‏ Hosea 8

Пот-сыннарга табынган өчен, Раббының Исраилне хөкемгә тартуы

1Быргы кычкырт!
Минем белән төзегән килешүне һәм канунымны бозган өчен,
Раббы йорты өстенә, бөркет кебек, дошман очып килә.
2„Йа Аллам, без Сиңа баглыдыр!“– ди Исраил, Миңа ялварып,
3әмма яхшылыктан ул баш тартты,
һәм аны дошман эзәрлекләячәк.

4Патшаларын ул Минем ризалыктан башка үзе куйды,
җитәкчеләрен Миңа белдермичә сайлады;
алтын-көмешеннән потлар ясап, һәлакәтен якынайтты.
5Әй Самарея, син табынган бозау сынын инкяр иттем Мин!
Халкыңа ачуым көчледер!
Шулай беркайчан да чистарынып пакьләнмәс микәнни ул?!
6Әлеге сын – Исраил эшедер,
аны һөнәрче ясаган,
Аллаһы түгел ул;
Самарея бозавы парә-парә киләчәк!
7Җил чәчкәнгә күрә, исраилиләр өермә урачак;
үсеп утырган иген башакланмаса, он булмас,
инде башаклана калса да, аны читләр ашар-йотар.
8Исраилне әнә шулай чит халыклар йотты:
ул хәзер шулар арасында бернигә яраксыз савыт кебек.
9Исраил, ялгыз кыргый ишәк сыман, Ашшурга таба юл алды,
Эфраим, бүләкләр өләшеп, чит-ятлардан мәхәббәт эзләде.
10Чит кавемнәргә бүләкләр юлласа да,
тиздән Мин Үз халкымны җыеп алырмын,
һәм алар бөек патша җәбереннән җәфа чигәчәк.

11Гөнаһын йолу өчен, Эфраим күп мәзбәхләр корды,
тик бу мәзбәхләр гөнаһ кылу урынына әйләнде.
12Мин аңа байтак канун-кагыйдәләр яздым,
тик ул аларны чит итте.
13Алар Миңа корбаннар тәкъдим итә, корбан ите ашый,
тик ул корбаннар Раббы күңеленә хуш килми;
хәзер Мин, аларның бозык эшләрен исләренә төшереп,
гөнаһлары өчен җәза бирәчәкмен,
һәм алар Мисырга әйләнеп кайтачак.
14Исраил, үзенең Бар итүчесен онытып, сарай-пулатлар корды,
Яһүдә дә күп санлы шәһәрләрен ныгытуда булды,
тик Мин ул калаларга ут салырмын,
һәм аларның ныгытмалары, янып, көлгә әйләнер».
Copyright information for TatIBT15