Hosea 7
1Исраилне дәвалаганда,Эфраимнең гаделсезлеге һәм Самареянең явызлыгы ачыкланды:
алар хәйлә-мәкер илә эш итәләр,
караклары йортларны баса,
юлбасарлары урам буйлап талап йөри.
2Аларның явыз эшләрен истә тотканымны алар белми-сизенми дә;
алар гөнаһка баткан – гөнаһлары Минем күз алдымдадыр.
3Явыз эшләре, ялганнары белән
алар патша вә түрәләрнең күңелен сөендерәләр.
4Алар һәммәсе дә зиначылар;
камыр кабарганчы, икмәкченең
утын өстәми дә янып торган миче сыман һаман дөрләп торалар.
5Патша бәйрәмендә алар патшага һәм түрәләренә
хәмер эчертәләр һәм көлкегә калдыралар ▼
▼ Яһүд телендәге төп нөсхәнең шушы урыны бик үк анык түгел.
.6Аларның йөрәгендә, янып торган мичтәге сыман,
мәкер-хәйлә кайный;
явыз ниятләре төн буе пыскый да иртән кабынып китә.
7Алар барысы, мичтәй кызып,
үз хакимнәренең гомерләрен кисәләр;
аларның патшалары бер-бер артлы бәреп төшерелә,
тик, ярдәм сорап, һичкем Миңа ялварып дәшми.
Исраилнең башка халыкларга буш өметләр баглавы
8Эфраим чит халыклар белән кушыла-кавыша,чиле-пешле икмәккә әйләнеп бара ул.
9Чит-ятлар аны егәреннән яздыралар – үзе моны сизми дә,
башына чал төште – үзе моны абайламый да.
10Исраилнең горурлыгы Исраилнең үзенә каршы шаһитлык итә.
Шуңа да карамастан үзләренең Раббы Алласына
әйләнеп кайтмый алар, Аның йөз нурын эзләми дә.
11Эфраим аңгыра-мәнсез бер күгәрчен сыман булды:
әле Мисырга мөрәҗәгать итә, әле Ашшурга юнәлә.
12Очкан чагында, Мин аңа ятьмәмне ыргытырмын,
күк кошлары тоткандай аулармын.
Эфраим җәмгыятенә алдан әйткәнчә,
мин аны җәзага тартырмын ▼
▼ Яһүд телендәге төп нөсхәнең шушы урыны бик үк анык түгел.
.13Миннән читләшкән өчен кайгы аңа!
Миңа каршы күтәрелгән өчен, һәлакәткә дучар булсын!
Мин аны йолып алырга омтылам,
ул исә Миңа яла яга.
14Ихлас йөрәктән Миңа сыгынмыйча,
түшәгендә зарланып-ахылдап кына ята.
Икмәк вә яңа шәраб сораганда, үзенә җәрәхәт сала ▼
▼ …җәрәхәт сала… – Мәҗүси халыкларда Багал исемле илаһ белән бәйле дини йола.
,Миңа каршы хәйлә-мәкер кора.
15Мин аңа акыл бирергә тырыштым, көчен ныгыттым,
ул исә Миңа каршы явызлык кыла бирде.
16Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итми,
ышанычсыз җәя кебек ул.
Хәкарәтле ▼
▼ Хәкарәтле – кимсетүле, мыскыллы.
сүзләре өчен Эфраим түрәләре кылычтан һәлак булыр –мисырлылар мәсхәрәсенә калыр.
Copyright information for
TatIBT15