‏ Hosea 9

Исраилнең җәзага тартылуы

1Әй Исраил, бүтән халыклар кебек сөенмә, шатланма,
чөнки син, үз Раббыңнан ваз кичеп, зина кылдың.
Һәрбер ындырда фәхешлек кылып, бүләк алырга яратасың син.
2Икмәк белән шәраб халык тамагын туйдырмас,
яшь шәрабка өметләнүе дә юкка аның.
3Раббы җирендә алар яшәмәс:
Эфраим Мисырга әйләнеп кайтыр,
Ашшурда хәрәм ризык ашар.
4Алар Раббыга шәраб корбаны тәкъдим итмәс,
китергән корбаннары Раббы күңеленә хуш килмәс;
ул корбаннар алар өчен матәм көнендә ашалган икмәк кебек булыр:
аңардан авыз иткән кеше нәҗесләнер,
әлеге икмәк – тамак туйдырыр өчен генә,
Раббы йортына ул кермәс.
5Билгеләнгән бәйрәмнәрдә,
Раббы хөрмәтенә уздырылган бәйрәмнәрдә ни кылырсыз икән?
6Һәлакәттән качып котылсагыз да,
Мисыр сезне үзенә җыячак,
Мемфис
Мемфис – Мисырдагы бу шәһәр яһүд телендәге текстта «Моф» дип бирелгән.
җир куенына тапшырачак;
көмеш-зиннәтләрегезне кычыткан басып китәр,
чатырларыгызда чәнечкеле күгән үсәр.

7Эшегезгә күрә әҗерен бирү көннәре –
җәза көннәре килә.
Исраил, шуны бел:
гөнаһларың артык күп,
дошманлыгың көчле булганга, син,
пәйгамбәрләр – ахмак,
илаһи рух белән илһамланганнар – акылсыз, дип саныйсың.
8Аллаһы пәйгамбәре – Эфраимнең сакчысыдыр;
шулай булса да, пәйгамбәрнең барлык юлларына тозак корылган,
Аллаһы йортында да дошманлык көтә аны.
9Гибга көннәрендәге сыман, эфраимнәр тәмам гөнаһка батты.
Раббы аларның бозыклыгын искә төшерер
һәм гөнаһлары өчен җәзасын бирер.

10«Исраилне тәүге кат очратканда,
чүлдә үскән йөзем куагы кебек иде ул;
аталарыгызны беренче кат күргәндә,
яңа өлгергән инҗир җимеше кебек иде алар.
Ләкин Багал-Пигурга килеп,
алар күңелләрен әшәке потка багладылар
һәм, үзләренең яраткан потлары кебек,
җирәнгеч-чирканычка әйләнделәр.
11Эфраимнең даны кош кебек очып китәр:
бала туулар да, көмәнле булулар да,
авырга узулар да булмас.
12Балаларын тәрбияләп үстерә калсалар да,
Мин аларны тартып алырмын.
Эфраимнән Мин йөз чөергән көн аларга кайгы китерер!
13Эфраим Миңа көтүлек җирендә үсеп утырган
яшь хөрмә агачы кебек күренгән иде,
ә хәзер Эфраим үз балаларын катыйль янына алып килә».

14Бир аларга, Раббы,
Үзең бирә алганны бир:
бала яралмый торган кысыр карын,
сөте кипкән күкрәк бир!

15«Үзләренең бөтен явызлыгын алар Гилгәлдә күрсәтте,
һәм Мин аларны күрәлмас булдым.
Кылган явызлыклары өчен
Мин аларны йортымнан куып чыгарырмын,
моннан ары үз итеп яратмам;
аларның барлык түрәләре – Раббыдан йөз чөерүчеләрдер.
16Эфраимнәр тар-мар ителде:
тамырлары корыды, җимешсез калды алар.
Инде бала тудырсалар да,
көтеп алган газизләрен юк итәрмен».

17Аллаһы сүзенә буйсыну күрсәтмәгән өчен,
Ул аларны читкә тибәрәчәк,
һәм алар чит халыклар арасында каңгырып йөриячәк.
Copyright information for TatIBT15