Isaiah 14
Исраилнең үз җиренә кайтуы
1Раббы, рәхим-шәфкать күрсәтеп, Ягъкубны яңадан сайлаячак – аны үз җиренә кайтарачак; һәм Ягъкуб нәселенә килмешәкләр кушылып, аның белән янәшә көн күрә башлаячак. 2Чит халыклар Исраил халкын үз ватанына кайтарачак, һәм анда, Раббы җирендә, исраилиләр бу халыкларны үзләренең колларына әйләндерәчәк. Элек үзен әсир иткәннәрне Исраил әсирлеккә алачак, элек үзен изгәннәр өстеннән хакимлек итәчәк.Бабил патшасының җиңелүе турында мәсхәрәле җыр
3Раббы сезне кайгы-газаплардан, дучар булган авыр коллыктан азат итеп тынычландырган көнне, 4Бабил патшасы турында мәсхәрәле җырыгызны җырларсыз: «Менә, залимнең көне бетте, аның ярсуына чик куелды!5Раббы яманнарның күсәген, хөкемдарларның таягын сындырды!
6Ярсулы ул таяк халыкларны туктаусыз кыйный,
кавемнәр белән зобаниларча идарә итә,
аларны эзәрлекләүдән туктамый иде.
7Хәзер исә бөтен дөнья тынычлап ял итә, шатланып җырлый.
8Хәтта кипарислар да сөенә синең һәлакәтеңә,
Ливан эрбетләре дә куана,
„Син җиргә егылганнан бирле, безне кисмиләр!“– ди алар.
9Сине каршыларга дип,
җир астындагы үлеләр дөньясы хәрәкәткә килде:
җир йөзе юлбашчыларының әрвахлары уянды,
халыклар белән идарә иткән патшаларының рухлары тәхетләреннән купты.
10Алар һәммәсе сиңа эндәшеп:
„Син үзең дә безгә охшап калдың: безнең кебек үк көчсез хәзер!“–
дип әйтерләр.
11Синең дан-шөһрәтең лира авазлары белән бергә үлеләр дөньясына күчте;
синең ятагың да, өстеңдәге җәймәң дә тоташ корттандыр.
12Әй таң йолдызы, әй таң углы, күктән атылып төштең син!
Әй халыкларны җиңүче, җиргә егылып бәрелдең син!
13Эчеңнән син болай дип уйладың:
„Күккә ашармын,
тәхетемне Алланың йолдызларыннан да биегрәк куярмын,
ерак төньякта илаһлар җыелышкан тауда утырырмын,
14болытлардан да өскәрәк менәрмен, Аллаһы Тәгаләгә тиң булырмын“.
15Ләкин син үлеләр дөньясына, упкын тирәнлегенә төшерелдең.
16Сине күргән һәркем, җентекләп күзәтеп, болай дип уйлар:
„Җирне селкетеп, патшалыкларны дер калтыратып торган,
17җир йөзен чүлгә әйләндереп, калаларны вәйран иткән,
әсирләрне өйләренә кайтармаган адәм шушымы инде?!“
18Халыкларның патшалары, хөрмәттә дәфен кылынып ▼
▼ Дәфен кылу – мәет күмү.
,һәрберсе үз төрбәсендә ята;
19ә син күмелмичә калгансың,
кисеп ташланган кирәксез агач ботагы сыман булгансың;
сине упкындагы ташлар өстенә ыргытканнар,
кылыч чапкан мәетләр – синең кәфенеңдер;
җәсәдең ▼
▼ Җәсәд – гәүдә.
аяк астында таптала.20Сине бүтән патшаларны җирләгән кебек җирләмәсләр:
син үз җиреңне таладың, үз халкыңны кырдың.
Явыз кешеләрнең токымы мәңге искә алынмасын!
21Аталарының җинаятьләре өчен угылларын суярга урын әзерләгез! –
Алар беркайчан да, аякка басып, җиргә хуҗа булмасыннар,
җир йөзен калалары белән тутырмасыннар».
22Күкләр Хуҗасы Раббы белдерәдер:
«Бабилгә каршы күтәрелеп, аның исемен, калган халкын,
нәсел-токымын бетерәчәкмен! – ди Раббы. –
23Ул җирне керпеләр яши торган урын, сазлык итәчәкмен,
себереп түгеп юк итәчәкмен!»
– ди Күкләр Хуҗасы Раббы.
Ашшур гаскәренең һәлак булуы
24Күкләр Хуҗасы Раббы ант итеп әйтте:«Мин ничек ниятләсәм, һичшиксез шулай булачак,
Мин ничек билгеләсәм, шул тормышка ашачак.
25Ашшурны Үз җиремдә юк итәчәкмен,
Үз тауларымда таптап бетерәчәкмен!
Ул кидергән камыт халкым муеныннан салдырылыр,
ул салган йөк иңнәреннән алыныр.
26Бу – бөтен дөнья өчен Мин корган ният,
халыкларга каршы күтәрелгән кулым».
27Күкләр Хуҗасы Раббы карар кылгач, кем аны кире кагар?!
Аның кулы күтәрелгәч, кем түбән төшерер?!
Әй Пелешет, сөенмә
28Әхәз патша үлгән елны шундый пәйгамбәрлек сүзе булды: 29«Әй Пелешет, сине кыйнаган таяк сынган дип сөенмә,чөнки елан тамырыннан тагын да куркынычрак кара елан чыгачак,
аның токымы оча торган агулы елан булачак.
30Ул чагында юксыл-мескеннең тамагы туячак,
фәкыйрь-фөкра куркынычсыз урында булачак,
ә синең нәсел тамырыңны ачтан үтерәчәкмен,
калган халкыңны юк итәчәкмен.
31Әй капкалар, үкереп-үкереп елагыз!
Әй калалар, кычкырып-кычкырып елагыз!
Куркудан калтырап тор, бөтен Пелешет җире,
чөнки төньяктан тузан болыты килә,
һәм дошман гаскәрендә артта калучы юк».
32Чит халыкның илчеләренә нинди җавап бирергә?
«Сионның нигезен Раббы салды,
Аның халкыннан бичара мазлумнар шунда
сыеныр урын табачак!» – җавап әнә шул булыр.
Copyright information for
TatIBT15