.
3Мин Эфраимне яхшы беләм,
Исраил Минем өчен сер түгел:
Эфраим фәхешлек итә,
Исраил нәҗесләнде.
4Кылган эшләре аларга үз Алласына кире кайтырга бирми,
чөнки фәхешлек аларның күңелләренә кереп оялаган,
алар Раббыны танып белмиләр.
5Исраилнең горурлыгы аның үзенә каршы шаһитлык итә;
Исраилне, Эфраимне гөнаһлары абындыра,
алар белән бергә Яһүдә дә абына.
6Үзләренең сарык вә үгезләрен ияртеп,
алар Раббыны эзләрләр, ләкин тапмаслар,
чөнки Ул аларны ташлап китте.
7Уйнаштан бала табып,
алар Раббыларына хыянәт итәләр.
Яңа айга кергәнче үк, алар
мал-мөлкәтләре белән бергә һәлакәткә дучар булыр.

8Гибгада мөгез быргы,
Рамаһта быргы кычкыртыгыз,
Бәйт-Авенда оран салыгыз:
„Әй Беньямин, артыңнан дошман килә!“
9Җәза көнендә Эфраим чүлгә әйләнәчәк –
Исраил ыруглары арасында Мин игълан иткән анык хөкем бу!
10Яһүдә башлыклары
ызан ташларын күчереп куючылар кебек булды,
алар өстенә Мин, ташкын сулар яудыргандай,
ярсуымны яудырырмын.
11Буш-яраксыз потларга иярергә ният кылган Эфраим,
хөкемгә тартылып, җәзасын алды.
12Эфраим өчен Мин – көя, Яһүдә йорты өчен корт сыман.

13Эфраим үзенең чирен,
Яһүдә үзенең җәрәхәтен күреп алгач,
Эфраим Ашшур янына китте –
хәбәрчеләрен бөек патша янына юллады,
тик Ашшур сезне терелтә дә,
җәрәхәтләрегезне дәвалый да алмас.
14Эфраим өчен – арыслан,
Яһүдә йорты өчен яшь арыслан булып,
Мин аларны ботарлап ташлармын һәм китеп барырмын;
аларны өстерәп алып киткән чагымда,
һичкем коткара алмас үзләрен.
15Шуннан Мин Үз урыныма кайтырмын,
һәм алар үз гаепләрен таныганчы,
кайгы-хәсрәткә чумып,
ихлас күңелдән йөз нурымны эзли башлаганчы,
шунда кала бирермен».
Copyright information for TatIBT15