Isaiah 10
1– 2Юксыл-мескенне гадел хөкемнән мәхрүм итү өчен,халкымның бичара мазлумнарын ▼
▼ Мазлум – рәнҗетелгән, түбәнсетелгән зат.
хокукларыннан яздыру өчен,тол хатыннарның мөлкәтенә кул сузар, ятимнәрне талар өчен
гадел булмаган кануннар чыгарган,
рәхимсез кагыйдәләр язган кешеләргә – кайгы!
3Җәза көнендә ерактан өстегезгә бәла килгәндә ни кылырсыз икән?!
Ярдәм эзләп, кая качарсыз икән?!
Байлыгыгызны кая яшерерсез икән?!
4Әсирләр арасында бөрешеп калырсыз яисә, үлеп, җиргә аварсыз сез!
Әмма шуннан соң да Раббының ярсуы басылмас,
кулын күтәреп, Ул һаман янап торыр.
Ашшурның тәкәбберлеге һәм аның һәлак булуы
5Раббы болай дип әйтә:«Ашшур – Минем ачуымның таягыдыр!
Ярсуымның күсәге аның кулында!
6Мин Ашшурны денсез халыкка,
ачуымны чыгарган кавемгә каршы җибәрәм:
таласын ул аны, байлыгын тартып алсын,
үзен урам пычрагын таптагандай таптасын.
7Ашшурның уенда бары тик җимерү,
күпләгән халыкларны юк итү генә.
Әмма бу фикер аның үзеннән түгел,
моны ул үзе уйлап чыгармаган.
8Ул: „Барлык түрәләрем дә патшалар түгелмени?!
9Кәлне каласы – Кәркәмеш кебек, Хамат – Арпад кебек,
Самарея Дәмәшкъ кебек җиңелмәдеме?!
10Потлары Иерусалим вә Самареядәгедән күбрәк булган
патшалыкларны мин үз кулыма эләктердем.
11Иерусалим вә аның потлары белән мин
Самарея вә аның сыннары белән эшләгәнне эшләрмен!“– ди».
12Сион тавында вә Иерусалимдә Үз эшен тәмамлагач, Хуҗа-Хаким болай диячәк: – Тәкәббер йөрәге вә һавалы карашы өчен Ашшур патшасын Мин җәзага тартырмын. 13Чөнки ул болай дип әйтә: «Үземнең көчле кулларым вә зирәк акылым белән эшләдем моны.
Мин халыклар арасындагы чикләрне үзгәрттем,
хәзинәләрен талап алдым,
патшаларын тәхеттән үгез кебек сөзеп төшердем.
14Халыкларның байлыгын мин
кош оясын туздырган кебек туздырдым;
ояда ташлап калдырылган йомыркаларны җыйган кебек,
бөтен җирләрне җыеп алдым;
беркем канат очын да селкетмәде,
томшыгын ачып чыркылдамады да».
15Балтачы алдында балта үзен өстен куярмы?!
Пычкычы алдында пычкы мактанып торырмы?!
Кеше кулындагы таяк кешенең үзен күтәреп болгармы?!
Күсәк үзен күтәргән кешене күтәрерме?!
16Шулай итеп, Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы,
Ашшурның таза-нык кешеләренә интектергеч авыру җибәрәчәк,
аның шөһрәтен учакта яндыргандай яндырачак.
17Исраилнең Нуры – ут, Исраилнең изге Алласы ялкын булачак.
Бу ут-ялкын бер көн эчендә
Ашшурның күгән куакларын вә чәнечкеле билчәннәрен яндырып-ашап бетерәчәк:
18данлыклы урманнарын вә уңдырышлы кырларын тулысынча юк итәчәк;
һәм Ашшур тәмам зәгыйфьләнгән сырхау хәленә төшәчәк;
19урманнарында калган агачларны хәтта бала-чага да исәпли алачак.
Исән калган Исраил халкының котылуы
20Ул көнне шулай булачак: Исраилнең – Ягъкуб токымының котылып калган кешеләре үзләрен тар-мар иткән халыкка түгел, бәлки чын күңелдән Раббыга, Исраилнең изге Алласына таяначаклар. 21Ягъкуб токымыннан исән калганнаркодрәтле Аллаһыга кире кайтачак.
22Әй Исраил, халкың диңгез ярындагы ком бөртекләре санынча күп булса да,
аның бик аз өлеше генә кире кайтачак.
Һәлакәтең инде алдан билгеләп куелган,
һәм бу гадел хөкем ташкын булып килә.
23Шулай, алдан билгеләнгән һәлакәтне Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы,
бөтен җир йөзендә тормышка ашырачак.
24Менә, Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы, болай ди: – Сион тавында яшәүче халкым Минем, Ашшурдан курыкма! Ул сине таяк белән кыйнаса да, электә сиңа каршы күсәк күтәргән Мисыр сыман булса да, курыкма аңардан! 25Тиздән, бик тиздән Минем сиңа булган ачуым басылыр, ярсуым исә Ашшурны юк итүгә юнәлер. 26Шул чагында Күкләр Хуҗасы Раббы, Ореб кыясы янында мидьяниләрне җиңгәндәге сыман ▼
▼ Карагыз: «Хөкемчеләр», 7:25.
, Ашшурга каршы камчысын күтәрер; Мисырдагы сыман, сулар өстенә таягын сузар. 27Ул көнне шулай булачак:Ашшурның йөге – синең җилкәдән,
аның камыты муеныңнан алыначак;
син ныгып киткәнгә күрә, ул камыт сыначак.
Дошманнарның Иерусалимгә янавы
28Ашшур гаскәрләре Әйят каласына җитте, Мигронны үтте,Микмәстә үзенең олауларын туплады;
29шуннан тау үткелен узды, Гебада төн кунды.
Рамаһ халкы дер калтырый,
Шаул Гибгасында яшәүчеләр качып китте.
30Әй Гәллим, үкереп-үкереп ела! Ләйшә, тыңла моны!
Син дә кушылып ела, Анатот!
31Мадмена халкы качып китте, Гебимдәгеләр яшеренер урын эзли.
32Дошман бүген үк Нобта торачак,
йодрыгы белән Сион тавына, Иерусалим калкулыгына янаячак.
33Менә, Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы,
коточкыч бер көч белән агач ботакларын сындырачак;
озын-озын агачлар киселәчәк, биек-биекләре җиргә авачак.
34Урман ешлыклары балта белән чабып аударылачак,
Ливан Кодрәт Иясе кулыннан җиргә егып салыначак.
Copyright information for
TatIBT15