Isaiah 12
Котылганнарның рәхмәт җыры
1Шул көнне син, Исраил халкы: «Сиңа рәхмәтләремне әйтәм, и Раббы! –Синең ачуың чыккан иде миңа,
инде ул басылды,
һәм Син миңа юаныч бирдең, – дип әйтәчәксең. –
2Аллаһы – Коткаручым минем;
өметемне Аңа баглыйм һәм курыкмыйм,
чөнки Раббы – минем көч-кодрәтемдер,
мине Ул коткара!»
3Котылу чишмәләреннән сез сөенә-сөенә су алырсыз.
4Шул көнне: «Раббыга рәхмәтләрегезне белдерегез,
Аның исемен телгә алыгыз,
халыкларга Аның гамәлләрен сөйләгез,
исеменең бөеклеген яд итегез! ▼
▼ Яд итү – телгә алу, искә төшерү.
– диярсез. –5Раббыга мәдхияләр җырлагыз,
чөнки Аның эшләре гаҗәептер,
моны бөтен җир йөзендә белеп торсыннар!
6Әй Сион кешеләре, сөенешеп тантана итегез,
шатлык авазлары яңгырап торсын:
Исраилнең изге Алласы сезнең арада, һәм Ул бөектер!»
Copyright information for
TatIBT15