‏ Isaiah 19

Раббының Мисырга җибәргән җәзасы

1Мисыр турында әйтелгән пәйгамбәрлек сүзе.

Менә, Раббы, җитез болытка утырып, Мисырга киләчәк.
Аның каршында Мисыр потлары дер калтыраячак,
мисырлыларның йөрәге куркудан туктап калачак.
2«Мисырлыларны Мин бер-берсенә каршы котыртам:
шулчак туган – туганга, күрше – күршегә,
кала – калага каршы чыгачак,
һәм бер патшалык икенче патшалыкка каршы сугышачак.
3Мисырлылар төшенкелеккә биреләчәк;
Мин аларның ниятләрен бозачакмын,
алар потларга, үлгәннәрнең рухына,
әрвахларны чакыручыларга, күрәзәчеләргә ярдәм эзләп барачак.
4Мисырлыларны Мин рәхимсез хөкемдар кулына тапшырачакмын –
миһербансыз бер патша хакимлек итәчәк алар өстеннән», –
ди Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы.

5Нил елгасының сулары кибеп, ул тәмам корыячак,
6аның ермаклары сасып бетәчәк;
Мисырдагы агымсулар саегачак һәм кибәчәк,
камышлары шиңеп төшәчәк.
7Елга тамагындагы үсемлекләр,
елга буенда чәчелгән барча игеннәр, корып,
җилгә очып юкка чыгачак.
8Балыкчылар кайгырачак,
елгага кармак салган бар кеше үкереп елаячак,
суга ятьмә салган кешеләр төшенкелеккә биреләчәк.
9Мисырның җитен талкучылары аптырашка калачак,
тукучылары өметсезлеккә биреләчәк;
10җитен эрләүчеләр кайгыга батачак;
барлык эшчеләр гамь чигәчәк.

11Соган
Соган – Нил тамагында урнашкан Мисыр шәһәре.
түрәләре тәмам акылдан язды,
фиргавеннең зирәк киңәшчеләре мәгънәсез киңәшләр бирә.
Фиргавенгә: «Без – зирәкләр затыннан,
борынгы патшалар нәселеннән», –
дип әйтергә ничек телләре бара?!
12Кайда соң синең зирәк кешеләрең, фиргавен?
Хәзер инде алар әйтсен сиңа,
Күкләр Хуҗасы Раббының
Мисырга нинди язмыш билгеләгәнен белдерсен.
13Соган түрәләре акылсыз,
Мемфис
Мемфис – Мисырдагы шәһәр; яһүдчә «Ноф».
түрәләре үз-үзләрен алдый.
Мисырның кабилә башлыклары Мисыр халкын юлдан яздырды.
14Раббы аларның зиһеннәрен чуалтты,
һәм алар Мисырның йөргән юлларын саташтырдылар –
Мисыр, сәрхуштәй чайкалып, үзенең косыгы өстендә йөри.
15Ни баш, ни койрык, ни хөрмә ботагы, ни камыш
Ни баш, ни койрык, ни хөрмә ботагы, ни камыш… – 9:14, 15 не карагыз.

боларның берсе-бер инде Мисыр өчен һичнәрсә эшли алмаячак.

Раббының Мисырга, Ашшурга һәм Исраилгә фатихасы

16Ул көнне мисырлылар куркак хатын-кызга охшап калачак: Күкләр Хуҗасы Раббы аларга Үзенең кулын күтәрүгә тетрәнеп китәчәк. 17Мисыр өчен Яһүдә коточкыч бер нәрсәгә әвереләчәк: Яһүдәне искә төшергән саен, алар Күкләр Хуҗасы Раббы билгеләгән язмыштан дер калтырап торачак.

18Ул көнне Мисыр җирендә кәнганиләр телендә
…кәнганиләр телендә… – Биредә борынгы яһүд телендә дип аңларга кирәк.
сөйләшкән һәм Күкләр Хуҗасы Раббыга тугрылык сакларга дип ант эчкән биш кала булачак; шуларның берсе Кояш каласы
Кояш каласы – Мисырдагы Гелиополь шәһәре (кояш – грек телендә «һелиос», шәһәр – «полис»).
дип аталачак.

19Ул көнне Мисыр уртасында – Раббыга багышланган мәзбәх, аның читендә Раббы хөрмәтенә куелган изге багана булачак. 20Болар Мисыр җирендә Күкләр Хуҗасы Раббы барлыгын таныткан билге вә шаһитлык булачак; һәм Мисыр халкы, изүчеләрдән зарланып Раббыга ялваргач, Ул аларга коткаручы вә яклаучы җибәрәчәк. 21Раббы шулай Мисырга Үзен танытачак, һәм алар ул көнне Раббыны танып беләчәк, Аңа сәҗдә кылып, корбаннар вә бүләкләр китерәчәк, Аның алдында нәзерләр әйтеп, аларны үтәячәк. 22Раббы Мисырны бик каты җәзалаячак, ә аннары дәвалап терелтәчәк. Алар Раббыга мөрәҗәгать иткәч, Ул, ялваруларын ишетеп, аларны терелтәчәк.

23Ул көнне Мисырдан Ашшурга олы юл ачылачак, ашшурлылар – Мисырга, ә мисырлылар Ашшурга киләчәк; алар бергәләп Раббыга сәҗдә кылачак. 24Ул көнне Исраил, шушы ике ил – Мисыр вә Ашшур белән бер дәрәҗәдә булып, бөтен дөнья уртасында хәер-фатиха ала торган җиргә әвереләчәк. 25Күкләр Хуҗасы Раббы аларга фатиха биреп: «Әй халкым Мисыр, кулларым бар кылган Ашшур һәм биләмәм Исраил, мөбарәк фатихалы булыгыз!» – диячәк.

Copyright information for TatIBT15