‏ Isaiah 11

Ишай тамырыннан чыккан үсентенең дөреслек вә иминлек китерүе

1Ишай тамырыннан бер үсенте калкып чыгачак, бер сабак үсәчәк.
2Аңарда Раббы Рухы – зирәклек вә зиһен,
киңәш вә кодрәт, белем вә Раббыдан курку рухы булачак.
3Раббыдан куркып, Аны хөрмәт итүдә ул шатлык табачак,
кешенең тышкы кыяфәтенә карап хөкем итмәячәк,
имеш-мимешләргә таянып хәл кылмаячак.
4Юксыл-мескеннәргә ул дөреслек белән хөкем чыгарачак,
илдәге мазлумнарның эшләрен гаделлек белән хәл итәчәк;
үзенең сүзе-таягы белән җирне кыйнаячак,
иреннәренең сулышы белән явызны үтерәчәк.
5Билендә аның дөреслек вә тугрылык билбавы булачак.

6Шулай, бүре белән сарык бәрәне бергә яшәячәк,
юлбарыс белән кәҗә бәтие рәттән ятачак,
бозау, яшь арыслан һәм симез терлек көтүен кечкенә бала көтәчәк.
7Сыер белән ана аю бергә утлап йөриячәк,
аларның балалары янәшә ятачак,
арыслан да, үгез сыман, салам ашаячак.
8Имчәк бала зәһәр елан өне янында уйнап йөриячәк,
һәм күкрәктән аерылган сабый үзенең кулын елан оясына сузачак.
9Минем изге тавымда инде явызлыкка вә зыян-зарарга урын калмаячак,
чөнки, диңгез су белән тулган кебек,
бөтен җир Раббыны танып белү белән тулачак.
10Ишай тамырыннан үсеп чыккан сабак ул көнне
халыклар өчен байрак булачак –
кавемнәр аны эзләп киләчәк, һәм аның торагы данлы булачак.
11Ул көнне Хуҗа-Хаким кабат Үзенең кулын сузачак
һәм Үз халкыннан исән калганнарны Ашшурдан, Мисырдан,
Патростан, Хәбәшстаннан, Эламнан, Шинардан, Хаматтан,
диңгез ярларындагы төбәкләреннән кире кайтарачак.

12Халыкларга байрак күтәрер Ул,
Исраилдән сөрелгәннәрне бергә туплар,
куып таратылган Яһүдә кешеләрен
дөньяның дүрт тарафыннан җыеп алыр.
13Эфраимнең көнчелеге сүнәр,
Яһүдәнең дошманлыгы юкка чыгар,
Эфраим Яһүдәгә көнләшеп карамас,
Яһүдә дә Эфраимгә дошман булмас.
14Алар көнбатышта пелештиләр җилкәсенә менеп атланыр,
бергәләшеп көнчыгыш кабиләләрен талар,
Эдом белән Мәабка кул сузар,
аммониләрне буйсындырыр.
15Раббы Мисыр диңгезенең култыгын киптерер,
Үзенең яндыргыч җилен җибәреп,
Фырат елгасы өстендә кулын болгар да
аны аяк киемен салмыйча кичә торган җиде инешкә бүләр.
16Шул чагында Аның Ашшурда калган халкы өчен,
Исраил халкы Мисыр җиреннән чыккан вакыттагы сыман, олы юл ачылыр.
Copyright information for TatIBT15