Hosea 6
Үкенмәгән Исраил
1«Әйдәгез, Раббыга кире кайтыйк!Ул безне яралады һәм савыктырыр да,
Ул безне җәрәхәтләде һәм яраларыбызны бәйләр дә, –
дип әйтер алар. –
2Ике көннән безне терелтеп,
өченче көнгә аякка бастырыр Ул,
шуннан без Аның күз уңында яшәрбез.
3Шулай итеп, әйдәгез, Раббыны танып белик,
Аны белергә-танырга омтылыйк;
Аның безгә килүе көн дә таң аткандай ышанычлыдыр.
Ул безгә яңгыр кебек,
җирне сугарган язгы ләйсән кебек киләчәк».
4Раббы исә болай ди:
«Нәрсәләр кылыйм инде сиңа, Эфраим?!
Нәрсәләр кылыйм сиңа, Яһүдә?!
Сезнең тугрылык бик тиз юкка чыга торган
иртәнге томан яисә чык кебек кенә бит.
5Әнә шуңа күрә Мин сезне
пәйгамбәрләремнең сүзләре белән чапкаладым,
авызымнан чыккан сүзләрем белән үтерә бардым;
сезгә чыгарган хөкемем яшен утыдай кабынды.
6Мин бит сездән корбаннар түгел,
тугрылыклы булуыгызны көтәм,
яндыру корбаннары түгел, Аллаһыны танып белүегезне телим.
7Адәм каласы янында ▼
▼ Вәгъдә ителгән җиргә исраилиләр Адәм шәһәре янында керде (карагыз: «Ешуа», 3:16). Яһүдчә «Адәм шәһәре янында» дигәнне «Адәм сыман» дип тә аңларга мөмкин.
Килешүне боздыгыз сез,Миңа хыянәт иттегез!
8Гилыгад канга баткан,
ул – явызлык кылучылар шәһәре.
9Кешеләрне сагалап торучы юлбасар сыман,
руханилар өере Шәкем юлында
кешеләрне үтерә һәм төрле кабахәтлекләр эшли.
10Исраил йортында Мин коточкыч хәлләр күрдем:
Эфраим фәхешлек итә, Исраил нәҗесләнде.
11Синең дә, Яһүдә, җәза көнең билгеләнгән.
Халкыма Мин рәхәт-имин тормыш кайтарганда,
Copyright information for
TatIBT15