‏ Isaiah 16

1Селадан чүл аша Сион тавына,
илнең идарәчесенә бүләккә бәрәннәр җибәрегез!

2Арнон елгасындагы кичүләр янында мәабиләрнең кызлары
кая барып бәрелергә белмәгән кошлар,
оясыннан чыгарып ташланган кош балалары хәлендә.

3«Киңәш бир безгә, карар кыл:
көн үзәгендә безне төн сыман күләгәң белән капла,
сөрелгән халыкны яшер, качакларны сатма.
4Илләреннән сөрелгән Мәаб халкы синдә яшәп торсын,
җимерүче-талаучыдан сакла аларны!»
Мәабиләрнең кызлары әйткән сүзләр дип фаразлана.

Изүче юк ителгәч, җимерү-талау туктагач,
бу җирне таптаучы юк булгач,
5Давыт чатырында мәрхәмәткә нигезләнгән тәхет урнашачак,
анда гаделлек эзләүче һәм дөреслеккә омтылучы,
ышанычлы хаким утырачак.

6Мәабның горурлыгы, аның чамасыз горурлыгы,
мин-минлеге вә тәкәбберлеге хакында ишеткән идек без,
әмма бу – шапырыну гына.

7Инде Мәаб, үзен кызганып, үкереп-үкереп елый,
һәммәсе күз яше коя,
Кыйр-Харесетның татлы йөзем көлчәләрен сагынып ыңгыраша.
8Хишбун кырлары да, Сибманың йөзем куаклары да корыган,
ә элек халыкларның җитәкчеләре
аларның иң шәп жимешләреннән кәефләнә иде;
ул йөзем ботаклары бит Ягызерга кадәр барып җитә,
чүл буйлап сузыла иде,
аның үсентеләре, тармакланып, диңгез аръягына хәтле чыга иде.
9Менә, Сибманың йөзем куакларын кызганып,
мин Ягызер белән бергә елыйм;
сезне, и Хишбун, и Элгале, күз яшьләрем белән чылатам,
чөнки сезнең йөзем җыйгандагы һәм иген ургандагы
шатлыклы авазларыгыз инде ишетелми;
10мул уңышлы бакчалардан шатлык-куанычлар юкка чыкты,
йөзем бакчаларында инде беркем җырламый –
сөенечле авазлар яңгырамый,
беркем йөзем изгечләрдә җимеш изми-таптамый;
күңелле авазлар тынды.
11Шуңа күрә йөрәгем, Мәабны кызганып, гөслә кебек ыңгыраша,
җаным Кыйр-Хересны кайгыртып кыйнала.
12Мәаб кешеләре, калку җиргә килеп, арыганчы ялынса-ялварса да,
изге урынга килеп, күпме генә дога кылса да,
һәммәсе файдасызга.

13Мәаб хакында Раббы күптәннән әйткән сүз әнә шундый иде. 14Ә хәзер Раббы болай ди:

– Ялланып эшләгән кеше елларны төгәл санаган кебек, нәкъ өч ел үтүгә Мәабның мәһабәтлелеге күп санлы халкы белән бергә түбәнсетеләчәк. Бик аз кеше генә котылып калачак, һәм алар көчсез булачак.

Copyright information for TatIBT15