‏ Isaiah 18

Раббының Хәбәшстан илчеләренә җавабы

1Хәбәшстан елгалары аръягына, канат шавы ишетелгән илгә – кайгы!
2Бу ил, камыш көймәләргә утыртып,
су буйлап үзенең илчеләрен җибәрә.

Әй җитез илчеләр! Җирләрен елгалар кискәләгән,
озын буйлы, шома тәнле халык янына,
бар тарафка дәһшәт сала, сәер телдә сөйләшә торган,
көчле-җиңүчән кавем янына барыгыз!

3Әй әһле җиһан! Әй җир йөзендә яшәүчеләр!
Тауларда байрак күтәрелгәч – күрерсез,
быргы кычкырткач – ишетерсез!
4Чөнки Раббы миңа болай диде:
«Эссе көндә һавада эленеп торган рәшә кебек,
урак өсте челләсендә хәрәкәтсез торган чык болыты кебек,
Мин дә Үз торагымнан тыныч кына күзәтеп торырмын».

5Йөзем куаклары инде чәчәк коеп, тәлгәшләре тула башлагач,
уңыш өлгергәнне көтмичә,
бакчачы пычагы белән Раббы үсентеләрне кисеп алачак,
ботакларны өзеп ташлаячак.
6Аларны таулардагы ерткыч кошларга,
кыргый җәнлекләргә калдырачак;
җәен алар белән – кошлар, ә кышын кыргый җәнлекләр тукланачак.

7Җирләрен елгалар кискәләгән,
озын буйлы, шома тәнле халык янына,
бар тарафка дәһшәт сала, сәер телдә сөйләшә торган,
көчле-җиңүчән кавем шул чакта Күкләр Хуҗасы Раббыга,
Аның исемен йөрткән урынга – Сион тавына бүләкләр китерәчәк.
Copyright information for TatIBT15