‏ Isaiah 17

Арамга һәм Исраилгә биреләчәк җәза

1Дәмәшкъ турында әйтелгән пәйгамбәрлек сүзе.

«Менә, Дәмәшкъ калалар исәбеннән чыгарып ташланачак,
хәрабәләр өеменә әвереләчәк.
2Арогыр калалары бушап калачак,
анда көтү-көтү маллар гына тыныч ятачак –
аларны һичкем борчымаячак.
3Эфраим – ныгытмасыз, Дәмәшкъ патшалыксыз калачак,
Арамның исән калган халкы
Исраил халкының даны беткән кебек бетәчәк», –
ди Күкләр Хуҗасы Раббы.

4«Ул көнне шулай булачак:
Ягъкубның
…Ягъкубның… – Ягъни Исраил халкының.
даны сүреләчәк, симез тәне арык булып калачак.
5Уракка төшкән чактагы кебек булачак:
уракчы, кулына урак тотып, игеннәрне урып алачак,
кешеләр Рефаим үзәнендәге кырларда
ялгыз башакларны җыеп йөриячәк.
6Шулай, бик азлар гына котылып калачак.
Бу – зәйтүн агачын селкеткәндәге кебектер:
иң очта – ике-өч,
җимешле ботакларда дүрт-биш данәсе генә калачак», –
ди Исраилнең Раббы Алласы.

7Кеше ул көнне күз карашын үзен Бар итүчегә юнәлтәчәк,
күзләрен Исраилнең изге Алласына төбәячәк.
8Кеше үз куллары белән ясаган мәзбәхләргә,
алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганаларга
һәм хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхләренә инде карамаячак.

9Ул көнне Исраилнең ныгытылган калалары,
исраилиләрдән качучылар калдырып киткән шәһәрләр кебек,
бушап калачак –
анда агач вә куаклар гына үсәчәк.
Бар җир вәйранлыкта ятачак.

10Хак дөрестер: син, Исраил, коткаручы Аллаңны оныттың,
сине сыендыручы Кыяташыңны искә алмадың;
шуңа күрә гүзәл үсемлекләр утыртсаң да,
чит үсентеләр үстерсәң дә,
11чәчкән көнне үк алар шытып чыкса да,
утырткан иртәдә үк чәчәк атса да,
газап чигү, сыкрану-сызлану көнендә уңышың юкка чыгачак.

12Әнә, күп халыкларның шаулашуы ишетелә –
котырынган диңгез сыман шаулый алар!
Бу – кавемнәр гөрелтесе;
алар ташкын су кебек үкерә.
13Кавемнәр куәтле сулар кебек үкерә;
ләкин Раббы аларга янаячак,
һәм алар бик еракка качып китәчәк –
таулар буйлап җил куган ашлык кибәге сыман,
өермә күтәргән дүңгәләк сыман куылып йөртеләчәк.
14Кичен бу халыклар дәһшәт таратса,
таң атканда инде юкка чыгачак.
Безне талаучыларның язмышы,
безне тунаучыларның өлеше әнә шундый.
Copyright information for TatIBT15