Isaiah 13
Бабилнең ахыры инде якын
1Амотс углы Ишагыйягә ирешкән вәхи ▼▼ …вәхи… – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: илаһи күренеш.
– Бабил турындагы пәйгамбәрлек сүзе. 2Раббы әйтә:«Шәрә тау өстендә байрак күтәрегез,
хакимнәр капкасыннан керсеннәр өчен,
гаскәрләргә каты итеп кычкырып кул болгагыз.
3Үзем сайлап алганнарга Мин боерык бирдем –
ачуымны гамәлгә ашырсыннар өчен,
мәһабәтлегемә сокланучы гаскәриләремне чакырып алдым».
4Таулардан гавам шаулашуын хәтерләткән гөрелте ишетелә,
бер урынга җыелган патшалыклар вә халыклар тавышы бу:
Күкләр Хуҗасы Раббы сугыш өчен гаскәрләрен барлый.
5Алар ерак илдән, күк читеннән үк килә:
Раббы Үзенең газаплый торган коралы белән
бөтен җир йөзен тар-мар итәчәк!
6Үкереп-үкереп елагыз, чөнки Раббы көне якын!
Кодрәт иясе җибәргән һәлакәт булып килә ул!
7Шуңа күрә бар кешенең кулы салынып төшәр,
һәр кешенең йөрәге куркудан туктап калыр.
8Аларның котлары алыныр,
һәрберсе авырту вә газапка дучар булыр;
алар бала табучы хатын кебек изаланыр,
куркышып, бер-берсенә карар,
битләре уттай янып торыр.
9Менә, Раббының рәхимсез көне якынлаша,
ул көн дәһшәт һәм янып торган ярсу алып килә,
җирне чүлгә әйләндерергә, гөнаһлы бәндәләрне юк итәргә килә!
10Күктәге йолдызлардан вә йолдызлыклардан якты төшмәс,
чыккан чагында, кояш сүрән булыр, ай да үз яктысын бирмәс.
11Раббы әйтә:
«Дөньяны Мин – явызлыгы өчен,
яманнарны кылган җинаятьләре өчен җәзага тартырмын;
тәкәбберләрнең мин-минлегенә,
залимнәрнең ▼
▼ Залим – изүче, җәберләүче, явыз.
масаюына чик куярмын.12Кешеләрне Мин саф алтыннан,
Офир алтыныннан да сирәгрәк очрый торган итәрмен.
13Шуның өчен күкләрне дер селкетермен,
һәм, Күкләр Хуҗасы Раббының ачуы дөрләгән көнне,
Аның ярсуыннан Җир үз күчәреннән чыгар!
14Шул чагында һәркем,
аучы эзәрлекләгән болан, көтүчесез калган сарык сыман,
үз халкына таба йөгерер, үз җиренә качар.
15Качып котыла алмаганына сөңге кадалыр,
кулга эләккәне кылычтан һәлак булыр.
16Сабый балаларын ташка бәреп үтерерләр,
йортларын таларлар, хатыннарын мәсхәрә итәрләр.
17Менә, бабиллеләргә каршы Мин көмеш дип исе китмәгән,
алтынга хирыс булмаган мадайлыларны күтәрермен.
18Мадайлыларның ук-җәяләре яшь егетләрне үтерер;
сабыйларны алар аямас, балаларны кызганмас.
19Барлык патшалыклар арасында иң гүзәле,
килданиләрнең даны һәм горурлыгы булган Бабилне
Аллаһы юк иткән Сәдүм вә Гамура язмышы көтә! ▼
▼ Карагыз: «Яратылыш», 19.
20Инде анда беркайчан да яшәмәсләр,
мәңге беркем килеп урнашмас;
күчмә халыклар үз чатырларын анда кормас,
көтүче дә сарыкларын ял итәргә тупламас.
21Анда чүл җанварлары гына хәл җыяр,
йортларга ябалаклар кереп тулыр,
анда тәвә кошлары яшәр, кәҗә тәкәләре уйнаклап йөрер.
22Андагы ныгытмаларда – сыртланнар,
гүзәл сарайларда чүл бүреләре улар.
…Бабилнең ахыры инде якын, аның көннәре аз калды».
Copyright information for
TatIBT15