‏ Isaiah 15

Мәаб җиренең һәлак булуы

1Мәаб турында әйтелгән пәйгамбәрлек сүзе.

Төнлә белән Мәабның Ар каласы таланыр, юк ителер!
Төнлә Мәабның Кыйр каласы таланыр, юк ителер!
2Менә, Дибон кешеләре, еларга дип,
калку жирдәге гыйбадәтханәгә килә,
Нәбу белән Медеба хакында мәабиләр үкереп-үкереп елый,
һәммәсенең чәч-сакалы кырылган.
3Кешеләр урамда тупас тукымага төренеп йөри,
өй түбәләрендә
…өй түбәләрендә… – Ул заманда йортларның түбәләре яссы булып, кешеләр шунда ял иткәннәр, йоклаганнар, мәҗлесләр үткәргәннәр.
вә мәйданнарда барысы үкереп елый,
күз яшенә баткан.
4Хишбун һәм Элгале шәһәрендә халык илереп кычкыра,
аларның тавышы хәтта Яһаста да ишетелә;
Мәаб сугышчылары үкерә, аларның җаны куркудан калтырый!
5Мәаб хакында йөрәгем сызлый.
Мәаб кешеләре Согарга, Эгләт-Шелишиягә качалар,
елый-елый Лухиткә таба менәләр,
үзләренә ябырылган афәттән Хорунаим юлында зар елашалар.
6Нимрим сулары корыган, болыннар кибеп беткән,
үләннәр көйгән, яшеллек тәмам юкка чыккан.
7Шуңа күрә мәабиләр үзләренең малларын, саклаган әйберләрен
Таллар үзәненең аръягына күчерәләр.
8Мәабның барлык чикләрендә үкереп елыйлар,
елаган тавышлар хәтта Эглаимгә вә Беер-Элимгә барып җитә.
9«Әнә, Димон сулары кан белән тулды! – ди Раббы. –
Ләкин әле Мин Димонга
Димон – яһүд телендәге кайбер кулъязмаларда «Дибон» дип язылган.
тагын шундый каза әзерләдем:
Мәабтан качып киткән
һәм илдә калган кешеләргә арысланнар өстерәчәкмен!»
Copyright information for TatIBT15